Выбрать главу

– Корал кирәк, буйтур. Без сине изеп ташларбыз, кит юлыбыздан! – Ишкәкче кол әкрен генә буйтурга таба килә башлады. – Буйтур, без сиңа тимибез. Кораб безнеке, корабыгызны алыгыз да китегез.

– Мин сиңа ирек вәгъдә иттем, ишкәкче.

– Син бирсәң, башкасы алыр. Ирекне без үзебез яуладык, буйтур.

«Камай хаклы булган, колларга корал өләшмәскә иде», – дип уйлап өлгерде буйтур. Һәм ишкәкче кол аңа ташланганчы ук чигә башлады.

– Алыгыз кораллар, коралланыгыз! Канга – кан!

Ишкәкче коллар ишеге ачык бүлмәгә ябырылдылар, мәгәр анда чүлмәкләр генә күреп, буйтур артыннан ташландылар. Әмма буйтур баскычтан өскә менә иде инде.

Өске катта хазарларны әсир иткәннәр, кулларын бәйләп, бер төбәккә җыйганнар иде инде. Буйтур артыннан ук хазар ишкәкчеләре күтәрелделәр, алар башка бүлмәләрдән дә кораллар тапканнар, кайсылары хәтта көбә күлмәкләр дә кияргә өлгергән иде.

Ыгы-зыгы, шау-шу белән болгарлар ишкәкче колларны абайламый калдылар, күрәсең. Алар, тиз арада оешып, койрык янына җыелганнар иде инде. Астан чыккан коллар да аларга кушылды.

– Дәнис! Камай! – дип кычкырды буйтур. – Алыпларны бер төбәккә җыярга боерыгыз. Сөрәнче!

Сөрәнче калын тавыш белән болгарларны кораб очына җыелырга чакырды.

Коллар – һичнинди чакырусыз койрык якка, исән калган болгарлар борын башына җыелдылар.

– Буйтур, – диде Дәнис. – Койрык алар кулында, корабны аерып алып китүләре бар.

– Борын яклап корабларны бер-берсенә ныгытырга!

Өч-дүрт алып боерган эшне башкарырга ташландылар, коллар әкрен генә борын якка таба кузгалдылар. Күзләрендә ачу кайный, кулларына менә дигән корал кергәч, аларның каны тагы да кыза төште, күрәсең.

– Буйтур, безгә син Ямат бәкне бир. Үзең алыпларың белән корабыңа күч, – диде, алгарак чыгып, җирән сакаллы кол.

– Дәнис, кем бу, якташың түгелме?

– Юк, буйтур, якташым башын салды.

– Атың кем, җирән сакал, атың әйт?

– Атым – кеше, телем – угордыр, илем – ерактыр, буйтур.

– Белекле угор, – диде буйтур. – Мин сезнең барыгызга да ирек бирәм.

– Ямат бәкне бирсен! – дип кычкырдылар арттагылары.

Җирән сакал кулын күтәрде:

– Буйтур, без ирекне яулап алдык. Ишкәкчеләрегезнең яртысыннан күбесе һәлак булды. Безне синең ишкәкче колың коткарды, без аны кораб башы итәбез.

– Ямат бәкне, Ямат бәкне бирсен!

Җирән сакал, кычкыручының якасыннан эләктереп, аны алга йолкып чыгарды:

– Тыел, эттән туган!

– Ә ник тыелырга тиеш ул?! – дип кычкырыша башлады арттагы коллар.

Җирән сакал ятаганын күтәрде, мәгәр шунда ук аның аркасына берәүсе пычак салды. Җирән сакал артына әйләнеп карарга теләде, әмма өлгерә алмады, буш капчыктай ишелеп төште.

Болгар алыплары кузгалышып куйдылар. Коллар алардан шактый күбрәк иде.

Буйтур кулын күтәрде:

– Кузгалмаска! Җәячеләр, алга чыгыгыз, сөңгечеләр, икенче рәткә басыгыз!

Колларны кемдер бик тиз җыйды. Җирән сакалны диңгезгә ташладылар. Алга баягы болгар ишкәкчесе чыкты.

– Буйтур, иманым – Тәңредер, телем – көтригурдыр. Җибәр безне, койма кан. Без күп, сезне сытып ташларбыз. Ямат бәкне бирегез, корабны калдырыгыз. Калдырмыйсыз икән корабны, без сезнең корабка күчәбез.

– Ишкәкчеләр, тагын бер тапкыр үтенәм, коралларыгызны ташлагыз! Ирек сезгә, ирек. Моны сезгә Кубрат хан буйтуры Илбарыс әйтә. Кан коймагыз. Тәңре шаһит, мин сезгә кылыч күтәрергә теләмим. Минем янда Кубрат ханның иң мәргән алыплары. Үзебезнең корабта да алыплар бар. Бер-беребезне кырышмыйк. Канны кан белән юмыйлар, акылны акыл белән юалар.

Коллар бик озак киңәштеләр.

Болгарлар корабыннан кулына ятаган тоткан Симай ата күчте, койрык тарафта оешып торган коралланган колларны күреп, акинагын идәнгә ташлады һәм колларга таба китте. Ис киткәне шул булды: идәнгә ташланган ятаган да аңа иярде, ул ничектер җылан кебек шуышып бара иде.

– Сез язык кылырга телисез, коллар. Язык кылсагыз, сезне берәм-берәм су анасы алыр, диңгез алласы давыл чыгарыр, корабыгызны кыяга орыр. Ташлагыз коралларыгызны минем ятаган янына!..

Идәндә яткан ятаган селкенеп куйды, аннары икенче ягына әйләнде.

Иң алда торучы болгар ишкәкчесенең моны күреп күзләре акайды, кулындагы ятаганы Симай картның коралы янына барып төште.

– Буйтур сезгә ирек ышандыра. Ул аны эшләр. Су анасы аңа тимәде. Су анасының каһәре яман, коллар, үзегез күрдегез…

Симай картның кулында чүлмәк пәйда булды: ул чакматаш алды да ут салды һәм чүлмәкне идән уртасына ташлады. Чүлмәк авызыннан ут бөркелеп чыга, чаткылары колларга кадәр барып сибелә иде.

Коллар берсе артыннан берсе Симай картның янына коралларын ташлый бардылар. Чүлмәктән һаман ут көлтәсе бөркелде. Бу хәлгә коралланып алган коллар гына түгел, кораллы болгарлар да өнсез калдылар.