Выбрать главу

– Алар безне эзлиләр, буйтурым. Сакчылар явызлар, алар шундук укка алырлар, – диде Чәчкә. Әмма буйтур кочагыннан чыгуы булды, яңадан кереп эреде.

– Чәчкә, Чәчкә, мин сине…

– Буйтурым, атландыр мине атыма… Буйтурым, – диде, атына менгәч, Чәчкә. – Буйтурым, мин Кодрак абам белән Өске Кирмәнгә утырмага китәм. Кайту белән син анда кил. Мин сине көтәрмен, буйтурым, көтәрмен, көтәрмен…

Чәчкә, атын чаптырып, аланлыктан чыгып китте. Ул сакчыларга каршы китте.

– Хан кызы Чәчкә биредә, ханша! – дип кычкырды сакчыларның берсе.

Буйтур атына атланды, атын атлатып кына бөтенләй башка якка юнәлде.

Өенә кайткач, сандык төбеннән атасы анасына бүләк иткән зөбәрҗәт кашлы балдак тапты. Балдакны ул сөйгәне Чәчкәгә бирер. Әмма кичке якта да, иртән киткәндә дә Чәчкәгә балдакны бирә алмады. Кубрат хан кызыннан күзен дә алмый күзәтте.

Кораб кузгалганда, күзләре белән яр башындагы Чәчкәне эзләде буйтур. Тапты. «Сау бул, Чәчкәм!»

Чәчкә корабтагыларга маңгаена бәйләгән зәңгәр тасмасын салып болгады. «Сау бул, буйтурым!» – дия кебек иде кыз.

Буйтур, кулъяулыкка төреп, түш кесәсенә куйган балдакны капшап карады. Балдак урынында иде. Килер бер көн, шушы алтын балдакны Чәчкәнең бармагына кидерер буйтур. Кидерер дә берәм-берәм бармак битләрен үбеп чыгар. Аннары алар Кызкуыш туенда катнашырлар. Чәчкә рәтләп йөгереп тә тормас, буйтурдан шундук тоттырыр.

Буйтур, хиссияткә бирелеп, авыз эченнән генә җырлап җибәрде. Шулчак бүлмәгә төптимерче Агасике килеп керде.

– Буйтур моңлана, – диде ул һәм, түргә узып, сәке читенә утырды. – Моңлана буйтур. Илдән аерылу кемгә дә җиңел түгел шул.

Төптимерче буйтурның хәленә керергә тели кебек иде. Кайчандыр Агасике үзе дә шулай моңланган иде. Илдә ике бала белән хатыны кала, ә үзе базилевс йомышы белән хәтәр эшкә Болгарга китеп бара. Башкайлары исән-имин иленә әйләнеп кайтырмы, юкмы – белми иде. Шактый гомерен Болгарда уздырды Агасике, ничәмә ел Кубрат ханга бил бөкте. Хәер, Кубрат хангамы, әллә базилевскамы? Әйе, базилевска, Византиянең императоры Ираклийга бил бөкте ул. Ни бирер император Агасикегә – бер Хода үзе белә. Шул еллар эчендә әнә кызы җиткән, Аллага шөкер, алтын куллы кешегә кияүгә чыкты, улы, сарай мәктәбен тәмамлагач, император алачыгында эшли башлаган. Кызы Эгина үзгәргән. Нык үзгәргән. Анысына бик исе китмәде. Бишектәге бишкә төрләнер, диләр. Йа Хода, инде барысы да артта калды. Тиздән Босфор бугазына җитәрләр… Юк, Ходайдан каргалган кеше түгел икән әле, игелекле мизгелләрдә туган адәм икән. Сәяхәте уңды, куенында Төн илләренең картасы, анда яшәгән халыклар турында мәгълүматлар. Кайту белән, император аны янына чакыртыр, сорашыр, төпченер. Буйтур турында да сорашыр. Ни әйтер Агасике?.. Ни өчен бара Патшакалага Кубрат ханның тәрбиягә алган угланы?.. Ни генә булмасын, Агасике Кубрат ханга хыянәт итәргә кыймас. Олуг хан аны якын итте, үз итте. Буйтур тагын… Император бик төпченә башласа, белгәнен әйтер: буйтур олуг ханнан бүләкләр китерде, кораллар алып китәргә исәбе. Шул исәптән үтенече бар: Чәчкәне алырга император угланы Юстиниан бер язга кичегеп килергә тиеш, олуг хан үтенече.

Агасике һәрчак базилевстан курку тойды. Яшерен илчесе Агасикенең Кубрат хан белән татулашып китүен сизсә, базилевс аны кичермәс. Әйе, базилевс аны кеше итте, эш бирде, акча бирде, ирек бирде, яшерен илчесе итте, шул ук вакытта базилевс аны юк та итә ала иде.

Тимерчелекнең нечкәлекләренә Агасике Фанәгүрдә төшенде. Болгарларның угы авыррак, озынрак, очкан чагында сызгырып оча, зәһәр тавышлар чыгара, ерак оча. Болгарга килгәч, шуңа шаккатты Агасике: биредә коралларны көйлерәк, җайлырак ясыйлар иде. Кием-салымнары да җиңел, җайлы. Тире иләүгә килгәндә – иң йомшак тиреләрне болгарлар или. Болгар сурәттә дә каядыр ашкына – хәрәкәтнең иң бөек ноктасына омтыла кебек иде. Болгар ясаган әйберләр нәфис булыр, күзгә ятыш, соклангыч булыр. Болгарның һөнәрчеләре генә түгел, гореф-гадәтләре дә ошады Агасикегә. Әгәр дә мәгәр артыннан бертуктаусыз патрикий Симеон күзәтмәсә, Агасике, бәлкем, гаиләсе белән Болгарда да калган булыр иде. Мәгәр башкалар артыннан бер-берсен күзәткән кебек, аның артыннан да күзәтүчеләр куйган иде базилевс. Болгарда калса, аны шундук үтерәчәкләр иде, греклар үтерәчәк иде. Болгарда базилевсның йөзләрчә шымчысы бар. Алар бар өлкәдә дә эшлиләр, хезмәт итәләр. Ни генә булмасын, Агасике базилевс йөкләгән бурычны үтәде. Иртәгә кораб Херсонеска җитәр, Херсонес – империя биләмәсе. Ә менә дәүләт булып оешып җиткән Болгарны тиз генә биләмәсе итә алмас базилевс. Әмма эш шуңа таба бара. Болгар, христиан динен кабул итү белән, империя канаты астына керер.