Выбрать главу

Бүлмә ишеген шакыды. Юк, карт дәшмәде. Эчтә «аһ!» дигән тавыш ишетелде. Буйтур, үз-үзен белештермичә, ишеккә орынды. Ишек келәсеннән ычкынды, ачылып китте. Бүлмәдә ике кеше көрмәкләшә иде, тоташ кара кием кигәне картны тышка сөйрәмәкче. Мәгәр буйтурны күрүгә, тоташ карадан киенгән кеше күз ачып йомганчы, картны калдырып, ишеккә ташланды. Буйтур аңа, үзе дә сизмәстән, юл бирде, бары тик озын чәчле, сылу гәүдәле кешенең хатын-кыз икәнен абайлап алгач кына исенә килде. Гәүдә артыннан ташланды, әмма ике атлап, авыз ачарга өлгермәде, карадан киенгән кеше диңгезгә сикерде. Буйтур бертын тораташтай басып торды, ахыр бүлмәгә борылып керде. Симай ата ыңгыраша, тәгәрәп йөри иде, Буйтур аның авызыннан чүпрәген алды, тиз генә кул-аякларын чишеп ташлады.

– Ни булды, Симай ата? Кем иде ул?..

Симай карт башын чайкады, ишеккә таба ымлады. Буйтур аны күтәреп алып сәкегә салды, ишекне ачып, каравыл кычкырды.

Аның янына шундук ике алып килеп басты.

– Берең Камайны дәш, икенчең картка эчемлек салып бир. Әнә шул чүлмәктән. Тиз!

Симай карт сәкегә торып утырды, эһ тә итми бер зур чокыр эчемлекне эчеп куйды. Аннары сәкегә сузылып ятты да күзләрен йомды. Буйтур, каравыл алыпка картны берүзен калдырмаска кушып, бүлмәдән чыкты, диңгезгә карады. Диңгез өстендә һични күренми, һични юк кебек. Тагын су анасымы? Ни кылмакчы иде су анасы Симай карт белән?.. Яшьләр булса бер хәл. Буйтур әйләнеп бүлмәгә керде.

Симай ата эчемлек чүлмәгенә таба ым какты, буйтур каравыл алыпка салып бирергә кушты. Симай карт утырды, чираттагы чокырны күтәреп эчеп куйды һәм янә, сузылып, сәкегә ятты.

– Мине су анасы урламакчы булды, буйтур, – диде ул, бертын яткач.

– Су анасы?! – дип кайтарып сорады буйтур.

Су анасы сүзен ишетүгә, каравыл алып «ык!» итеп кузгалып куйды. Буйтур аның иңеннән умырып тотты, үзенә тартып китерде.

– Тавышың чыгарсаң, шундук диңгезгә ташлыйм. Ишек келәсен рәтлә, карттан күзеңне дә алма. Ишеттең?!

– Баш өсте, буйтур.

Шулай дип әмер бирде дә Илбарыс чыгып китте. Ул туры Дәнис бүлмәсенә юнәлде, койрыкчы бүлмәсенә килеп җитәр-җитмәс үк ачык ишек күреп, шиге тагы да көчәйде. Ишек каерылып ачылган, эчтә һичкем юк – Эгина да, Дәнис тә.

«Эгина – су анасы, пәри, албасты» дигән уй буйтурның зиһенен өтеп алды. Буйтур койрыкка таба йөгерде, койрыкта аның ярдәмчесе генә иде. Буйтурны күреп, койрыкчы курка калды.

– Дәнис кайда?

– Аны Эгина чакырып алды, хатыны, буйтур.

– Эгина?!

– Әйе, буйтур, хатыны Эгина. Килде дә, йомышым бар, койрыкны ярдәмчеңә бир, диде дә култыклап алып китте.

– Камай! – дип, тамагы ярылырдай дәрәҗәгә җитеп кычкырды буйтур. – Камай!

Каравылбаш, кабалана-кабалана, койрыкка килеп җитте.

– Ни булды, буйтур?

– Бөтен корабның астын өскә китерегез, койрыкчы Дәнисне табып китерегез!

– Баш өсте, буйтур.

Камай алыпларына:

– Ишеттегезме буйтур боерыгын? Корабның астын өскә китереп булса да койрыкчыны табарга!

– Җилкәнчеләр, җилкәннәрне төшерегез! Камай, ишкәкчеләргә әйт, бар көчләренә ишсеннәр. Тыңламаганнарын соңыннан миңа күрсәтерсең. Койрыкчы, корабны ярга таба бор! Камай, ишкәкчеләрнең җанын ал, ишсеннәр! – Буйтур барысына да эш тапты. – Бернәрсә дә күрүче юкмы?!

– Буйтур, мин ярга таба китеп баручы көймә күрәм.

– Куып җитәргә! Ишетәсеңме, Камай, ишкәкчеләргәәйт, көймәне куып җитә алмасалар, барысын да диңгезгә ташлатачакмын!

Көймә белән кораб арасы күзгә күренеп якыная башлады. Ишүче берәү генә иде, икенчесе көймә төбендә ята. Ярга да ерак калмаган иде, корабның төпкә утыруы бар. Шулчак кораб тизлеген югалта төште.

– Камай, дим, әй, астагылар, ни булды?

– Буйтур, ишкәкчеләр хәлдән тайды, ишүдән баш тарталар.

– Каравылбаш Камай, баш күтәргән ишкәкчене диңгезгәташла! Мин әйтәм моны сиңа, Кубрат хан буйтуры!

Алай да буйтурның янавы файдага китте, кораб көймәне куып җитте.

– Оста йөзүче алыплар, суга сикерергә!

Берсе артыннан берсе өч-дүрт алып суга сикерде һәм көймәгә таба йөзә башлады. Алар көймәгә җиткәндә генә, ишкәкче дулкын эченә кереп югалды.

– Су анасы! – дип кычкырып җибәрде бер алып.

Аны кемдер куәтләп:

– Әнә, әнә суга сикерде! – дип чәрелдәргә тотынды.

Ярга таба йөгерешкән дулкыннар арасында су анасы күренеп-күренеп киткән иде. Кояш чыкмаган әле. Әмма диңгез өстендәге су анасын барысы да шәйләделәр.

Су анасы калдырып киткән көймәне корабка күтәреп алдылар, көймә төбендә кул-аяклары бәйләнгән килеш яткан койрыкчы Дәнисне күреп, бер мәлгә өнсез калдылар. Койрыкчыны бердәм күтәреп алдылар, буйтур боерыгы буенча бүлмәгә кертеп, сәкегә сузып салдылар.