Үзенең йомшак мөгамәләсе, сизгер күңеле белән тоеп ала Иоанн Фасиан: Кубрат хан да сәүдәгәрләр арасындагы бәхәсләр белән кызыксына. Әмма ханны философның төп фикере күбрәк тарта: кеше ул – үзенә күрә бер дөнья, ә кешенең тәне, җаны акылга ияргән җисеме генә.
Иоанн Фасианның шактый катлаулы булган фәлсәфәсен Кубрат хан аңлап ук җиткермәсә дә, төптәңре Ирсан аңлый иде. Философ Иоанн Фасиан, христиан дине көчеге патрикий Симеон белән бергәләшеп, Кубрат ханны үз йолаларына күчерергә килгәннәр. Симеонны төптәңре баштан ук санга сукмады: ул фанатикны юлдан алып ташлавы авыр булмаячак. Ә менә философ Иоанн Фасианны җиңүе төптәңре өчен шактый кыенга киләчәк иде. Шулай да төптәңре Кубрат ханны аның кулына тиз генә бирмәс, теше-тырнагы белән тырышыр. Болгар халкы мең еллар буена Тәңре йоласын тота, ә аны яңа тәпи йөреп киткән христиан дине йотарга маташа. Булмас ул! Болгар халкы төптәңрегә ышана. Бөек Болгар ханы Кубрат та онытмасын иде: дәүләт төзү, җәйләүләрне киңәйтү – болар барысы да Тәңре кулында.
Тәңре йоласын христиан диненнән йолып калу өчен иң әүвәл төптәңре илханнарга мөрәҗәгать итәр. Хан картаеп бара. Башта тәхеткә илханнарның берәрсен утыртыр. Әйе, әйе, аннары ул бөтен грекны Румга кудыртыр, салынып яткан чиркәүләрен җимертер, көлен күккә очырыр. Христиан диненә күчеп өлгергән болгарларны астырыр, кистерер, ат койрыгына тактырыр. Әйе, төптәңре моны гомерен корбан итеп булса да эшләр. Ахыр чиктә ул Йулыш каганның алдына барып баш орыр, аны Болгарга алып килер, яулатыр, бөтен Дулу ыруын юк иттерер, әмма халкын христиан йоласыннан йолып алып калыр.
Төптәңре илханнарны, кайбер кавханнарны турыдан-туры грекларга каршы котырта башлагач, Кубрат хан алостаз Дәян белән киңәшергә булды. «Ни кылырга төптәңре Ирсан белән?» дигән сорауны куйгач, алостаз Дәян зур мәҗлес җыярга һәм шунда төптәңрене чакыртырга кушты. Төптәңре Болгар халкы алдында күрәзә итеп йөри, сүзе хак килгәндә: «Күктә – Тәңре, җирдә – мин», – дип әйтергә ярата иде. Кубрат хан, алостаз Дәянның киңәшен тотып, мәҗлес җыйды һәм мәҗлескә килгән төптәңрегә мондый сорау куйды:
– Төптәңре Ирсан, син үзеңне күктә – Тәңре, җирдә – мин, дип йөрисең. Әгәр чынлап та җирдә син Тәңре икәнсең, әйт миңа, мәҗлес алдында әйт: тагын ничә ел миңа тәхеттә утырасы?
Төптәңренең җавап бирми хәле юк, чөнки төптәңре – Болгарда иң абруйлы кеше. Тәңре илчесе, аның сүзе – аткан ук. Ул ни әйтә – шулай була. Һәм аңа башка бер кеше сорау бирсә, нәкъ ул әйткәнчә дә булыр иде, монда бит хан үзе бирде сорауны, җитмәсә, соравы нинди! Каян белсен ди Кубрат ханның тагын ничә ел тәхеттә утыруын төптәңре Ирсан? Әйтер «ике ел» дип, Кубрат хан өч ел утырыр, әйтер «бер көн» дип, Кубрат хан өч көн утырыр да төптәңренең күрәзәлеген юкка чыгарыр. Аннан инде ханнан мәрхәмәт көтмә, ат койрыгына тактырмаса да, кая булса да сөрер, йә булмаса, башын чаптырыр. Иң яхшысы— хан алдына килеп баш ору. Ирсанның атасы ханнарга баш бирмәүдән харап була. Иелгән башны кылыч кисми.
