Выбрать главу

Симай ата бүлмәсеннән чыкты, буйтур янына килде. Картның күзләре кысылган, күз төпләренә капчыклар салынган иде. Килә-килүгә ул хазарларның корабына күз төшереп алды.

– Орышырга кирәкмәс, буйтур. Хазарларның кораб борыннары тимер белән тышланган, сезнеке – бакыр белән.

– Дәнис, койрыкка үзең бас! Корабны һәрдаим яны белән куй!

– Баш өсте, буйтур.

– Ярдәмчең яныңда булсын!

– Буйтур, аларның йөкләре дә авыр, кораб корабка орынса, безне сытып китәрләр.

– Китмәсләр, Симай ата. Дәнис аларга корабны аркылы куймас.

Ул арада хазарлар өске катка күтәрелделәр, кызыксынып, болгарларны күзәтә, киңәшә башладылар.

– Киңәшәләр, – диде Симай ата.

– Киңәшсеннәр, Симай ата, барыгыз, бүлмәгезгә бикләнегез. Тәңре, сакланганны саклармын, дигән.

– Тәңре, – диде карт, авыз эченнән мыгырдый-мыгырдый китеп барды.

– Камай, корабта без икәү дә койрыкчы Дәнис. Ишкәкчеләр дә без. Ишетәсеңме, Камай? Алыпларың аста, әзер булсыннар! Шым бул! Ә хәзер сиздерми генә түбән төш, барлык ишкәкче колларга корал өләш!

– Мөмкин хәлме бу, буйтур?! Ишкәкчеләргә корал өләшсәк, үзебезне турап ташламаслармы соң?..

– Бар, ишкәкчеләргә корал өләш, каравылбаш Камай!

– Баш өсте, буйтур.

Буйтур янына тагын Симай ата килде.

– Буйтур, миңа да корал бир. Грек үлгәндә дә корал тотып үләргә тиеш. Алла хакы өчен!.. Ямат бәк бу, Патшакалага коллар китереп сатучы сәүдәгәр. Ул мине бик кодалады. Бир миңа корал, һич югы, акинак бир.

– Камай, мен әле монда! – Каравылбаш менеп басты. – Симай атага ятаган бир!

– Буйтур, колларга корал өләшенде, куанычтан ни кылырга белмиләр.

– Камай, хәзер аска төш, ярдәмчең үз урыныңда калдыр. Миннән боерык булу белән, өскә күтәрелсеннәр.

Хазарларның сөрәнчеләре оран сала башлады:

– Һәй, болгарлар, кай тарафка юл тотасыз? Ямат бәк дәшә сезгә!

– Дәшмәгез, куркалар дип белсеннәр.

– Болгарлар, нигә дәшмисез?! – дип кычкыра торды сөрәнче.

Диңгез өсте тыныч, вак-вак дулкыннар йөгерешә. Дәнис, хазар корабының һәр хәрәкәтен күреп, һәрчак аларга борыны белән борыла.

– Өстә сигез алыбы күренә Ямат бәкнең, Камай. Аста ничә алыбы бар микән? Ул да ишкәкчеләренә корал өләшкән булса?.. Ә, Камай, дим… Сөрәнче алыбыңны дәш!

Сөрәнче менеп тә җитте.

– Алып, сөрән сал. Ямат бәк, диген, нигә корабыгызны безгә таба бордыгыз, ни йомыш төште, диген.

Болгар сөрәнчесе кычкырганнан соң, хазарлар бер мәлгә тынычландылар.

– Тагын киңәшәләр, – диде Камай.

– Дәнис, якын кил, качма, курыкма.

– Бер дә бүтән түгел, безне кол итмәкче бу Ямат бәк, – дип сөйләнде Симай карт. – Грекны кол итмәкче. Итми тор!

– Без күбрәк, буйтур. Ишкәкчеләр коралланды.

– Аларда ишкәкчеләр юктыр дип беләсеңме, Камай?

