Выбрать главу

Буйтур үз ягына чыкты, шәм кабызды, сәкегә сузылып ятты. Кисәк бүлмәгә җил кергәндәй булды, почмактагы уентыга утыртылган шәм калтыранып, куркынып, дерелдәп куйды, аннары тагын тураеп басты. Янә җил керде, янә шәм калтырана башлады, шәм уты күләгәсеннән диварда шомлы күләгәләр йөгерде. Буйтур урыныннан сикереп торды, Дәнис бүлмәсенә юнәлде. Ишекне шакыды, җавап бирмәделәр. Киереп ишекне ачты, түргә узды. Сәке буш иде. Мендәрне капшап тапты. Мендәр юеш иде. Юк, ул ялгышмаган: Эгина йә карак, йә сихерче.

Бүлмәгә Дәнис килеп керде, шәм алды.

– Буйтур, Эгина гаепле түгел.

– Мендәр әле дә юеш.

Дәнис мендәрне кулына алды, битенә тигезеп карады. Мендәр чынлап та дымлы иде.

– Юк минем Эгинам. Ул беркайда да юк, атасы янында да!

– Сихерче синең Эгинаң, Дәнис. Бүген су анасы, иртәгә карчык, тели икән…

– Эгина – су анасы, буйтур. Минем Эгинам! – Дәниснең күзләре шарланды. – Су анасы… Аның тәне һәрчак салкын булыр иде… Шулай ук…

– Әйдә, Дәнис, Агасике янына.

Мәгәр Дәниснең хатыны Эгина атасы белән анасы бүлмәсендә дә юк иде. Кызының юкка чыгуын ишетүгә, Агасике яткан җиреннән сикереп торды, хатыны чукынырга тотынды. Агасике чишенми яткан иде, бу хәл буйтурны янә шиккә калдырды, әмма ул төптимерчегә бер сүз дә әйтмәде. Әгәр дә мәгәр Эгина чынлап та сихерче икән, ул турыда Агасике дә белмидер, инде Эгина карак кына икән, ул корабтан беркая да китә алмас. Нәкъ менә шунда буйтурның күзе Агасикенең улы ятагына төште. Ятак буш иде. Улы кайда төптимерченең?

– Агасике, мин бүлмәдә синең улыңны күрмим, – диде буйтур һәм Дәнискә күз сирпеп алды.

– Ул өстә йөри, буйтур. Нигәдер ул йоклый алмый интегә.

«Йоклый алмый интегә, – дип, эченнән кабатлады буйтур. – Кулына төшмәгән алтын йокысын качырдымы?..»

Атасының сүзен раслап, бүлмәгә төптимерченең улы кайтып керде. Таң нуры белән килеп кергән кунакларны күрде дә, гаҗәпләнә калып, чакырылмаган кунаклар белән баш кагып кына исәнләште, үз ятагына таба узды.

Таң атты, тышта яктырып килә, эче пошудан йоклый алмаган кешенең өске катка чыгып йөрүе табигый иде. Әмма Дәниснең хатыны кайда? Дәнис үзе дә борчулы күренә. «Бу бичара йә хатынының сихерче икәнен белми, йә, белеп, миннән яшерергә тырыша. Алай дисәң, алар мине бу бүлмәдә бөтереп тә алган булырлар иде», – дип уйлады буйтур, кулын хәнҗәре тирәсендәрәк тотып.

– Эгина үзендә, бүлмәсендә йоклап ята, – диде егет, ятагына сузылып яткач. – Эгина үзендә йоклый, җизни.

Дәнис белән Илбарыс күзгә-күз карашып алдылар.

– Бүлмәдә йоклап ята?! – дип кайтарып сорады Дәнис.

– Бүлмәдә, бүлмәдә, – дип кабатлады, терсәгенә таянып, егет. – Бүлмәдә!

Дәнис кабаланып чыгып китте һәм, күп тә үтми, әйләнеп тә керде. Койрыкчының куанычы йөзенә үк бәреп чыккан иде:

– Буйтур, Эгина чынлап та йоклап ята. Мин аны уяттым, ул беркая да чыкмаган… Чәчләре дә коры…

Бу юлы Агасике белән улы күзгә-күз карашып алдылар.

Өске катта ыгы-зыгы, шау-шу купты. Дәнис белән Илбарыс тышка чыктылар. Койрык ягыннан ике алып йөгереп килде:

– Буйтур, буйтур, койрыкчы ярдәмчесен су анасы алды. Булышчы иптәше авыз ачып сүз әйтә алмый, әллә эчкән, әллә иләсләнгән.

Буйтур белән Дәнис койрыкка йөгерделәр. Койрыкчының ярдәмчесе кораб читенә тотынган да бертуктаусыз каравыл кычкыра, килә-килүгә, байтур алыпны үзенә таба йолкып алды, күзләренә карады.

– Акырма! Туктал! Бу – мин, буйтур! Ишетәсеңме, – диде буйтур, аның колагына иелеп. – Ишетәсеңме, кычкырма!

Бу койрыкчы Дәниснең икенче ярдәмчесе иде, беренче ярдәмчесен су анасы алган булып чыга.

– Буйтур, Илбарыс буйтур, – диде ярдәмче, тирә-ягына карап алды. – Хәзер генә корабта су анасы булды.

– Су анасы безгә ачу тота, корабта языклы кеше бар, аны диңгезгә атмыйча, су анасы бездән китмәячәк, башкача безгә котылу юк, туганнар, – диде Дәнис.

– Тик тор, Дәнис! Ишетәсеңме, тик тор! Бернинди дә су анасы юк, – диде буйтур, күзе белән каравылбаш Камайны эзләп тапты. – Камай, әйдә минем белән. Алыпны имче карасын.

Буйтур, йөгерә-атлый, бүлмәсенә кайтты, каерып ишекне ачты. Бусаганы атлап керде дә туктап калды. Бар нәрсә дә үз урынында кебек иде. Буйтур тиз генә сәке астыннан сандыкны тартып чыгарды, ачкыч белән йозакны борды, ачты. Алтын урынында, исән иде. Буйтур шапылдатып капкачны япты, сандык өстенә утырды, җиңе белән маңгаена тибеп чыккан тир бөртекләрен сөртеп алды.

– Буйтур, – диде каравылбаш Камай. – Икенче алыпны су анасы алды. Дәнис, языклы кеше булгандыр, ди. Языксыз кеше буламы? Син дә әнә хан кызы…

– Каравылбаш Камай, менә бу сандыктан тәңкә алтын югала икән, шул булыр синең языгың, беренче итеп сине суга ташларбыз! Дәнис белән мин үзем сөйләшермен. Коткы таратып йөрмәсен…