Выбрать главу

Ашап-эчкәч, карт янә сәкегә менеп сузылып ятты.

– Иртә таң тирәсендә Херсонеста булырбыз. Җил уңай. Аннан ике көнлек юл кала, җил уңай булганда, бер көндә дә үтеп була. Белә, белә Симай карт бу юлларны. Килгән-киткән сәүдәгәрләрдән сорашып җаннарын ала торган идем, Фанәгүргә кораблар киткәндә, күземнән яшь кипмәде. Юк, ташламый Аллаһы Тәгалә бер дөньяга китергән баласын, ташламый, иманы саф булса, ташламый. Нигә дәшмисең, буйтур?.. Сораш. Грек уты турында сораш. Симай атаң аны күп ясады, бик күп. Аны ясый башласам, мин сезгә мәшәкать тудырырмын. Олуг ханыгызны әйбәт бәндә диләр. Сорашмыйсыңмыни?.. Йә, бар, ял ит. Иртәгә.

Симай картның берүзен калдырып, Илбарыс буйтур һавага чыкты. Җилкәннәр киерелгән, ишкәкчеләр ял итә. Уңай җил – алар өчен күктән төшкән Тәңре.

Иртәнге якта җил басыла төште. Херсонес күренде. Ишкәкчеләргә ишәргә боерылды. Фанәгүргә кайткач ирек ышандыргангамы, алар аерата тырышып ишәләр иде.

– Дәнис! – дип боерды буйтур. – Койрыкка үзең бас!

Менә яр аермачык күренде, яр башында чаң суга башладылар. Чит кораб килә, яр буе каравылларына хәбәр салалар. Илбарыс буйтур корабның әләмен күтәрергәкушты. Әләм күтәрелгәч, яр башындагылар чаң кагудан туктадылар. Таныш әләм, Болгар кардәшләре.

Үзенә бер дәүләт-кала булып яшәгән, әмма дине-рухы белән империягә буйсынган херсонеслылар яр буена мәһабәт храм салып яталар, храм тирәсендә кешеләр мәш килә. Күптән түгел херсонеслылар Византиядән аерылырга теләп карадылар, әмма император шундук бирегә үзенең иң ышанычлы төмәнен җибәрә һәм херсонеслыларны янә империягә буйсынырга мәҗбүр итә. Херсонеслылар, дала яклап биек-биек дивар өеп, манаралар утыртып, кирмән салганнар. Кирмән бик нык саклана. Әмма ул диңгез яклап ачык, император Ираклийның төмәне кораблар белән нәкъ шул диңгез яклап калага килеп керәләр. Шул хәлдән соң император Ираклий бер генә мәлгә дә Херсонесны күздән яздырмый. Шул ук вакытта херсонеслылар Кубрат хан дәүләтен дә танырга мәҗбүрләр. Чөнки Фанәгүрдән аларга тире, бал, ашлык килә. Херсонеслылар үз чиратларында болгарларга чүлмәк, пыяла, корал озаталар, кораблар ясап саталар.

Херсонесны коллар каласы дияргә була. Биредәге колның исәбе-хисабы юк. Мәгәр болгарлар, килеп, калага үзләренең тарханнарын куйгач, соңгы вакытта Херсонес патшасы императорга бик үк буйсынмый башлады. Болгарлар херсонеслылар белән бары тик сәүдә генә итәләр, болгарларның һун бабалары куеп киткән тарханнар әллә кайчан греклар булып беткәннәр.

Кораб күпергә җитүгә, ягирләр ташланды, басма салынды. Басмадан корабка Херсонес тамгачылары керделәр, тауарларны өстән-өстән генә карап чыгып киттеләр. Херсонеслылар чыккач, ике җансакчысын ияртеп, корабка Болгар тамгачысы килеп керде, кирәк-ярак әйберләрне керттерде.

– Һәй, кардәшләр, коллар кирәкмиме?.. Кораб башы кем була?

– Мин, – диде буйтур, аның каршына басып. – Мин булам, кардәш, кораб башы.

– Ишкәкче коллар кирәкмиме?

– Алсаң – сатам, – диде Илбарыс буйтур, көлемсерәп. – Син, кордаш, Херсонес каласындагы Кубрат ханның илчесе бит?

– Үзе, буйтур. Кая колларың, багыйм әүвәл. Кыз-кыркынмы?

– Кыз-кыркын юк, кичер, кардәш.

– Мин кыз-кыркыннар гына алам. Әй, – дип кычкырды ул яр башында әвәрә килгән бер төркем колга. – Мичкәләрне тизрәк тәгәрәтегез.

Аннары буйтур алдына бер кисәк бозау тиресен җәйде:

– Тамгаң сал, буйтур. Өч мичкә эчемлек, ике читән кипкән балык, дүрт мичкә су. Ит күпме кирәк?.. Дүрт читән икән дүрт читән. Тамгаң сал. Хуш, буйтур, юлың уң булсын…

– Игелек сиңа, тамгачы, – диде буйтур, теге төшеп киткәндә.

Басмадан төшә башлаган тамгачы туктады, буйтурга карады:

– Бер киңәш сиңа, буйтур. Биредә кунмагыз, диңгезгә чыгып ягир ташлагыз… Сәбәбен син сорама, мин әйтмим, һәй, бер атна элек коллар баш күтәрделәр. Бер ише котылды, далага качты. Бер ише урманда яшеренеп йөри. Төнлә килеп корабыгызга керүләре бар…

– Тагын бер игелек телим сиңа, кордаш. Сау бул! – Буйтур койрыкчы ягына узды. – Кузгал, Дәнис. Ачык диңгездә кунабыз.

– Баш өсте, буйтур.

Иртән бик иртә кузгалдылар. Диңгездә һаман дулкыннар йөгерешә, ә җил юк хәлендә, ишкәкчеләр эшкә кереште. Кораб кузгалуга, буйтур Симай карт бүлмәсенә юнәлде. Картны ул баштан ук үз бүлмәсенә алырга теләгән иде, әллә нигә соңгы мәлдә генә кире уйлаган булды, күңелдә ниндидер шом. Күңелдән һич кенә дә су анасы китми. Бит аның үзен дә су анасы диңгезгә алып төшеп китә язды, буйтур тәмам ихтыяр көчен җуйган иде. Илбарыс күк йөзенә карады, күк гөмбәзен тоташ болытлар томалаган. Бөркү, шыксыз көн туып килә иде. Бу хәл буйтурның күңелендәге шикне тагы да тирәнәйтә төште.