Выбрать главу

– Яңа күршеләр, – диде, үртәлеп, хан. – Яңа күрше искедән яманрак булса?.. Дәшмисең. Юк инде, төптәңре, Кубрат исән чакта яу чабу булмастыр.

Шулай диде дә Кубрат хан янә алдындагы җәйпәкне укырга кереште. Ул аны авыз эченнән генә укыды, төптәңре Ирсан да бабалардан калган җәйпәкне укый, аннан илаһи көч ала. Төптәңре рәсемгә якынрак килде. Никадәр хиссият, никадәр садәлек, никадәр чынлык иде рәсемдә. Ханша Аппакны чынлап та Изге Мәрьям ана иткән бу патрикий Симеон.

– Йә-йә, төптәңре, – диде Кубрат хан.

– Базилевс йоласы Болгарга килсә, ата – улны, ана кызны белмәс, олуг хан. Болгар тәүге гайрәтен җуяр, ыру-кардәшләр арасында ызгыш китәр. Болгарның көч-гайрәте Тәңредә, олуг хан.

– Ул килде инде, төптәңре, яңа йола. Килеп ята. Аппакка тимә. Табыналар икән Аппак рәсеменә греклар, табына бирсеннәр. Борчылма, төптәңре, Болгар үз динендә калыр. Мәгәр мин башка йолаларны да тыймаска булдым. Орышсыннар үзара йолалар. Кайсы өстен чыгар, шул йоланы алыр болгар. Без әнә иртән торабыз да Тәңредән изге көн телибез, кеше үлсә, ярты байлыгын җир астына күмәбез, ә философ әйтә, бу – кыргыйлык, ди. Байлыкны җир астына күммәскә, хан казнасына җыярга кирәк, ди. Аннары, нинди генә йолага табынмасын кеше, күңеле пакь булса, ул һәрвакыт саф күңелле булып калыр; инде кешенең күңелендә әшәкелек өстенлек итә икән, нинди генә йолага табынса да, ул һәрчак явызлык кылыр. Ник дәшмәс булдың, төптәңре?.. Дошманнарым мин бик яхшы күрәм, менә йолама табынган кешеләрем арасындагы дошманнар белән ни кылырга? Киңәшең әйт. Көнбатыш-көнчыгышта әнә сарациннар көчәеп килә, гарәпләр. Ни куәт бирә аларга?.. Ислам дигән яңа дин, яңа йола, ди философ. Мин бер йолага да каршы түгел, төптәңре. Җиткерделәр миңа, Батбай илхан белән Аспарухны аталарына каршы котыртып йөрисең икән… Хакмы? Дәшмисең! Кисәтәм, төптәңре, илханнар син котырткан җәбергә керешсәләр, мин синең дә, аларның да башларын кистерәчәкмен.

Олуг ханнан бу сүзне ишетүгә, Ирсанның аркасы кымырҗып, эсселе-суыклы булып китте. Ул кисәк ышанды: әгәр дә мәгәр кылган эше ачылса, хан, ике дә уйламый, угланнарының да, аның да башын кистерәчәк. Алай да хан алдында тез чүгәргә төптәңреме ул!

– Олуг хан, танмыйм, мин аларны чиркәү җимерергә котырттым, мәгәр илханнар куркак булып чыктылар, һични кылмадылар. Симеон миңа аңлаешлы, ә менә син якын иткән философ нинди динне яклый, олуг хан?

– Хакыйкатьне яклаган динне, төптәңре, хакыйкатьне! Без базилевска тире, бал, балавыз, балык җилеме сатабыз, әул безгә корал бирә, кием-салым китерә. Бөек Болгар күзгә күренеп байый, аның даны ерак Римга, ерак Табгачларга җитте, Дәмәшкъ сәүдәгәрләренең Болгардан киткәннәре юк, Кодрак илхан шул тарафтан өченче тапкыр корал алып кайта инде. Кисәтәм, төптәңре, моннан ары илханнарны ханга каршы котыртма. Хан данын, ил данын күтәр. Бары тик шунда гына башың исән калыр, төптәңре.

Кубрат хан тәхетеннән төште, таягы белән идәнгә төртте. Шундук җансакчылары килеп керделәр. Кубрат хан аларга чыгып китегез дип ишарә ясады, җансакчылары чыгып киттеләр, төптәңре агарынып калган иде, Кубрат хан моны күрде һәм ирен чите белән генә елмаеп куйды. Олуг хан төптәңре янына килде, иңбашына кулын салды; авыр иде ханның кулы, төптәңренең иңбашы иңеп куйды.

– Төрмә, төптәңре, бер коллар өчен генә салынмый, анда хан әмеренә, хан боерыгына буйсынмаган кайнар башлар да ябыла. Тарихта кабатлана торган хәлләр була, атаң язмышын кабатламасаң иде, Ирсан. Атасы үткән юлдан угланы да үтәр, диләр. Сиңа әйтәм, мин, базилевс кулындагы грек утының серен кулыма төшермичә, илханнарга тәхет бирмәскә булдым. Тиздән Илбарыс углан кайтып төшәр, ул углан грек телен яхшы белә, мин аны Патшакалага илче итеп җибәрергә булдым. Базилевс Чәчкәне алып китәргә ашыга, җыена да икән инде. Мин аңа, ашыкмасын, тагын бер яз килгәнне көтсен, дип әйтеп җибәрәм. Илбарыс углан моны эшләр, мин аңа ышанам. Төптимерче Агасикедә шигем бар иде. Шуңа күрә мин базилевстан аның хатыны белән балаларын Болгарга җибәрүен сорадым. Базилевс риза булды, бүген-иртәгә Агасикенең гаиләсе биредә булыр. Грек уты ясауның серен төптимерче Агасике белә икән, гаиләсе килгәч, ул Фанәгүрдә калыр, грек утын ясый башлар. Грек уты ясауның серен кулыма төшергәч, минем дәүләт тагы да көчәер, куәтләнер. Киңәшем шул: бу эшемдә ярдәмчем булсаң иде. Илбарыс углан кайтуга, мин аны буйтур итәчәкмен, аксакаллар каршы килмәс, баһадирның кылган яулары мактаулы булды. Ә сине мин, төптәңре…