Выбрать главу

– Без сине яратып та өлгергән идек инде.

Буйтур, укытучы өйрәткәнчә, Мартинаның кул аркасыннан үпте. Императрицаның кулыннан хуш исләр килә, бармакларындагы йөзек-мәрҗәннәрдән күз чагыла иде.

– Илче! – диде император. – Патрикий Кубрат ханга әйтәсе сүзем шул булыр: олуг хан философ Иоанн Фасианны Патшакалага кайтарып җибәрсен, Феофан улы Константин калып торыр. – Император кырын күзе белән генә хатыны Мартина ягына карап алды. – Константин болгар балаларын укыта икән, укыта бирсен. Патрикий Симеонны да логофет кайтармаска кушты. Алла ярлыкасын…

Буйтур баш иде, аннары алга бер адым ясады:

– Галиҗәнаплары Бөек Румның бөек императоры изге Константин улы Ираклий, инде минем үтенечем тыңлагыз: хан улы Аслан илгә кайту теләген белдерде…

Император белән императрица бер-берсенә карашып алдылар.

– Александрга Фанәгүргә кайтырга иртәрәк әле, илче. Хуш!

Менә шул, бары тик шул. Император яңадан аның белән сөйләшмәячәк. Император, илче белән эше һәм сүзе бетүен аңлатып, китап тоткан хезмәтчесенә карады, императрица исә урыныннан кузгалды, буйтур янына килде.

– Мин сиңа, илче, тагын бер тапкыр рәхмәт әйтәм. – Бу юлы императрица үбәргә дип кулын сузмады, аналарга хас итагатьлелек белән буйтурның маңгаеннан үпте һәм пышылдарга өлгерде: – Мин аны онытмадым, илче, аңа изге мәхәббәтем юллыйм, – диде.

Аннары императрица кулына китапны алды, буйтурга бирде:

– Күз караң кебек сакла. Бөтен Рум тарихы олуг хан Кубратка бүләгебез. Хуш, ак юл сиңа, хөрмәтле илче.

Буйтур, китапны ике кулына тоткан килеш борылып, ишеккә таба юлланды. Аны берәү дә туктатмады, аңа берәү дә дәшмәде. Буйтур йөгерә-атлый баскычлардан төште, әмма артына әйләнеп карарга кыймады. Порт капкаларын керүгә, ул үзенә таба килүче каравылбаш Камайны күрде.

– Буйтур, без борчыла башладык…

– Азык-төлек, су ал, каравылбаш Камай. Иртәгә таң белән кузгалабыз.

Төн бик акрын узды, күзгә йокы кермәде. Агасике сүзендә торырмы? Император аны Симокатта карт өчен чакырмаган. Димәк, Агасикенең чынлап та картны алып килүе бар. Буйтур торды, сәке астыннан сандыкны тартып чыгарды. Ачты һәм ике мең алтынны санап, күн капчыкка койды, әйбәтләп бавын бәйләп куйды. Грек уты серен алып кайта алса, Кубрат хан ни кылыр? Ни сорасаң, буйтур, шуны бирәм, дисә?.. Ул Чәчкәне сорар… Хан биргән вәгъдәсеннән ваз кичәрме?.. Чәчкә дә әйтер, атам, буйтурны яратам, дияр. Әйтер, йөрәккә йозак салып булмый.

Азык-төлек алынды, мичкәләр белән су кертелде. Камай һәр мичкәгә берәр көмеш акча ташлап чыкты. Көмеш булганда, су тиз генә сөрсеми, моны сәфәр чыккан һәркем белә, болгарлар су мичкәләренә һәрчак көмеш ташлыйлар иде.

Буйтур бүлмәсеннән чыкты, өске катта йөренә башлады. Каравыл алыплар арлы-бирле йөреп торалар, ә яр буенда беркем дә күренми. Кисәк җил чыкты, дулкыннар йөгерешә башлады, буйтур яр буеннан күзен дә алмады. Агасике күренми иде. Бик вакыт инде. Тиздән таң атар. Шулай ук… Юк, ул алай дип хәтта уйларга курыкты. Агасике аны алдамас, килер.

Агасикегә дә җиңел түгелдер. Симокатта картны канауга төшеп үлде дип ышандырыр өчен аңа чынлап та картка охшаган берәүне үтерергә туры киләчәк. Портка төнлә керү өчен һәрбер сакчыга, уч тутырып димәсәң дә, алтын бирергә тиеш булачак. Барысы да уңай чыккан хәлдә дә Симокатта карт исемен алыштырырга риза булырмы?..

Таң да атты. Күк гөмбәзенә таба көлтә-көлтә кояш нурлары сузылды.

Буйтур янына Дәнис килеп басты:

– Буйтур нигәдер йоклый алмый?..

– Йокы алмый шул, Дәнис. Ә син нигә йокламыйсың?..

– Эч поша, буйтур. Карале, буйтур, минем каенатам теге картны биреп җибәрү өчен чынлап та берәрсен үтерергә тиешме?

– Дәнис, нигә аңа кеше үтереп торырга. Патшакалада көненә меңләгән кеше үләдер… Аннары, нинди үтерү ди ул, кем әйтте сиңа?

– Эгина әйтте, буйтур, мин барысын да беләм.

Эгина бүлмәдән бер тапкыр да чыкмады, каян белә ул атасының кемне булса да үтерергә тиешлеген?.. Юк, монда нәрсәдер бар… Йә Эгина чынлап та сихерче, йә кияве Дәнис Агасике белән бәйле…

– Әнә алар киләләр!

Дәнис, изүен ачып, Перун алласын чыгарды, нидер пышылдады да яңадан яшерде.

– Тәңрем! – диде буйтур, таң атып килгән якка карап. – Тәңрем, ярдәмеңнән ташлама, игелекле ит туасы көнең…

Агасике белән карт бер дә ашыкмыйлар кебек, әмма бу көтеп торучыларга гына шулай тоела иде, чынында исә Агасике белән карт, йөгерә-атлый, корабка таба киләләр. Буйтур корабны кузгалырга хәзерләргә боерды, корабта ыгы-зыгы, шау-шу купты.

Буйтур янына каравылбаш Камай йөгереп килде:

– Ягирләрне дә күтәрикме, буйтур?

– Күтәрегез!

Агасике басмадан йөгереп үк менде, картны алдан уздырды һәм буйтур кулыннан күн капчыкны алды.