Йулыш каганга йөз тотса, аңа күчеп китсә?.. Әмма шундук төптәңренең күз алдына алостаз Дәян килә. Төптәңре Ирсан алостаз Дәян белән беркайчан да тату яши алмады. Шул ук мәлдә кеше күзенә бәрелерлек дошман да түгелләр иде, алай да бу ике кеше арасында ихлас татулык булмады. Алостаз Дәян карусыз Тәңрегә инанды, әллә бар иде аңа төптәңре, әллә юк – күрмәде дә, белмәде дә. Ул һәрчак мәгълүматлар җыйды һәм аларны, түкми-чәчми, ханга җиткерде. Нәрсә эшләргә җыена иде Кубрат хан ул мәгълүматлар белән – бер Тәңре үзе белә. Өске Кирмәннән кайткан атчабар, әлбәттә инде, ханга алостаз Дәяннан да хәбәр алып килгәндер. Атчабарның аркасындагы дала тузаны әле булса күз алдында төптәңренең. Кирмәннән кайтып җиткәнче ничәмә ат алыштыргандыр. Хәер, ат ни аңа. Төптәңре сөенчегә ике алтын биргән булса, олуг хан уч тутырып биргәндер. Тәңре генә хәерхаһ була күрсен, Тәңрегә табынган, язмышын Тәңре белән бәйләгән һәммә кеше боларның барысын да бушлай эшләргә тиеш иде дә бит, юк, ханнан башлап сарай куштанына кадәр сөенче әйткән кешегә уч тутырып акча бирәләр. Әйтик, греклар әнә бер дә диннәренә инанган өчен кешедән акча сорамыйлар, яу чабалар икән – Алла өчен, кеше үтерәләр икән, Хода кичерер. Иоанн Фасиан тора да Тәңрене яманлый, тора да яманлый, ә хан тыңлый, дәшми. Әйт шунда Иоанн Фасианга, синең динең мескеннәр дине, дип, юк, дәшмәс була. Алла колы патрикий Симеонны әйтеп тә торасы юк. Әйе, чиркәү җимерелергә тиеш.
Төптәңре урамга чыкты. Аның йөрәге ашкына иде. Әйе, бүген ни дә булса кылыныр. Чиркәү җимерелер. Кайсы илханнан башларга?.. Кайсысын киездә күтәреп олуг хан итәргә?.. Өлкән илхан Батбай. Әйе, әйе, Батбай. Аспарух илхан күңеле белән көнбатышка баккан, Кодрак илхан Төн илләре белән саташа, Балкырның җәйләүләреннән кайтып кергәне юк. Әйе, иң ышанычлысы – илхан Батбай. Ни сәбәпледер ул баштан ук Батбайга тартылган иде. Димәк, Тәңре куша. Тапшырдык. Батбайның кул астында Кубрат буйсындырган хазар бәкләре дә бар. Аннары болай: төптәңре үзе дә Батбайны яклап чыкты. Булды андый хәл дә. Күптән түгел Йулыш каган бәкләренең берсе Батбай илханның ат көтүен куып алып киткән иде. Батбай илхан угрыларны куа бармаган, ике ат яндырып, Кубрат ханга кайткан. Үч алырга алай сорады. Ә үзендә төмән алай бар. И орышты, и орышты илханны Кубрат хан, алдына гына тезләндермәде. Шунда аны төптәңре яклап чыкты, йола буенча илхан атланып кайткан атны, чалып, корбан итсәң, иярен каплап, ияр өстенә корбан канын койсаң, языгы юыла. Шулай итеп, өлкән илхан Батбай аксакаллар һәм сарай түрәләре алдында акланды. Батбайның рәхмәте зур иде төптәңрегә. Никушса, шуны кылыр ул хәзер аңа – чиркәүне яндырыр, манарасын җимереп, чаңнарын тимерчеләргә биреп, кораллар ясатыр.
Болгарда бердәмлек югалып бара, һәр илхан үз җәйләвен кайгырта. Ханда исә бары бер максат – ничек грек утының серен кулга төшерергә… Болгар хәзер ком ярына салынган өй хәлендә, диңгездә давыл куптымы, суга убылачак. Кубрат ханга теше-тырнагы белән Тәңрегә ябышырга иде дә бит, әллә ниткән диннәргә рөхсәт бирә. Чукынасылары килә икән, греклар әнә үз илләренә кайтып чукынсыннар. Болгар Тәңрегә табына, Тәңре белән туды, Тәңре белән үләр дә. Кем болгарлы итте онагурларны?.. Тәңре!
Җимерсеннәр чиркәүне илханнар, чапсыннар яу белән төрле илләргә. Иң мөһиме – күрше-тирә илләргә тынгы бирмәү. Бүген Бөек Болгар аларга яу чапмаса, иртәгә алар Болгарга яу белән килер. Йулыш каган әнә җыена да инде. Көчәеп киткән Кубрат ханнан үч алмый калмас. Дәүләтең яшәсен дисәң – яу чап, яңадан-яңа биләмәләр булдыр, җәйләү ызаннарына балбаллар утырт, үткән-сүткән сәүдәгәрләр күрсеннәр, кем иле аша үтүләрен белсеннәр. Болгар җире, Бөек Болгар җәйләүләре аша узалар икән…
Кубрат хан Бөек Болгарны төзеп йөргәндә, Ирсанга яңа егерме биш яз тулып килә иде. Балачагы, яшьлеге аның далада, җәйләүләрдә узды. Болгарның олуг ханы Фанәгүргә утыргач та, төптәңре тиз генә калага кайтмады. Кубрат хан белән яу чапкан чаклары да булды. Хак анысы, мәргән алыплар чиратында йөрмәде, әмма аның кебекләр булмаса, Кубрат ханга ялан-ялан җиңү килмәгән булыр иде. Ун-унбиш ел буена тоташтан яу чапкан Кубрат хан үз алыпларын сынап бетергән иде инде, ул аларның һәрберсенә эш тапты: кайсын укчы итте, кайсыннан атларын каратты, бер ишесен олау йөрттерде, кайберләреннән ук ясатты. Ирсан укчылар арасында иде, мәргән исемендә үк йөрмәсә дә, уктан ул оста атты. Шул елларда Кубрат хан аны төптәңре итеп билгеләде. Ирсан аның өчен үкенми, аның каравы ул үз һөнәренә Илбарыс баһадирны өйрәтте. Шундый итеп өйрәтте – Илбарыс углан җыен саен бүләкләр алды, мәргән дәрәҗәсенә иреште. Ирсанның гомере бушка китмәде, Болгарны бөек Болгар итү өчен төптәңре кулыннан килгәннең барысын да эшләде. Төптәңре итеп билгеләнгәч тә гел Болгарын кайгыртты. Әле дә ул Бөек Болгары өчен, аның киләчәге өчен өзгәләнеп йөри.