Выбрать главу

– Шушы карт гомере буена император алачыгында эшләде, – диде Агасике болгарча.

Илбарыс буйтур картка түбәнчелек белән баш иде.

– Әдәпле илче, – дип сөйләнде карт, гүя ул коллар базарында иде. – Алла үзе тамга салганмы соң әллә бу кешегә? Кыяфәте, үз-үзен тотышы горур.

– Аксакал, – диде Илбарыс. – Аксакал, оныгың Константинга ни әйтим?

– Оныгым Константин, – дип кабатлады карт, гаҗәпләнүен яшермичә. – Якты дөньядан китәргә күп калмаган инде үзенә, диген. Кайтсын, фатихам алып калсын, булган байлыгымны атасы Феофанга калдырасым килми, череп баеды. Аңарда ул кайгысы түгел, ил кайгысы.

– Мин синең сүзләреңне җиткерермен, аксакал.

– Кем? Нинди сүз ул тагын?

– Болгарлар олы кешегә акыл иясе – аксакал, диләр, – дип аңлатты картка Агасике.

– Аксакал, – дип, сакалын сыпырып куйды карт. – Аксакал. Матур сүз, хөрмәткә лаек сүз. Әй, заманасын да әйтер идем инде… Кеше белән рәтләп сөйләшергә дә бирмиләр.

Алар тирәсендә ике кеше йөренә, Агасике аларны күрде дә карттан шыпырт кына:

– Сине сагалыйлармы? – дип сорады.

– Мине. Мине булмый кемне булсын, – диде карт. – Скиф оныгы әйтмешли, бу аксакал император алачыгында бөкресен аз чыгармады шул. Мин иблисне сагалыйлар. Күзәтәләр. Константинопольдә һәр өченче кеше император көчеге.

– Симокатта, син бик картайгансың димме, телең ни сөйләгәнне акылың тоймый башлаган.

– Ярты гомерең император алачыгында эшләп кара әле син. Аннан соң миннән килеп сорарсың. Йөриләр бит ачуым китереп сатлык җаннар. Ничә ел инде шул ике көчек мине күзәтә. Ут серен сатмасын, имеш. Башым икеме әллә минем. Әйттем исә, иртәгә үк башым диңгезгә очачак.

– Императорга игелек иткәнсең, дан сиңа, Симокатта!

Карт уч төбенә йөткереп елмайды.

– Дан… – Симокатта мыскыллы елмайды. – Императорның кулы озын, Болгарга да җитәр аның кулы. Фанәгүргә барып Константинның башын кистерер, һич булмас димә. Эһ, Агасике, картайдым, яшьрәк чагым булса утырыр идем дә китәр идем оныгым янына, – дип, Симокатта дөк-дөк таш юлны төйде.

– Аксакал, мин синең белән саубуллашмыйм, – диде Илбарыс, кузгала башлап. – Язмыш безне тагын очраштырыр әле.

– Акыллы сөйләшә бу скиф оныгы. Озын гомер сиңа, илче. Мең яшә! Кешегә Хода бары тик бер муен биргән шул. Константин оныгыма, бабаңны күрдем, диген, илче. Онытма!..

– Оныгың мине мәктәптә укытты, аксакал.

– Сине? Минем оныгым Константин?! – дип гаҗәпләнде янә бер тапкыр карт. – Болгарда мәктәпләр бар?!

– Бар, Симокатта, бар. Язулары да бар, язар әйберләре дә бар, – диде Агасике. – Үз күзләрем белән күрдем.

– Скиф болгары беркайчан да империягә каршы булмады, баш та бирмәде. Тарих атасы Геродот ни дигән, бер скиф алыбы орышта өч персиянга, ике грекка тора, дигән… Ә син миңа нә бирәсең, скиф оныгы?.. Бир Симокатта картка ике алтын! Нигә дип сорама. Әнә күрәсеңме император көчекләрен, күрәсеңме, дим?.. Күрсәң шул, бир миңа ике алтын, әнә шул көчекләргә ташлыйм. Кулларына алтын керү белән, әйтте диярсең, табаннарын ялтыратачаклар.

Илбарыс, янчыгыннан чыгарып, Симокатта карт учына алтын салды.

– Аллага синең өчен гыйбадәт кылырмын, скиф оныгы. Ошадың син миңа. – Карт, Агасикегә карамый гына, аның ягына таягы белән төртә-төртә: – Ә бу сарай көчегенә ышанма син, скиф оныгы. Әйе, әйе, бу да император көчеге, олырагы, зуррагы, тәҗрибәлерәге. Болгарда нишләп ятты дип беләсең син аны! Һә, тимерче, имеш. Византиядә һәр унынчы кеше тимерче, тукучы яки игенче. Алар янында бер көтү уенчы. Соңгылары ипподромда Агасике кебек куштаннарның күңелләрен күрәләр.

– Симокатта, әллә син исерекме?

– Исерек, Агасике, эчтем. Оныгым укыткан скифны күрүгә исерекмен. Их, яшьлектәге гайрәтем булса икән ул, әйтәм бит, утырыр идем дә китәр идем оныгым янына. Син миңа ачуланма тагын, Агасике. Оныгым Константинны сагындым, бик сагындым. Ышан, мин аны атасыннан да ныграк яратам. Билләһи, китәр идем. Кая, җибәрәме соң император? Сизә-нитә калса, Болгарга кадәр кудыртыр. Ни өченме?.. Сорап тора бит әле… Симокатта карт егерме елдан артык гомерен император алачыгында уздырды. Җилегемне суырды ул алачык минем, җилегемне.

– Китик, – диде Агасике буйтурга. – Бу картның эше беткән. Чит илләрдән килгән кораблар янында тик уралып гомерен уздыра. Ник дип сорама, әнә бирдең бит әле, акмаса да тама.

– Нигә курка ул императордан, Агасике?

– Ишетмәдеңмени?! Карт император алачыгында эшләгән, грек утының серен белә. Гадәттә, аннан кеше исән чыкмый. Бу әнә чыккан, исән-сау, чөнки улы Феофан – императорның иң якын илчесе.