Выбрать главу

– Мин чиркәүдәмени?

– Син изге София чиркәвенең китапханәсендә, буйтур.

– Синдә алтын шулай күпмени, Агасике?

– Юу-ук, буйтур, бик аз. Алтыным күп булса икән минем!

– Алтының аз булгач, нигә, – буйтур Аслан белән белекче киткән якка ымлады, – алтын бирдең?

Агасике дәшмәде, иңбашын гына сикертеп куйды. Аннары, буйтурны култыклап, изге йорттан алып чыкты. Бары тик корабка җитәрәк кенә ул:

– Сәдака бирү гадәткә кергән бездә, Алла кабул итсен, – диде. Буйтур дәшмәгәч өстәде: – Сездә болгарлар әнә кешеләрне бөтен корал-җиһазлары белән күмәләр. Ул байлык җир астында чери. Мин биргән алтын кешегә исән чакта ук игелек китерә. Без икебез ике аллага хезмәт итәбез, буйтур. Алтын ул – исән кешегә байлык, мул тормыш, иминлек. Базилевс тынычлыкны күп вакытта алтынга сатып ала.

– Минем йомышым башкарсаң, Агасике, мин сиңа күп итеп алтын бирер идем.

Кораб туктаган порт капкасына җиттеләр, ике якта да сәдакага, хәергә сузылган куллар.

– Ни сорыйлар алар, Агасике?

– Хәер сорыйлар, буйтур.

– Ни ул хәер сорашу?

– Хәер сорашу ачлык галәмәте, буйтур.

– Моңа кем гаепле соң? Изге Христосмы? Тәңрегә табынган кеше хәер сорашуның ни икәнен белми.

Агасике як-ягына каранып алды:

– Әйтмә алай, буйтур. Патшакаладагы хәерченең дә император шымчысы булуы бар.

Буйтурның: «Кубрат хан да кимен куймый», – дип әйтәсе килгән иде, әмма дәшмәде, чит илдә үз ханын, җитмәсә, атасы кебек күргән олуг ханны хурлыйсы килмәде.

– Агасике, син минем йомышымны үтәсәң, мин сиңа үз гомереңә җитәрлек алтын бирер идем, – дип кабатлады баягы сүзен буйтур.

Агасике янә як-ягына каранып алды.

Алар корабка таба баралар, бертуктаусыз очрап торган сарай алыплары Агасике белән баш кагып исәнләшеп калалар иде. Диңгез буендагы балыкчылар казан асканнар, аш пешерәләр, шул якта җырлаган авазлар ишетелә.

– Мин синең, буйтур, Фанәгүрдә үк ни йомыш белән Патшакалага килүең чамалаган идем.

– Мең алтын азмы, Агасике?

– Йомышына күрә аз да, күп тә, буйтур.

– Ике мең.

– Кубрат ханга грек утының сере кирәк. Шулаймы, буйтур?

– Кемгә ул утның сере кирәкми, Агасике, кайсы илгә?..

– Анысы хак, ул утның серен кулына төшерергә тырышучы илләр бик күп. Мәгәр әлеге утны ясау серен шулхәтле нык саклыйлар, буйтур… Ялгышмадым, серәеп карамагыз, мыскал да ялгышмадым… Кызганычка каршы, кем ул утның сере белән кызыксына, икенче көнне үк башы диңгезгә оча. Грек утының серен бер император гына сакламый, буйтур.

– Ничек эшлисең бит, Агасике. Ике мең алтын динар.

– Ике мең алтын динар! – диде Агасике, гаҗәпләнүен яшермичә.

– Әйе, төптимерче, ике мең алтын динар.

– Буйтур, – диде Агасике, тавышын баса төшеп. – Буйтур, минем Кубрат ханга да, сиңа да хөрмәтем зур. Әмма миндә ике баш түгел, бер генә баш.

– Шуның өчен мин синең бер башыңа ике мең алтын бирәм дә бит, Агасике.

– Ут сере, ут сере… Башта бер уй туып килә килүен… Бер кеше белә ул серне, баһадир.

– Кем ул?

– Шагыйрь Константинның бабасы Симокатта карт. Улһәрвакыт порт тирәсендә урала. Син аны күрә аласың, ләкин аңарда да бер генә баш бит, буйтур.

– Хак анысы, Агасике, баш кемгә дә кадерле. Күрсәт миңа шул картны.

– Әнә ул. Дәшимме?

– Дәш.

– Симокатта!

Чал чәчле, көрәк сакаллы, кирәкмәгән зур башлы, уртача буйлы, бөкресен турайтырга теләп таякка таянган карт, борылып, Агасикегә карады.

– Агасике бит, үзе! – диде карт. – Шул, үзе. Исән! Саумы император көчеге!

– Симокатта, хәерең шулмы?

– А-а, – дип кул селтәде карт. – Кем бу? Синең яныңдагы кеше кем, дим?

– Болгар илчесе, скифиядән, Саклаб угланы Илбарыс.

– Болгар илчесе?! Скифиядән?! – дип кызыксынып кайтарып сорады карт. – Әй, илче, минем оныгым беләсеңме?

– Беләм, аксакал, – диде буйтур саф грек телендә.

Картның гаҗәпләнүе чиктән ашты:

– Варвар грекча белә, Агасике!

– Сарай мәктәбендә укыган болгарлар барысы да белә, Симокатта. Бу илче – Кубрат ханның тәрбиягә алган оланы.

– Оһо! – диде карт, тагы да гаҗәпләнә калып, кулындагы таягын таш юлга деңки-деңки, Илбарыс тирәли әйләнеп чыкты. – Бу адәм бөтенләй варварга охшамаган. Әйтәм аны, Болгар скифларын мактыйлар. Ханнары гадел икән, коллар сатмый, килгән кешегә җир бирә. Феофан миңа оныгым Константин турында бернәрсә сөйләми. Ханнары алып калдымы, үзе калдымы, император сөрдеме?.. Сөрүе дә бик ихтимал. Мартинасын ярата иде. Һәй, заманасын әйтсәм әйтим… Агасының кызына өйләнде бит кан бозучы император. Сарациннар әнә дәүләт арты дәүләт яулыйлар, Феофанның гарәпләрдән кайтканы да юк, ике алланы бер итәргә йөри… Константин Мартинага хат артыннан хат яза, диләр, хакмы икән шул, сәүдәгәрләр гайбәте генәмедер… Византия сәүдәгәрләренә ышансаң, башыңда чәчең калмас. – Карт болгарларның корабына карап ым какты. – Аларныкымы, Агасике?..