– Димәк, хазарларның корабында грек уты тутырылган чүлмәкләр, Симай ата?
– Константин, бәгырем, сине күрер көнем дә булырмы, гомерем өзелеп калмасын… Шагыйрь ул, буйтур, ә шагыйрьләр үлмиләр, үзләре үлсәләр дә, җанга ятыш коткы сүзләре кала.
Буйтур әкрен генә күтәрелде һәм Симай атага сиздерми генә бүлмәдән чыгып китте.
Сарай мәктәбендә укыткан шагыйрь Константин аларга еш кына шигырьләр укый иде. Күп кенә шигырьләрен ул ханша Аппакка багышлый торган иде. Шигырьләргә ак болыт, ак бәхет, ак ат, ак күлмәк, ап-ак чәчле хатынның, хиссият дөньясына чумып, ак чәчкәләр җыеп йөрүен язган була иде. Кемгә җыя? Сөйгәненә икән ләбаса. Укытучы аларга иле турында сөйләр иде. Византия нигездән чери, император янында йомыкайланып йөргән сарай көчекләре ил мәнфәгатен кайгыртмыйлар, базилевска ихлас күңелдән хезмәт итмиләр, кулларына алтын-зиннәт кергәндә, императорның үзен сатып җибәрергә дә күп сорамыйлар икән. Кыскасы, империя таудан тәгәрәгән кар түмгәген хәтерләтә, дигән иде. Ул вакытта буйтур укытучысын аңлап җиткерми торган иде, хәзер, империянең үзендә булгач, моңа ышана башлады. Әйе, укытучы хаклы, империя нигездән чери. Кая карама – ришвәт алу. Күр инде син бу Агасикене? Эгина бөтенләй үз кызы булмаган бит. Бәлкем, аның кызы да, улы да, хатыны да үзенеке булмагандыр, император җибәргән шымчылар булгандыр? Шымчылар… Кем өчен тырыша алар? Империя өчен. Димәк, империя укытучы әйткәнчә үк тиз таркалмас. Тиздән император Ираклий дөнья куяр, аның урынына тәхеткә улы Юстиниан утырыр, ул исә яңа реформалар алып килер, империя Яңарыш чорын кичерер. Яңарыш чорын империягә китерүченең хатыны аның сөйгәне Кубрат хан кызы Чәчкә булыр… Йа Тәңрем, мөмкин хәлме бу?!
Буйтур янына, урыныннан кубып, Симай ата чыкты, каравыл алып аны озата килде.
– Буйтур, буйтур, хазарларга ышанмагыз. Базилевс мәкерле җан, аларга да корал сатты.
– Чынлапмы бу шулай, Симай ата?
– Ант итәм, буйтур. – Карт уңлы-суллы чукынып алды. – Тәрем тотып ант итәм, буйтур.
– Хазарлар – шул ук төркилеләр, болгарларга кардәш халыклар.
– Йа-йа… шулайдыр, шулайдыр. Император аларны үзара сугыштырырга телидер. Ярый, шулай да булсын… Мине бүлмәмә илт, алып, алып, дим, нигә синең чәчләрең бакыр төсендә? Ә? Синең яшьтә минем чәчем күмер күк кара иде, хәзер көмеш төскә керде, ә менә синең чәчең нәкъ бакыр. Нигә бакыр, нигә кара түгел, ә?.. Белмисең, варвар…
– Грекча аңламый ул, Симай ата.
– Аңламый? Ярый. Аңламаса да, мин аңа әйтәм. Чөнки ул дала кешесе, дала баласы, шуңа бакыр аның чәче, буйтур. Нинди кояш астында яши кеше, Хода аңа шундый төс бирә.
– Алып кит син аны, урынына яткыр, – диде буйтур алыпка.
Каравыл алып Симай картны култык астына кыстырды да бүлмәсенә алып кереп китте. Буйтур койрыкчы янына килде.
– Хазарлар калышмый баралар, нишли алабыз?
– Җилкәннәрнең барысы да күтәрелгән, буйтур.
– Көн бик тиз үтте. Иртәгә булмаса, берсекөнгә Фанәгүрдә булырбыз. Уза алсаң уз хазарларны.
– Алар безгә тимәсләр, буйтур. Бергә-бергә кайту җиңелрәк булыр.
– Шулай дисеңме?.. Алайса тот шулай, бик якын да барма, бигүк ерагайма да…
Сакчылар арлы-бирле йөренәләр, кораб әкрен генә йөгерешкән дулкыннар кочагында чайкала. Иртәгә-берсекөнгә алар Фанәгүрдә булырлар. Анда туган ил, анда Чәчкә… Чәчкә Кодрак илхан белән Өске Кирмәнгә киткәндер. Кубрат хан Румга илче итеп җибәрмәгән булса, ул да анда булыр иде.
Кубрат хан ат үрчетә, алай җыя. Көбән елгасы тугайларына хан көтүлекләреннән башка маллар кертелми. Атларны яу чабуга ашаталар, ияргә, йөгәнгә өйрәтәләр. Атна-ун көн саен орыш уеннары уздыра. Болгарлар да, көтригурлар кебек, аттан төшми башладылар. Кубрат хан үзе дә көтригурлар кебек үк уйлый, көтригурлар көенә җырлый сыман. Аппак йогынтысы…
Бүлмәгә күзгә күренмәс ярыклардан тымызык кына диңгез һавасы тула башлады. Каравыл алыплар арлы-бирле йөренәләр…
Иртән аны Дәнис уятты:
– Буйтур, хазарлар корабы безгә таба килә.
Буйтур әштер-өштер киенде, кылычын да алмый, бүлмәдән чыкты. Кара әләм таккан кораб аларга таба килә иде.
– Уят, быргы белән уят, Дәнис!
Күзен угалый-угалый, каравылбаш Камай килеп җитте.
– Камай, алыпларыңа боер, хазарлар якын килсәләр, орышабыз. Өстә Дәнис, мин койрыкчы… Барыгыз да аста, күренмисез. Үтә, каравылбаш! Һәй, тукта, ишкәкчеләргә әйт, яхшы ишсәләр, Фанәгүргә кайткач, буйтур тагын икешәр алтын ышандыра, диген. Бар!