Төптәңре әкрен генә кузгалды да хан каршына килеп баш орды.
– Олуг хан, ханнар гомере белән төптәңре эш итми, ханнар гомере белән бары тик Тәңре үзе эш итә. Мин исә бары тик синең колың гына, олуг хан, – диде.
Мәҗлестә шау-шу купты, әле генә күз алдында күрәзә һәм илаһи кодрәткә ия төптәңре гап-гади кеше булды да калды. Кара син аны, төптәңре бер дә күктән төшмәгән икән бит, ул да безнең кебек үк кеше икән ләбаса. Инде күрегез, кардәшләр, Болгарда Кубрат ханнан да акыллы кеше юк икән бит! Төптәңре түгел, олуг хан Кубрат үзе Тәңре илчесе…
Византиядән килгән яучылар хөрмәтенә җыелган мәҗлескә буйтурлар, кавханнар, тарханнар да чакырылды. Илбарысбаһадир да табында утыра. Мәрхүм Саклаб кавхан угланы Илбарысның хан гаиләсендә тәрбия алуын чит илдән килгән кунаклар да беләләр иде. Сарайда җыелган мәҗлесләрдә Илбарыс баһадир һәрчак илханнар белән янәшә утырды. Бөек Болгар дәүләте башы Кубрат хан шат иде. Шатланмаслыкмы, моннан җиде ел элек ярәшкән кызына яучылар килде. Булачак кияү дә исән-сау икән, кызлары да исән-имин буй җиткерде. Әмма кызның анасы ханша Аппак борчулы иде. Ул әле кызына карый, әле хан гаиләсендә тәрбия алган Илбарыс баһадирга; егет исә Чәчкәдән күзен дә алмый, әйтерсең соңгы тапкыр күрә. Моны күреп-күзәтеп утырган ханша түзмәде, Илбарыс угланга тамак кырды, Илбарыс углан, сиңа әйтәм, гел бер Чәчкәгә генә карап утырма, кунаклардан яхшы түгел, янәсе. Әмма Илбарыс баһадир, ханшаны әллә ишетте, әллә юк, ихтыяр көчен җуйган берәүдәй, һаман хан кызы Чәчкәгә карап утыра бирде. Ул өмет итә иде әле. Бәлкем, соңгы чиктә булса да олуг хан биргән вәгъдәсеннән ваз кичәр – кызы Чәчкәне базилевс угланы Юстинианга бирмәс. Белә бит олуг хан, аның кызын баһадиры Илбарыс та ярата, белмәмешкә салышса да белә. Теләсә, олуг хан кызы Чәчкәне баһадирга да бирә ала, төркиләрдә хан кызларын баһадирларга бирү тузга язмаган гадәт түгел. Әмма моңа барырмы олуг хан? Юк, бармас. Ханның шатлыгы йөзенә үк бәреп чыккан: илханияләрне илханнарга кияүгә бирү ул – сәясәт, бер гаилә кору гына түгел. Ул гынамы, Чәчкә белән Юстинианның кавышуы ике халыкны кызыл җеп белән бәйләр. Мәгәр нык булырмы ул җеп? Чак кына тартылуга да өзелеп китмәсме?.. Юк, өзелмәс, император Ираклий белән Кубрат ханның дуслыгын ныгытыр. Әйе, юкка өмет итә Илбарыс баһадир, юкка. Яучылар белән әнә рәссам да килгән, иртәгә ул Чәчкәнең рәсемен ясарга керешер, аны Румга алып китәрләр, булачак кияве Юстинианга күрсәтерләр. Күрер дә кияү хан кызын, таң калыр. Никадәр гүзәллек!