– Ямат бәкне үтермәскә, әсир итәргә! – дип кычкырды буйтур.
Хазарлар аз булмаганнар икән, һаман астан күтәрелә торалар. Шуңа карамастан болгарлар аларның корабына күчеп киләләр иде инде.
Дәнис койрыкны өченче ярдәмчесенә бирде дә хазарлар корабына сикерде. Ул, атылып, койрыкчы янына килде. Башына тутый кош каурыйлы очлым кигән хазар койрыкчысы, Дәнисне күрүгә, койрыкны ярдәмчесенә бирде һәм кылычын чыгарды. Хазар койрыкчысының кылычы кәкре иде. Бу кылыч болгарларда да бар, Дәниснең беренче күрүе генә түгел, әмма мондый кылыч тоткан алыпка каршы беренче тапкыр орышуы иде. Кылыч фарсылардан килгәндер, ялтырап тора. Әнә шул ялтырап китү койрыкчының сулышын кысып алгандай булды.
Дәнис дәмәшкълыларда ясалган кылычын күтәреп сугарга җыенган арада, хазарның кылычы койрыкчының очлым читен уеп алды. Дәнис читкә тайпылды, моны күреп, хазар алыбы тагы да кыюлана төште. Шунда Дәниснең кылычы, һава ярып, хазарның уң ягын уйды. Бу юлы хазар алыбы читкә тайпылды. Дәниснең кылычы койрыкчының бозау тиресеннән теккән сырмасын ярып җибәргән иде. Дәнис, хазарны алдар өчен, багана артына чигенде, хазарның кылычы баганага чабылды, зур гына йомычка, уелып, диңгезгә очты.
Шунда Дәнис болгарларның «ур-ра!» тавышын ишетте. Хазар койрыкчысы артында кулына грек ятаганы тоткан ишкәкче кол пәйда булды. Койрыкчы мизгел эчендә аңа селтәнде һәм шул мәлдә Дәнис аның башына кылыч белән чапты. Тутый кош каурые бер читкә очты, хазар койрыкчысы миңгерәүләнеп калды, икенче селтәнүдә Дәнис алыпның янбашына чапты һәм кылычның дошман тәненә батып керүен тоюдан сискәнеп китте. Әмма хазар койрыкчысының аркасына ишкәкче кол да ятаганын кадаган булып чыкты. Ишкәкче ятаганын суырып алды да аска төшеп китте.
«Ишкәкче хазар колларын чылбырлардан коткарырга тели», – дип уйларга өлгерде Дәнис. Ләкин бу турыда шундук онытты да борынга таба сугыша-сугыша чигенүче Ямат бәк төркеменә ташланды. Алдан баручы ишкәкче колларның күбесе хазарлар кулыннан һәлак булганнар, кайсылары суелган, чабылган килеш идәндә ауныйлар, кайсылары, яраларын тотып, аккан каннарын туктатмакчы була, кайберләре имчедән ярдәм сорап үкерәләр.
Хазарлар корабына менүгә, Илбарыс буйтур, ике алыпны ияртеп, аскы катка төште. Шунда ук алар өстенә ике сакчы ябырылды.
– Уң кулдагысын мин алам! – диде алыпларга буйтур.
Хазар алыбы аңа пычак ыргытты, буйтур чак кына тайпылып өлгерде.
– Ташла коралың!
Җавап урынына алып алга сикерде һәм шуның белән зур ялгышлык кылды: кулыннан кылычы төште. Буйтур аның кылычына басты, алыпның бугазына кылычын терәде:
– Кулларыңны күтәр! Тиз!
Хазар алыбы кулларын күтәрде, өскә менә башлады. Болгар алыплары икенче хазарны кадаганнар иде инде. Икесе дә әсир хазар артыннан менеп киттеләр. Буйтур бүлмәләрне каерып-каерып ачты. Бер бүлмәдә кылыч-калкан, ятаган-хәнҗәр булса, икенчесендә кием-салым, көбә күлмәкләр, очлымнар иде. Өченчесендә… буйтур ачкан авызын яба алмый торды – анда грек уты тутырылган чүлмәкләр иде.
Шунда ук артында аяк тавышы ишетте. Ялт итеп әйләнеп карады, аңа таба кулына ятаган тоткан болгар ишкәкчесе, аңа ияреп ишкәк чылбырларыннан арындырылган хазар коллары килә иде.
– Буйтур, юл бир безгә! – диде ятаган тоткан ишкәкче кол.
Хазар ишкәкчеләренең күзләрендә чаткылар чәчә-чәчәнәфрәт уты яна, буйтур күз ташлау белән аңлап алды моны. Ни кылырга? Орышыргамы, ярдәмгә чакырыргамы?.. Өстә болгарларның «ур-ра!» тавышлары көчәйгәннән-көчәя бара иде.
– Корал кирәкме, ишкәкче?