Выбрать главу

– Болгар илчесен грек Константин укытты. Шагыйрь.

– Императрица Мартинаны яраткан шагыйрьме?

– Үзе, Дариан.

– Андыйларны император тотамы, һай, карале, кайтасы да килмиме?..

– Аның анда гаиләсе бар, балалары.

– Ә императрица?.. Ул аны әле булса оныта алмый, диләр, хат язышалар икән. – Дариан як-ягына каранып алды. – Әллә син дә шагыйрьдән императрицага хат алып кайттыңмы, Агасике?.. Шундый хәлләрне үлеп яратам… Юкмы?.. Ә өйләнүе хак булса, кызганыч. Императрица аның өйләнгәнен белми, димәк.

– Агасике, – диде Илбарыс. – Агасике, укытучы Константин беркемгә дә өйләнмәде, берүзе яши.

– Һо-һо-һо, менә сиңа варвар, менә сиңа скиф оныгы, бик һәйбәт сөйләшә бит бу изге телдә…

– Мин шулай дип ишеткән генә идем, буйтур, кичер, – диде Агасике.

Алар янәшә атлыйлар иде инде. Ике якка ачылмалы тимер капкаларны уздылар, айбалталы сөңгеләр тоткан каравыл алыплар Болгар илчеләрен сәерсенеп озата калдылар. Алыпларның берсе ак аю тиресен күтәргән иде, мондый затлы тиреләрне күрүгә, грекларның күзләре янды.

Ике канаты челтәрләнеп коелган капкаларны узуга, күпсанлы болгарлар гөлбакчадан бара башладылар. Ике якта да хатын-кыз, ир-ат сыннары. Бер кулына – гөлҗимеш чәчкәсе, икенче кулына кабырчык тоткан хатын-кыз сынын күрүгә, Дәнис:

– Күр әле, буйтур, тач су анасы, – дип пышылдады.

– Су анасы диңгездә калды, бу су анасының сыны, Дәнис.

– Философ шулай дидеме?

Буйтур дәшмәде, су анасының сыны гаҗәеп гүзәл иде. Сын яшькелт мәрмәрдән уелган, гөлҗимеш чәчкәсеннән күз яшедәй тамчы тама, ә кабырчыктан су бөркелеп үк тора иде.

Дариан белән Агасике дөньяларын онытып сөйләшеп баралар. Бу могҗизалы сарайда йөрү алар өчен гадәти хәл иде, күрәсең. «Димәк, Агасике биредә бер тапкыр гына булмаган, – дип уйлады буйтур. – Кем син?.. Кемгә ялландың, кемгә хезмәт итәсең? Кемне сатасың, кемне яклыйсың?.. Дусмы син Болгарга – Кубрат ханга, дошманмы?.. Әллә, булмаса, Болгарда да император теләкләрен үтәп йөрдеңме?.. Юк, Агасике Кубрат хан яклы түгел, хан яклы булса, императрицага дигән хатны укытучы аңа биреп җибәргән булыр иде. Хатны укытучы миңа бирде, димәк, грек Агасикегә караганда ул миңа ышанарак төшә…»

Баскычлардан югары менделәр, төп сарай ишекләренәюнәлделәр. Илчеләр килеп җитәр-җитмәс, ишекләр ачылды. Ниһаять, Болгар илчеләре тәхет бүлмәсенә керделәр. Диварларда – вакытлы фәрештәләр, гәүдәсен бары тик тукыма белән каплаган ир-атлар, сурәткә төшерелгән аксакаллар, идәннәре мәрмәрдән, ялтырап тора, бүлмәнең нәкъ уртасына куелган балык авызыннан һәм аның янәшәсендәге гөлҗимеш гөленнән су бөркелә. Бүлмәдә дымсурак саф һава. Җәннәт дигәннәре шулмы әллә, дип сөйләнде болгарлар. Ике якка баскан сакчылар яныннан уздылар. Сакчыларның кулларында капкада торган сакчыларныкы кебек айбалталы сөңге түгел, – ятаган, киемнәре дә кыска, үзгә иде.

– Болары императорның җансакчылары, – диде буйтур, Дәнис бик каерылып карый башлагач.

Императорның тәхете янына якынлаштылар. Дариан алгарак чыкты, тизрәк атлап китте. Бүлмә түрендә биек тәхеттә башына алтын таҗ кигән император Ираклий утыра, аның уң кулында… «Йа Тәңрем, – дип, сихерләнгәндәй императрицага карады буйтур, – йа Тәңрем, бу кадәр Аппак ханшага охшар икән!» Бер күрүгә үк императрицага үзе дә аңламаган якынлык тойды Илбарыс. Ирексездән укытучы биреп җибәргән хатны капшап карады. Түшендәге хат исән иде.

– Галиҗәнаплары бөек императорыбыз, күп яулар каһарманы, бөтен дөньяга ия Хода илчесе Ираклий, кыеп әйтергә мәҗбүрмен. Болгар илчеләре исән-имин килеп җиттеләр. Илчеләр башлыгы Кубрат ханның буйтуры Саклаб улы Илбарыс сезнең алда!

Тантаналы рәвештә илче турында әйтеп биргәч, Дариан бер читкә тайпылды, артында янәшә басып торган Илбарыс белән Дәнискә юл бирде.

Императорның уң кулында – чукмар башлы таяк, өстендә— кызылга алтын җепләр тукылган чапан, аякларында— болгарның сафьян итекләре. «Кубрат хан бүләге», – дип уйларга өлгерде буйтур. Императрицага карап алды. Бая ул, күргәч тә, императрицаны ханша Аппакка охшаткан иде. Хәзер исә алар арасында андый охшашлык күрмәде. Императрица Мартина тутсыл йөзле, кара чәчле, төз, озынчарак борынлы иде. Күзләре коңгырт. Императрицаның күзләрендә әйтеп бетермәслек мөлаемлык бөркелеп торган наз күрде буйтур. Императрицаның аяк астында – аю тиресе, иңендә – кеш тиресеннән тегелгән шәл, шәле иңнәреннән төшебрәк тора, ялангач иңбашларын үтә күренмәле челтәр белән каплаган.

– Бөек Византия империясенең галиҗәнаплары, Бөек Болгар дәүләте илчесе Илбарыс сезгә исәнлек-саулык, тазалык һәм мәхәббәт тели.

Император ярдәмчесенә күз сирпеп алды, елмайды, императрица исә, кызыксынып, илчегә карап куйды.