Выбрать главу

Алар кораб янына җиттеләр, баскычтан менә башладылар.

– Агасике, – диде буйтур, басмада туктап. – Агасике, ярдәм ит миңа, җибәр картны миңа биреп, ә?.. Алтын кызганмам, син мине беләсең…

– Беләм белүен… Алай да күпме бирер идең, буйтур?

– Әйткәнемчә, ике мең алтын, Агасике.

– Ике мең. Җиңел эшме? Эше авыр, буйтур. Ике мең… Үзең беләсең, мин бу карт урынына берәүне үтерергә, аның киемнәренә киендерергә һәм билгелерәк җиргә ташларга тиешмен. Симокатта карт икәненә кешеләр ышанырга тиеш. Исемен карт җуяр, исемен-атын җуймаса, император аны кая китсә дә эзләп табар.

– Аты Сирай булыр. Болгарда Сирай исеме белән йөрер.

– Тукта, ашыкма. Үзе риза булырмы соң?.. Бармыйм дисә? Килешмәсә?! Оныгы өчен риза булса гына инде. Константин – аның чынлап та бердәнбер оныгы.

– Агасике, инде килештекме ике мең алтынга?

– Килештек, буйтур. Миңа бу эш җиңел булмас булуын.

– Симокатта картны мин кич белән көтәм, кояш баегач.

– Юк, иртәнге якта, буйтур. Таң атар-атмас Симокатта карт корабта булыр. Бирәсең әзерләп куй.

– Агасике, син әйбәт кеше.

– Юк, буйтур, мин начар кеше. Әйбәт кеше ил серен сатмый.

– Картның ул ут серен белмәве дә бар, – диде буйтур, Агасикенең сүзләренә игътибар итмәскә тырышып.

– Грек утын ул карт сукыр көйгә дә ясаячак. Ышан.

Агасике басмадан чыкты да китеп барды. Кияве белән кызының хәлен кереп белмәве буйтурны бераз сәерсендерде сәерсендерүен, иллә киләчәк бит әле ул, картны китерәчәк. Эгинаны атасы да, анасы да җибәрмәскә иткәннәр икән, әмма хатын, имеш, качып диярлек киткән. Шулай дигән булды Агасике.

Корабка менеп басуга, Илбарыс буйтурны ишкәкче коллар уратып алдылар. Шаулашалар, нидер таләп итәләр. Буйтур кулын күтәрде:

– Кешеләр, сез ирекле. Каравылбаш Камай, һәр кешегә ике алтын акча бир. Ирек аларга! Хәзер үк корабтан чыгып китсеннәр! Моны сезгә Кубрат хан буйтуры Илбарыс әйтте.

Буйтурдан шул сүзне ишетүгә, коллар аның алдына тезләнделәр. Бу көннәр арасында алар бик күп гыйбрәтле нәрсәләр күргәннәр икән. Империядә аларны янәдән кол итәчәкләр, шуның өчен кире Болгарга кайтырга булганнар. Шунда ирек алырга исәпләре.

Илбарыс буйтур һични аңламады. Коллар юл буена аңардан ирек дауладылар, ә монда янәдән ишкәккә утырырга ризалар.

– Ярый, – диде буйтур, колларның үтенечләрен тыңлап бетергәч. – Мин риза, калыгыз.

Коллар янәдән шаулаша башладылар.

– Тагын ни? – дип сорады китә башлаган буйтур.

– Буйтур, алар синнән вәгъдә иткән алтынны сорыйлар, – диде Камай.

– Бирегез! – дип боерды буйтур.

Дәнис килеп чыкты, буйтурның иңенә кулын салды:

– Иртәгә таң белән кузгалабыз, буйтур. Каената кызы Эгина белән дә саубуллашмады. Эгинаны җибәрмәскә иткәннәр…

– Әйтте ул миңа Эгина турында, – диде буйтур. – Гафу ит мине, Дәнис. Мин синең хатының Эгинага ышанып җитмим. Аның исемен ишеттемме, күз алдыма су анасы килә.

– Буйтур, Эгина андый түгел. Эгина ул төндә чәчен юып яткан булган.

Буйтур җилкәсен сикертеп алды, шунда ук корабка таба килүче кызыл чапан кигән Дарианны күрде. Күрде дә басмага таба атлады. Дарианны шунда каршы алды.

– Болгар илчесе Илбарыс! Сезне император дәшә. Миңа сезне сарайга китереп җиткерергә боерылды.

Буйтурның ике ягына ике алып килеп басты.

– Хәзер үкме, Дариан?

– Хәзер үк, Илбарыс буйтур. Һәм үзегез генә.

– Мин – тылмач, мин барам буйтур белән, – диде Дәнис.

– Юк, Дәнис, каласың. Император минем үземне генә дәшкән.

Буйтур юл буена уйланып барды. Нигә чакырыр икән император?.. Әллә соң ул-бу сизенүеме?.. Агасике – шымчы. Бернинди Симокатта карт та юк, уенчы, шымчы уенчы, мине тотар өчен эшләгәннәр…

Император аны беренче көнне кабул иткән кебек үк ачык йөз белән каршылады. Янәшәсендә элеккечә императрица Мартина утыра. Бүген императрица башында таҗ түгел, бизәкләнеп бәйләнгән матур калфак иде, утыртма якасына энҗеләр тезелгән, билләп тегелгән алсу күлмәге күзне камаштырырлык. Илче килеп басуга, императрицаның куе күксел-кара күзләре буйтурга төбәлде.

Тәхеткә җитәр-җитмәс, буйтур баш орды, киредән басты да императрица Мартинага бил бөкте.

– Якынрак кил, Илбарыс буйтур, якынрак, – диде император.

Император янындагы кеше алтын чылбырдан ясалган китап тотып тора иде.

– Илче буйтур, минем Кубрат ханга хөрмәтем гаять зурдыр, мин аңа Рум тарихын бүләк итәргә булдым.

Буйтур, императорга рәхмәтен белдереп, бил бөкте.

– Галиҗәнаплары император Ираклийга, гүзәлләрнең гүзәле императрица Мартинага рәхмәтем чиксездер.

Императрица сабыр-тыйнак кына елмайды, император ягына сирпелеп алды һәм буйтурга үбәргә кулын сузды.