Выбрать главу

Илханнар һәм хан үзе генә калгач, Кубрат хан бертын уйланып утырды. Ниһаять, ул башын күтәрде. Батбай илханга текәлде:

– Батбай углан, каган беренче булып сиңа ташланыр. Бик ихтимал. Ышанычым югалтма. Мин әле каганның хәйләсен белеп бетермим, шулай да бераз чамалыйм. Аның исәбе – Чәчкәгә өйләнеп, Бөек Болгарны канат астына алу. Йулыш каган болгар-хазар тәхетенә килеп утырса, миңа гына түгел, сезгә дә көн калмас. Ашина ыруы гомер-гомергә Дулу ыруына үчле булды. Җаек бәк – каганның уң кулы. Итилнең урта җирендә җәйли икән. Йулыш каганның да шул тарафка юл алуы бар. Аннан чаптар килә калса, мин сиңа хәбәр итәрмен, Батбай илхан. Тиз арада алаең алып, мин чакырган төбәккә килерсең. Аспарух илхан, син дә, Балкыр илхан, син дә. Кодрак илхан, сиңа аерым хәбәр булыр. Үзең белән утырмага сеңлең Чәчкәне дә алып китәрсең. Мин әйттем, илханнар!

Фанәгүр өстендә кара болытлар йөзә. Кубрат хан, кояшта җылынырга дип, диңгез буендагы Кызсарайга юнәлде. Биек дивар уратып алган сарай йөзе белән диңгез ягына баккан. Диңгез яклап та, кала яклап та капкалар. Капкаларда һәрчак сакчылар торыр. Диңгез ягындагы капкаларны ачсаң, җиңел галера баскычка чаклы килә ала. Болгарда хәзер йөздән артык шундый галера бар. Шушы галераларга грек утын куясы иде дә Итил буйлап менеп китәсе иде: хазарын, саксинын, маҗарын буйсындырып, угор аша узып, Зәңгәр диңгезгәчә барып җитәсе иде. Әмма бу бары тик хыял – татлы, тормышка ашмас хыял гына иде.

Кубрат хан, чапанына төренгән килеш, ачык тәрәзә каршында утыра. Диңгез яклап тымызык кына дымсу һава агыла. Салкынча һава муенын кытыклый, чапан изүе аша култык асларына керә. Шуңа тән куырылып-куырылып китә, әмма Кубрат хан тәрәзәне япмый. Кызсарайга тәрәзәләрне грек осталары ясап куйдылар, пыяланы Кодрак илхан Дәмәшкъ каласыннан алып кайтты. Анда күптән пыяла коялар икән инде, ә Болгардагы күпөйләрдә – карындык. Шул пыяла коючыларны да китерсәң… Әнә харәземлылар Сәмәрканд сәүдәгәрләре аша табгачлардан кәгазь ясаучылар китергәннәр, ди. Бозау тиресенәязмыйлар икән хәзер харәземлылар, ап-ак кәгазьгә язалар икән…

Диңгез өстендә акчарлаклар кычкыра, вак-вак дулкыннар йөгерешә, ара-тирә балыкчы көймәләре күренә. Кызсарай каршында балык тоту тыела, шуның өчен балыкчылар бик еракта йөриләр. Шушы тәрәзә төбендә ханша диңгезгә карап утырырга ярата, ул биредә көннәр буе тора ала. Кайчак, аеруча моңсу вакытларында, ханша моңсулана, җырлый. Аның җыры диңгез өстендә очкан акчарлакларга җитә, шул чакларда хәтта акчарлаклар тавышында да моңсулану ишетә Кубрат хан. Кайчак ханша бик эссе көннәрдә баскыч буйлап аска төшә, чишенә, өрсәң очып китәрдәй тукымадан тегелгән күлмәктән генә калып су коена. Ханшаның су коенганын Кубрат хан яшертен генә карап торганы бар. Аппакның тәне шундый пакь ки, күз чагылыр сыман. Су астында ул тән тагы да ак күренә, әйтерсең су анасы үзе. Су анасын шулай ап-ак тәнле диләр. Ханша әле дә аның күз алдында. Аскы баскычта утыра кебек. Өстендә үтә күренмәле юка күлмәк, күлмәк аша аның тәне Патшакалада күргән хатын-кыз сыннарын хәтерләтә. Андый сыннарны греклар бик оста ясыйлар, күрсәң – таң калмалы. Патшакалада тәрбиядә чакта андый сыннарга Кубрат көннәр буена карап йөрер иде. Сыннар – Аппакка, Аппак сыннарга охшаган. Аның гәүдәсен ак мәрмәр сыннардан аеру кыен иде. Әйе, Аппакка сокланмаган кеше юктыр. Философ кадәр философ, Аппак килеп кердеме, бит очларына кадәр кызарына. Кубрат ханга Аппак һаман яшь, чибәр тоела иде. Ә бит аңа Аппагы биш ул, бер кыз табып бирде. Әле булса хәтерендә: беренче тапкыр Аппакны күргәч, Кубрат тәмам телдән калган иде. Күктән төшкән алиһә кебек күренде кыз аңа. Башта ул аны айга тиңләде, аннары – кояшның үзенә.

Баштанаяк коралланган, яу чаба-чаба дала исе килеп торган ханны күргәч, Аппак үзе дә әллә нишләп куркып киткән иде. Гәүдә-куәте, килеш-килбәте, коралы-нигъмәте белән куркытты бугай ул кызны. Башта куркытты, аннары…

Тугры хан кызы Аппакның язмышы әнә шулай хәл ителде. Ул бәхетле булды, башта курыкса да, яши-яши, Кубратны яратты, ә менә кызын нинди язмыш көтә икән? Юстинианны Чәчкәнең күргәне дә юк, бәлкем, ул кеше карамастай ямьсездер, холыксыздыр. Хәер, матурлык – туйда, акыл яшәүдә кирәк, диләрме әле. Ирләрнең матурлыгы йөздә түгел, акылда, кылган эшләрендә. Язганмы Тәңре Чәчкәгә Юстиниан хатыны булырга, юкмы? Дөнья булгач, төрле хәлләр була…

Моннан күп еллар элек империягә бер яктан аварлар, икенче яктан фарсылар ташлана. Әнә шундый кыен чакта Ураган каган базилевска ярдәмгә килә. Угланы Бүрене Тимер Капка каласы аша Ибериягә җибәрә, үзе аварларның артларыннан төшә. Ярдәмкилүне күреп, император Ираклий кирмәннән чыга һәм кыска гына вакыт эчендә уртада калган аварларны кырып бетерәләр. Шул орышта авар каганы Баян үтерелә. Аварлар язмышы хәл ителгәч, иленә юнәлә Ураган каган, чөнки анда түрәбаш Ашина ырулары баш күтәргән була. Император Ираклий исә Бүре угланга ярдәмгә Ибериягә китә. Шул елда император фарсылар яулап алган бик күп калаларын кире кайтарыпала, ахыр, бер төбәккә җыелып, Тифлисне камыйлар. Айдан артык камауда тоталар каланы. Әмма ала алмыйлар. Тифлистә Бүре илхан белән очрашкан император илханның башына үзенең таҗын салып кигерә, яшь баһадирны кочаклап өч тапкыр үбә. Бүре илхан императорга ярты алаен калдыра. Шушы куанычтан ни кылырга, яшь илханга нинди изгелек эшләргә белмәгән император аңа кызы Евдокияне кияүгәбирергә вәгъдә итә, хәтта Бүре илханга кызының рәсемен дә күрсәтә.