Выбрать главу

– Имчене дәшегез!

Буйтур боерыкларын кыска-кыска бирә торды:

– Койрыкчы, корабны Фанәгүргә бор, җилкәннәрне күтәрегез! Ишкәкчеләргә берәр чокыр эчемлек бирегез!

Буйтур янына каравылбаш Камай килде.

– Илбарыс буйтур, – диде ул, тавышын тыя төшеп. – Синең әмер белән ике ишкәкчене диңгезгә ташладык.

– Калганнарын әйбәтләп сыйлагыз. Диңгезгә ташлаганнарын су анасы сорады, диң, юкса барыбыз да диңгез төбендә булыр идек, диң. Безгә уңай җил чыгып тора. Су анасы сораган корбаннарны бирдек! Диңгез алласы уңай җил бирде!

16

Фанәгүргә бер көнлек су юлы калгач, көтмәгәндә офыкта ят кораб күренде. Хәле арулана башлаган Дәнис буйтур янында басып тора иде, ят корабны күрүгә, кычкырып җибәрде:

– Хазарлар корабы!

– Шаулама, Дәнис! Ишетәсеңме, шаулама! Исән калганыңа дога кыл.

– Буйтур, Эгинам кайда минем, кая китте ул?

– Эгина түгел ул, су анасы, кеше сурәтенә кергән су анасы.

Дәнис куеныннан Перун алласын чыгарды, үбеп алды, авыз эченнән нидер пышылдады:

– Ул мине ырымлаган, сихерләгән булган, буйтур.

– Шаулама, Эгина су анасы булса, ерак китмәгәндер, корабны озата киләдер.

– Эгина су анасы?.. Буйтур, ул минем хатыным иде.

– Ул Эгина сурәтенә кергән булган, синең хатының сурәтенә. Кайда хатының, Эгинаң кайда?..

– Бүлмәдә ул, йоклый.

Буйтур койрыкчының изүеннән умырып тотты.

– Синең бүлмәңдә беркем дә юк. Мин анда каравыл куйдым.

– Хак, буйтур, Эгина анда юк. Эгина минем йөрәгемдә калды. Ярата идем мин аны, буйтур…

– Су анасынмы? Албастынымы?

– Эгина су анасы булса – су анасын, буйтур.

Алар янына каравылбаш Камай килде.

– Камай, Симай ата нишли?

– Нишләсен, җырлый-җырлый да җылап җибәрә. Эчемлекне авызыннан өзми. Мине базилевс шымчылары урламакчылар иде, дип сөйләнә. Буйтур коткарып калды, ди. Саташамы шунда. Койрыкчының хатыны Эгина турында ул, гректа бер оста йөзүче, ди. Ул бер дә Агасике кызы түгел, император шымчы итеп җибәргән кәнтәй икән ич…

– Агасике кызы түгел?!

– Тәңрең ишетер, буйтур, кычкырма шултиклем. Су анасы шымчы буламы?

– Белмим, койрыкчы, Симай ата шулай ди.

– Димәк, койрыкчы Дәнис, синең Эгинаң Агасике кызыбулмаган, алдан ук сөйләшеп җибәрелгән шымчы кыз булган? Никадәр мәкер бу императорда, Дәнис, никадәр мәкер! Ә бит ни тамаша төчеләнде. Димәк, ул Симай атаның китәсен алдан ук белгән. Әйе, алтынны да алалар, картны да алып калалар. Соңыннан кем урлады дисәң, су анасы алды. Шулаймы?

– Буйтур, – дип, алар янына каравыл алып килде. – Буйтур, хазарлар безгә каршы төшмәкчеләр.

– Узып китәргә!

Буйтур, койрыкчы белән каравылбашны калдырып, Симай карт бүлмәсенә керде.

– Уз, утыр, буйтур. Таралып ятам. Сәкене болгар киң ясый икән. Әйт әле, буйтур, кем сине кызыксындыра? Су анасымы, император шымчысы Агасикеме?.. Әһә, икесе дә, димәк…

Симай ата сәрхуш иде, каравылда калучы алып буйтур боерыгын арттырып үтәгән, түмәр өсте тулы ризык, чүлмәк белән эчемлек.

– Минем исән калуга, буйтур. Эч, эч, әйбәт эчемлек зиһенне ача, канны куа, ир-атка гайрәт өсти. Эчмәгән булсам, императорның иң оста йөзүче шымчысы Симай картны әллә кайчан херсонесларга илтеп тапшырган булыр иде инде. Эчеп алуым ярдәм итте, җан гайрәте белән чәбәләндем. Ни чәбәләнсәм дә бәйләде бит, убырлы нәмәстә, кычкыра башлаган идем, авызыма чүпрәк тутырды. Җен көчләре бардыр ул хатында. Бернинди су анасы да түгел ул, буйтур. Гап-гади йөзүче. Әмма балык та балык, ул да балык… Элек булса, олимп каһарманы булыр иде, хәзер әнә император нинди эшкә җигә башлаган кешеләрне. Җитмәсә, хатын-кыз бит…

– Сине алып китәргә тырышуы миңа билгеле, нигә аңа Дәнис кирәкте икән? Менә шуны әйт син миңа.

– Дәниснеме, койрыкчынымы?.. Яратты ул аны. Бик яратты. Үзе белән алып китмәкче булгандыр.

– Алып китмәкче?

– Ә нигә, император Ираклий остага туямы? Бөтен дөньядан осталар, уенчылар җыя. Тиздән кәгазь ясый башлар. Табгачлардан кәгазь ясаучы сатып алган. Кешеләр ак кәгазь ясыйлар икән. Базилевсның тамагы тыгылганны күрә алмадым инде, киттем, Аллам ярлыкасын. Улы Юстинианны мактыйлар, әйбәт, диләр… Син борчылма, буйтур, мин Кубрат ханга ярдәм итәрмен. Иллә белеп торсын иде, император ул утны хазарларга күптән сатып ята инде. Йөз колга бер чүлмәк диме шунда…

– Симай ата, ни сөйлисең син?!

– Мин ни сөйләгәнемне бик яхшы беләм, буйтур. Император әллә кайчаннан бирле инде Болгарны да, Хазарны да коралландыра. Мине каравыллап утыручы тоз күз, хазарлар корабы күренде, диде миңа. Ни төягән дип беләсең син аны!.. Һе, тауар булмый ни! Тауар ди сиңа! Грек уты тутырган чүлмәкләр дә корал, сугыш коралы, буйтур. Мин ул утның серен Болгарга ачармын, буйтур, оныгым хакына эшләрмен мин аны. Хикмәт чүлмәккә тутырылган грек утында түгел, хикмәт аны үзеңдә ясый башлауда. Ә хазарлар аның серен белмиләр, ялындылар, ялвардылар алар миңа, тылмачлары табанымны гына яламады… Юк, мин сатлык җан түгел, буйтур! Түгел! Мин оныгым хакына эшлим моны, Кубрат ханга…