Выбрать главу

Грек Агасике, Патшакалага якыная башлауга, бүлмәсеннән бөтенләй чыкмас булды. Ул озын көн буена хатыны, улы, кызы янында утыра, нидер серләшәләр, киңәшәләр. Киңәшерлеге бар: төптимерче баеп кайта.

Босфор бугазына кереп, Патшакалага якыная башлагач, койрыкчы Дәнис үз-үзенә урын таба алмый интекте. Ул әле буйтур янына килеп утырды, әле ишкәкчеләр янына төште.

Кояш баер алдыннан Дәнис өске катка менде һәм кызарып барган офыкка карап җырлап җибәрде. Җыр үтә дә таныш иде буйтурга. Илбарыс койрыкчы янына барып утырды, җырга кушылды. Дәнис башта аптырап калды. Каян белә буйтур антлар җырын? Дөньяда нинди хозурлык! Шәфәкъ нуры сүрелеп бара, күңел әллә кайларда, туган якларда. Җитмәсә, буйтур аның туган телендә җырлый.

– Туганкаем, кем син? Каян беләсең бу җырны?

– Анам җырлый иде, – диде Илбарыс.

Дәнис аягүрә басты, буйтурның күзләренә карады:

– Минем дә туган илем бар, буйтур. Ул еракта, бик еракта, елгалар, урманнар артында. Синең бу җыруың миңа кардәшләрем яшәгән ыстаным хәтерләтте. Мине явыз кенәз бик яшьли Кубрат ханга биреп җибәрде. Минем анда бабам-анам, туганнарым калды. Бабам да, атам да көймә ясаучылар иде. Атамны кенәз бервакыт яуга алып китте, шуннан ул әйләнеп кайтмады. Кенәз мине үзенә алды, шуннан Кубрат ханга биреп җибәрде. Ышанма, буйтур, хан белән кенәзләр вәгъдәсенә. Йомышың йомышлый алмасаң, хан синең башың кисәр. Ханнар белән кенәзләргә кеше башы бер тиен дә тормый.

– Дәнис, мине өнәсәң, әйтмә Кубрат хан турында яман сүз. Ул миңа ата булган кеше, ул мине бакты, сараенда белем бирде. Яман сүз кеше үтерер, ди.

– Беләм, буйтур. Алай да күңелемдәген әйтми булдыра алмыйм. Олуг хан сине барыбер Фанәгүрдә калдырмас, кызын сиңа бирмәс. Син грек утының серен белергә барасың, буйтур.

– Каян белдең, Дәнис?

– Агасике белән кызы сөйләшкәнне тыңлап тордым. Греклар ул утның серен гасырлар буена саклыйлар. Алар Кубрат хан сине юри җибәргәндер диләр.

– Дәнис, мин үзем дә ул утның серен белүчене табуыма шикләнәм. Миңа, чынлап та, Кубрат хан шундый бурыч йөкләде.

– Мин сиңа кулымнан килгән кадәр ярдәм итәрмен, буйтур. Ант эчик. – Дәнис хәнҗәрен чыгарды, бармак очын кадап канатты, канны пычак йөзенә буяды, аннары буйтурга бирде. Буйтур да шулай ук итте. – Инде ант эч, буйтур.

Дәнис хәнҗәр йөзен иреннәренә тигезде, буйтурга бирде, буйтур да канлы хәнҗәр йөзен иреннәренә тигезеп алды.

Кемдер тамак кырды, аларга таба Агасике килә иде. Дәнис тиз генә хәнҗәрен кынысына тыкты.

– Буйтур, – диде Агасике, аларга килеп җитәр-җитмәс, – сине минем улым дәшә. Аның сиңа әйтер сүзе бар.

Буйтур бар көченә Дәниснең кулын кысты. Бу «мин синең белән ант эчтем» диюе иде.

– Әйдә, – диде буйтур һәм Агасикегә иярде.

– Буйтур, сине императорның алачыгы кызыксындыра дип ишеттем, хакмы шул?

– Мине бернинди алачык та кызыксындырмый, Агасике.

– Ярый, буйтур, син дигәнчә булсын. Ачуланма, синең ни йомыш белән Патшакалага килүең билгеле.

– Төптимерче Агасике, – диде, тавышын күтәрә төшеп, буйтур. – Төптимерче Агасике, исеңә төшеримме әллә: мин Патшакалага кораллар алырга барам.

– Алай да син тыңла әле мине, буйтур. Сөйләш улым белән. Ул сиңа ярдәм итәргә тырышыр. Болгарлар – император өчен варварлар, минем өчен хәзер кардәшләр. Патрикий Симеон да, философ Иоанн Фасиан да – Болгарга сөрелгән кешеләр. Алар Болгарны изге дингә димләргә тиешләр. Болгар җитди сынау алдында тора. Сарациннар көчәеп килә. Болгарда иң ышанычлы акча – көмеш дирһәм һәм алтын динар. Сарациннар акчасына ияреп, яһүд сәүдәгәрләре килә башлады. Кая китте Болгардагы грекның көмеш милирәсе, кая китте императорның алтын солиде?! Юк алар. Сарациннар, яһүд сәүдәгәрләре йотып бара Болгарны, император дәүләт-кала арты дәүләт-кала югалта. Императорны әнә шул борчый бүген, буйтур. Улым сөйләде. Бүген аңа Кубрат хандай дуслар кирәк. Рум-Болгар татулыгы бозылмас, бозыла күрмәсен иде.

Агасике гаиләсенә иң зур бүлмә бирелгән иде. Буйтур, бүлмәгә килеп керүгә, төптимерче гаиләсенә түбәнчелек белән баш иде. Аңа түрдән урын бирделәр.

– Исеңдә тотсаң иде, буйтур, мин Кубрат ханга яманлык теләмим, – диде Агасике һәм хатыны белән кызын бүлмәдән алып чыгып китте.