– Безнең коллар ирекле, буйтур.

– Ирек яулаганда, якташ якташны гына түгел, туган туганны юк итә, Камай.

Кораблар нык кына якынайдылар, хәзер сөрәнчеләрнең кирәге калмады, буйтур корабның өске катында кукраеп басып торган Ямат бәккә:

– Ямат бәк! – дип кычкырды. – Кунакка керсәгез, коралларыгызны калдырып керегез.

– Һәй сез, Кубрат этләре, корабыгызны алыгыз, сытып китәбез!

– Ямат бәк түгел, ярдәмчесе. Күрәм-карыйм да, буйтур, монда кан коелуы бар. Хазарлар белән бәйләнүне Кубрат хан хуплармы? – диде Камай.

– Кире уйларга соң инде, каравылбаш Камай. Орышка әзерлән!

– Җәячеләр яшеренгән, уклар җитәрлек, коллар коралландырылды, буйтур.

Шул вакытта ян-яклары белән кораб корабка орынды, җилкәннәр эленгән баганалар шыгырдап, ыңгырашып куйды. Шунда ук унлап хазар алыбы болгарлар корабына сикерде. Дәниснең ярдәмчесе, кылычын кулга алып, дошманга ташланды, әмма аны шундук хазарлар укка алдылар. Ук ярдәмченең күкрәген тишеп чыкты. Моны барысы да күрделәр. Алып, яман итеп кычкырып, идәнгә капланды. Яшеренгән болгар укчысы җәя тартучы хазарны укка тотты. Кораб читендә басып торган хазар алыбы диңгезгә очты.

Хазарлар сак кына буйтур белән каравылбашка таба килә башладылар.

– Буйтур, коралларыгызны ташлагыз!

– Ташламый тор әле, – диде Камай һәм әче итеп сызгырып җибәрде.

Астан дүрт-биш болгар алыбы күтәрелде, һәм алар буйтур белән каравылбашка таба килүче хазарларның юлларына аркылы төштеләр. Җиңел төрки кылычы белән коралланган хазар алыбы ике болгарны суеп та ташлады. Буйтур хазарларның берсенә хәнҗәрен атты. Күкрәгенә хәнҗәр кадалган хазар кораб читенә чалкан төште.

– Камай, алга, ур-ра!

Аскы каттан үч канына сусаган, кулларына корал эләгүгә йөрәкләре ярсып киткән ишкәкче коллар күтәрелде. Алар, бердәм ташкын булып, хазарлар өстенә ябырылдылар. Корабта бу хәтле болгар булыр дип күз алдына китермәгән Ямат бәк тә барлык көчен өске катка күтәрде. Ишкәкче колларга Камайның алыплары иярде. Башта хазарлар кысрыкланган кебек иде, әмма Камай алыплары күтәрелгәч, хазарлар Болгар корабына сикерми башладылар. Корабка сикереп төшкән һәр хазар күкрәгенә йә ук, йә сөңге кадалып ятып калды. Хазар корабына үрләүче колларның кайсысы диңгезгә очты, кайсысы, хазарлар корабына менеп, шунда орыша башлады. Аларга янә болгар алыплары иярделәр. Бу хәлне һич тә көтмәгән Ямат бәк, ике кулына ике корал тотып, җиде-сигез алыбына ешына-ешына, борынга таба чигенде. Бер төркем хазарны койрыкка, икенче төркемне борынга таба кысрыклый башлаган коллар сафы сирәгәя барды, аларны болгар алыплары алыштырды. Гомерен орыш кырында, орыш уеннарында уздырган тәҗрибәле болгар алыпларын тиз генә ала алмады хазарлар, күзгә күренеп чигенә башладылар. Ике арада каты орыш китте. Ниндидер бер мизгелдә Ямат бәк орышны оттыруын аңлады, соңгы көчен салып, өч болгар алыбын кадады. Моны күреп алган болгарлар Ямат бәк төркеменә ташландылар.