Выбрать главу

– Минем өчен синең йомышны үтәү дан, олуг хан.

– Данны сорап алмыйлар, буйтур, дан кешегә үзе килә. Ул сиңа килде инде, кадерен белеп саклый күр. Мин сине, буйтурым, Патшакалага җибәрергә булдым. Йомышым җитди, катлаулы. Мәгәр мин сиңа ышанам, буйтурым. Яшьлек – ышаныч белән, картлык тәҗрибә белән алдырыр, дигәннәр аксакаллар. Без ике акылны бергә кушыйк та… Әнә үзең дә чамалыйсың… Әйе, буйтур, Болгарга грек утының сере кирәк. Утның дәһшәтлесе империядә. Грек уты кулыма төшү белән, мин Йулыш каганны җир йөзеннән юк итәчәкмен. Патшакаладан исән-имин әйләнеп кайтсаң, сиңа кавхан титулы бирелер.

– Ышанычың акларга тырышырмын, олуг хан.

Олуг хан яныннан чыккач, буйтур укытучысы Константин янына юнәлде. Укытучысы ни әйтер? Аның иленә бара бит, бәлкем, сүзе-йомышы бардыр.

Укытучысы аны ачык йөз белән каршы алды, түргә әйдәде. Утырыштылар. Илбарыс аңа Патшакалага сәфәр чыгарга җыенуы хакында әйтте.

Башта Константин бу сүзләрнең мәгънәсенә төшенми торды бугай, аннары аңлады һәм чак кына буйтур алдына тезләнмәде.

– Йомышым үтәрсеңме, Илбарыс? Язган хатым, бер кешегә күрсәтмичә, аңа бирерсеңме?

Буйтур аның каршына тезләнде, әмма укытучы аны аякка бастырды. Алар шулай бер-берсенә карашып тордылар.

– Мин аны күрермен, укытучым. Синең хатны тапшырырмын. Беркем дә белмәс. Ышан.

Укытучы буйтурның башыннан кочты, бертын сүзсез торды.

– Мин аңа хат язам. Ул хатны аннан башка беркем дә укымас. Укымас бит, буйтур?

– Укытучым, мин сүземдә торырмын. Императрицага… – Буйтур ни әйтергә белми тотлыгып калды.

– Иртәгә. Иртәгә мин сиңа ул хатны бирермен, буйтур. Хәзер мин сиңа сарайдагы тәртипләрне, кагыйдәләрне өйрәтәм.

– Миңа аларны философ өйрәтергә булды.

– Зыян итмәс. Син – укыган кеше, син – минем укучым. Тәкәббер император, варвар белән очраштым дип, үзен синнән өстен сизмәсен. Син – болгар халкының вәкиле, укымышлы, белекле вәкил. Илчегә үлем юк, диләр әнә сездә. Үлем юк сиңа. Әмма сак бул…

Буйтурны укытучы бик озак өйрәтте. Аннары ул хат яза калды. Сөйгәненә, бердәнберенә.

«Ул аның хатын императрицага бирер, вәгъдәсендә торыр. Укытучы – аның өчен бердәнбер изге кеше, аның кебек үк гашыйк кеше», – дип уйлана-уйлана кайтты өенә буйтур.

Илбарыс буйтурны Патшакалага озату ханга шактый мәшәкать тудырды. Бар нәрсә җыйналды, төгәлләнде дигәч тә, әллә ниткән өстәмә эшләр туа торды. Үзара рәтләп сөйләшә белмәсәләр дә, шул ике-өч көн эчендә төптимерче Агасикенең кызы Эгина белән хан койрыкчысы Дәнис табышалар һәм чиркәүдә никахлашалар. Кызның теләге белән койрыкчы Дәнис, чиркәүгә кереп, христиан динен кабул итте. Дәниснең муенына патрикий Симеон тәре тагып чыгарды. Чиркәүдән соң койрыкчы Дәнис белән Эгинаны далага алып барып, Перун алласыннан ризалык алып кайтты. Патшакалага иң зур корабларның берсе хәзерләнгән иде, олуг хан корабны озатырга Фанәгүрдә булган барлык илханнарны, кавханнарны, тарханнарны чакырды. Кичә кич белән, мин дә илемә кайтып китәм, дип, ханга кергән Агасике соңгы мәлдә генә үкенү кебек бер нәрсә тойды. Ә бит ул Фанәгүрдә дә кала ала, җыйган мәгълүматларын улына бирер дә үзе Фанәгүрдә калыр. Әмма туган туфракның җегәре көчлерәк булып чыкты, – Агасике корабта, хан бөтен куштаннары белән аларны озата килгән.

Олуг хан боерыгы белән корабка бер мичкә эчемлектәгәрәтеп керттеләр, сәфәр чыгучылар да, озатучылар да, китүчеләргә ак юл теләп, берәр чокыр эчемлек эчтеләр. Бу хәлгә грек Агасикенең күңеле тагы да нечкәрде бугай. Олуг хан үзе аның белән чәкешеп эчте. Базилевс моны эшләр идеме? Мәңге юк. Ул Агасикедәй кешеләрдән җирәнә, җирәнмәгән хәлдә дә, бер мичкәдән эчемлек эчми. Үзе болай саран да түгел император Ираклий, киң күңелле булып күренергә тырыша, мәгәр ишкәкче колларга кадәр аның белән шәраб эчәрме? Юк. Базилевстагы коллар – богауда, иректәгеләре дә хуҗаларына җеп белән тагылганнар. Коллыктан котылу өчен, хуҗага йөз алтын түләргә кирәк. Андый акчаны колга каян тапмак кирәк? Гомеренә эшләп тә җыя алмый ул аны, колны бары тик башка берәү генә сатып ала ала, һәм ирекне дә аңа хуҗасы гына бирергә хаклы.

Кубрат хан барысына да ак юл теләде, корабка утырыр алдыннан буйтурны янына чакырып алды һәм, Агасикегә ишетелерлек итеп:

– Яшьлек – илеңә булган иман белән, картлык тәнеңә булган иман белән кадерле. Тәңреңне онытма, буйтур, һәр көн дога кыл. Ак юл сиңа! – диде.

Олуг хан күккә карады, кулларын күтәреп, Тәңредән иман үтенде, шуннан соң Илбарыс буйтурга көмеш саплы хәнҗәрен бирде.

Әүвәл башта корабны, һичкемгә күрсәтми, төнлә белән генә җибәрергә уйлаган иде олуг хан, соңгы мәлдә бу уеннан кире кайтты. Яшерен эш яшен атар, билгеле эш илен саклар, дип, көпә-көндез озатырга булды. Барысы да хан уйлаганча бара иде. Әмма соңгы мәлдә генә бер нәрсәгә тап булды хан: Чәчкә кызы, күзен дә алмый, буйтур Илбарыска карап тора иде. Карап торса гына бер хәл, һичкемне дә күрми, әйтерсең янында атасы белән анасы да юк. Күр, Илбарысы да, җай чыккан саен, кыз ягына күз ата. «Балакай, – дип уйлады хан. – Балакай, ошамый миңа синең бу кыланышың, ошамый. Синең ярәшкән кешең бар— Юстиниан. Тәңре насыйп иткән булса, киләсе яздан да калмыйча, Патшакалада булырсың. Дөньяда бер император сараенда кадер-хөрмәттә генә яшәрсең».