Выбрать главу

– Сау бул, – диде ул Симокатта картка. – Бәхетле бул. Оныгың күрергә язсын. Аллаһы Тәгалә ярлыкый күрсен…

– Сау бул, Агасике. Патшакалада калма, кая да булса күчеп кит. Алла сакласын…

Симокатта карт Агасикегә кул болгады һәм корабка керде, чукынып алды. Шуннан соң гына:

– Буйтур, шушы мизгелдән мин Симокатта түгел, мин – Симай карт, – диде. – Күрсәт миңа бүлмәмне!

– Төкле аягың белән, хөрмәтле Симай ата!

– Ә-ә, игелекле бул. Күрәм, оныгым тәрбиясе. Варвар кем ул? Варвар шул ук кеше, башка телдә сөйләшә торган кеше. Греклар үзләре аңламаган телдә сөйләшкән кешеләрнең һәммәсен дә варварлар диләр. Бер дә акыллы сүз түгел. Симай ата!.. Матур исемдер бит? Миңа ошый, кыска, әйтергә җиңел.

Буйтур Симай атаны бүлмәсенә кертеп җибәрде, үзе өске катка күтәрелде, яр башында басып калган Агасикегә кул изәде. Кораб ерак сәяхәткә чыкты һәм Фанәгүр ягына юнәлеш алды.

«Тәңрем бар икән әле», – дип, эченнән сөйләнде буйтур, Агасикенең кечерәйгәннән-кечерәя барган гәүдәсенә карап. Төптимерче муенындагы кызыл тукыманы ул бик озак күрде. Ниһаять, барысы да күздән язды, иртәдән бирле ныклап исә башлаган җил, ачык диңгезгә чыгуга, очыртып алып китәргә теләгәндәй, корабны алга әйдәде. Корабның йөреше, җилкәннәрнең киерелеше буйтурның күңел киеренкелегенә тәңгәл килә иде.

Яр буйлары күздән язгач кына, буйтур Симай ата бүлмәсенә юнәлде. Бүлмәгә кергәч тә чукына башлаган карт кораб җилле генә йөзеп киткәч тынычланган, сәкегә менеп яткан, күзләрен йомган килеш, нидер үзалдына сөйләнеп ята иде.

Илбарыс буйтур сак кына ишекне япты. Әйдә, йокласын, ял итсен, төн буена чаба-чаба арыгандыр.

Офык читенә таба дулкыннар йөгерешә, кып-кызыл калканны хәтерләтеп, зәңгәр диңгез читеннән кояш чыгып килә иде.

Херсонеска җитәрәк, Илбарыс буйтурны өскә дәшеп алдылар. Кара әләм кадаган корабны беренче булып күргән койрыкчы Дәнис:

– Хазарлар! – дип кычкыра иде.

Илбарыс буйтурның каган әләмен күргәне юк иде әле, кызыксынып карап торды. Элек хазарлар Понте диңгезендә болай иркенләп йөрмәгәннәр, греклар җай бирмәгән. Хәзер әнә әләмнәр тагып йөриләр. Көчәя хазар. Мәгәр бу бер дә сәүдә корабына охшамаган. Димәк, хәрби кораб. Нишләп йөри монда? Византиядән кайтып киләме, ни төягән?..

Дулкыннар тагын да ярсына төште, кораб ныгытмалары ыңгырашып-ыңгырашып алды.

– Хазарлар бик акрын баралар, буйтур. Корал төягәннәрме әллә?..

– Бик ихтимал, Дәнис. Симай ата әйткән иде аны…

– Бер дә исең китмәсен, буйтур, императорга кемгә корал сатса да барыбер. Коллар китергән булганнардыр, императорколларга, уенчыларга туймый. Харәземлылар— хазарларга, хазарлар – румнарга, румнар дөнья каласы Римга илтеп сата колларны. Императорның кылган эшләрен санасаң… Фанәгүрдә генә йөзләгән шымчысы бардыр. Минем каената да әнә аның шымчысы булган икән.

– Агасикегә тимә, Дәнис. Ул безнең өчен бик зур эш эшләде. Минемчә, император ул кылган эшне абайламыйрак калды.

– Абайлагандыр. Бер сүздәдер әле. Карга карганың күзен чукымый.

– Минемчә, Дәнис, безгә тияргә аңа императрица Мартина кушмаган. Императрица Мартина, койрыкчы Дәнис, минем укытучымның сөйгәне, аны яраткан өчен, император укытучыны Болгарга сөргән…

– Ишеткәнем бар иде… Күр әле, буйтур. Хазарлар безгә тагылдылар.

– Тагылсыннар. Син аларны күрмә, Дәнис. Тиздән Херсонес.

Кич кояш баегач кына, буйтур, хәлен белергә дип, Симай атаның бүлмәсенә керде. Көнозын йоклап кайткан грек карты, буйтур керүгә, сәкегә торып утырды, Илбарыска түмәрдән урын күрсәтте.

Буйтур ут алды, бүлмә эче яктырып китте.

– Хәзер безгә ашарга китерерләр, Симай ата.

– Ашау ярый. Утыр, нигә тагын бастың? Сораш, белгәнем сөйләрмен. Утыр, утырып сораш. Аяк өсте – ялган, утырышкан чынын сөйләр, дигәннәр. Утыр, утыр. Мин битне генә сыпырып керәм. Ул арада ашы да килер.

Карт чыгып китте, ашчылар аш китерделәр, өстәлгәкипкән ит, сыр, балык куйдылар. Симай карт та әйләнеп керде.

– Җилле барабыз, җил уңай. Тиздән Херсонеста булырбыз. Ә-ә, аш та килгән икән. – Карт кулын кулга ышкып алды. – Әллә, мәйтәм, буйтур, аш алдыннан… кичәдән бирле тамак төбе кычытып тора.

Карт иелеп кенә сәке астыннан чүлмәк алды, ике чокыр куйды.

– Эчемлек хәл кертер, ашау чыгарыр, ди. Христос кичерер, иншалла. – Симай карт чокырны күтәреп эчеп куйды, иткә үрелде. – Эч, буйтур. Эчемлек эчкән кеше йә исәр булыр, йә күсәк булыр, диләр бездә. Мәгәр мин аның хикмәтен беләм: аз эчсәң, зиһен дигәнең ачыла, күп эчкәндә томалана. Сине оныгым Константин укыткан икән… Бәхетсез булды бала. Анасы бик яшьли үлде. Атасы Феофан улын гел үзе белән йөртте. Атасы бер дигән илче, мохтаҗлыкта үсмәде малай, сарай мәктәбендә белем алды, атасы илче итеп хәзерләргә иткән иде, ә ул – юк, әнә шагыйрь булды.