Симай карт бер урында ут бөрки-бөрки бөтерелә башлаган чүлмәкне кулына алды да суга ташлады, диңгезгә барып төшкән чүлмәк яман итеп шартлады, һәм су өстенә ялкын капты. Корабтагыларның барчасы идәнгә тезләнде, Тәңредән мәрхәмәт сорады.
Симай карт буйтур янына килде, коралларны тиз генә җыеп алырга кушты. Болгар алыплары коралларны җыеп алгач, буйтур алгарак чыкты, коралларга якын ук килде:
– Мин сезгә бүгеннән кол димим, ишкәкчеләр. Сез – ирекле! Хәзер боерам, һәркем үз урынына ишкәккә утыра, Ямат бәк корабын тагабыз да кузгалабыз! Фанәгүрдә сезнең һәрберегезгә дүрт алтын һәм ирек бирелер!
Коллар аска төшә башлагач, буйтур Симай ата янына килде.
– Симай ата, ни иде ул?
– Грек уты, буйтур. Грек уты шулай яна, шартлый.
– Мин сезгә гомерем буе бурычлы, Симай ата.
– Бурычларыбызны теге дөньяда түләшербез, буйтур. Син мине тизрәк оныгым янына алып кайт. Шул булыр синең миңа булган игелегең.
Кораблар кузгалып киткәч, буйтур Ямат бәкне бүлмәсенә китерергә боерды.
Ямат бәкнең өстендә кеш тиресеннән тегелгән камзул. Озынча йөзле, зур борынлы, үзен гаять эре тота, билендәге кылычсыз кынысына тотынып-кагылып ала иде.
– Ямат бәк?.. Йулыш каганның сәүдәгәре Ямат бәк!
– Кубрат хан буйтуры Илбарыс, сине моның өчен Йулыш каган башыңнан сыйпамас, Кубрат хан да. Йулыш каган Кубрат хан белән карендәшләшергә торалар.
– Ямат бәк, Йулыш каган атын телгә алганда, Кубрат хан исемен телгә алма. Алар икесе ике кеше. Дулу ыруы Ашиналар белән беркайчан да килешмәсләр. Син миңа шуны әйт, Ямат бәк, коралларны колларга алыштыгызмы? Әллә, булмаса, император бүләк иттеме?
– Мин синең бу соравыңа җавап бирмәмдер, буйтур. Урыным-дәрәҗәм Кубрат хан белән сөйләшердәй минем…
– Ярый, Ямат бәк, шулай итәрсең. – Илбарыс буйтур болгар алыбына Ямат бәкне алып китәргә, аскы бүлмәләрнең берсенә бикләргә кушты. – Кара аны, күз карасыдай сакла! – диде ул аңа, бәкне алып чыгып киткәндә.
Буйтур бүлмәсенә Симай ата килеп керде. Симай ата керүгә, буйтур аягүрә басты, ике чокырга эчемлек койды.
– Борчылмагыз, ата, тиздән Фанәгүрдә булырбыз. Әнә таныш ярлар, Аютауны узып барабыз, тиздән Алтын Капкага җитәрбез.
– Батыр халык сез, болгарлар, – диде, чокырны читкә этәрә төшеп, Симай ага. – Мин эчмим, буйтур. Оныгыма кеше сурәтендә күренәсем килә. Инде инандыңмы, буйтур, императорның икейөзлеләнүенә? Әйттем бит, ул болгарларга өч кораб корал сатса, хазарларга бишне сата. Базилевс кебек хәйләкәр, мәкерле кешене грек белмәде.
– Симай ата, сиңа ихтирамым зур булса да әйтергә кыям: император Ираклийга сүз әйтмә. Әйе, ул синең оныгың кугандыр, әмма ул Кубрат ханга патрикий дәрәҗәсе бирде, Болгар белән теләп сәүдә итә, иң әйбәт һөнәрчеләрен җибәреп тора.
– Җибәрмәгәннәрен урлап китәсез. Шулаймы?.. Ярый, буйтур, мин сиңа әйттем, калганын үзең кара.
– Әйдә әле, Симай ата, Ямат бәк янына. Аста утыра ул, төрмә бүлмәдә. Ул миңа яный, каган моның өчен синең башыңнан сыйпамас, ди.
– Атсыз төрки булмас, башсыз бүрки булмас, ди торган иде алачыкта эшләүче бер төрки кол. Төрки барда – йөрү бар, дип йөри-йөри качып китте бичара…
Буйтур белән Симай ата аскы катка төштеләр. Ямат бәк утырган бүлмәне сакчы алып ачты. Симай ата бүлмә бусагасын беренче булып атлады.
– А-а, – диде ул, кирәгеннән артык сузып. – Таныш зат, Ямат бәк. Исәнме-саумы, коллар сәүдәгәре?! Менә бит аны язмышны, тагын очраштык, Ямат бәк. – Симай карт буйтурга таба борылды. – Әйбәт тутый кошны эләктергәнсең, буйтур. Шул кеше булыр мине Биләмҗиргә димләүче, буйтур. Саклый күр үзен. Ычкынуы бар, җылан да җылан, Ямат бәк тә җылан.
Симай картның бу сүзләреннән соң Ямат бәк түшен киеребрәк утырды. Коллар сәүдәгәре бер дә Симай атадан курыккан кешегә охшамаган иде.
– Рәхмәт, буйтур, – диде ул. – Изгелегең онытмам. Бу кеше түгел, Тәңредән дә, үз алласыннан да көлә. Илен саткан динен дә сатар, диләр. Илемә Тәңрем исән-сау алып кайтса, һәр христианның муенына тавык тәпие тактырырмын. Кылган языгың Тәңре хәл итәр, бәне илемә җибәр, ишкәкче колларым, корабым, корабым бир. Корабсыз кайтсам, каган минем башымны кисәр, ат койрыгына тагар.
– Олуг бәк Ямат, орышны син башлаучы, күрәсең, Тәңре безнең якта булды. Кем беренче булып янады?!
Ямат бәк җавап бирмәде, йөзен читкә каерды.
– Калдыр, буйтур, син аны, – диде Симай ата. – Олуг хан үзе хәл итәр…
Камайның алыбы ишекне япты, богау элде. Өскә күтәрелгәч, буйтур Камайны дәшәргә кушты:
– Камай, ишкәкчеләргә берәр чокыр эчемлек бир, әйбәтләп ашат, игелекле бул.
Симай ата үз бүлмәсенә керде. Буйтур койрыкчы янына юнәлде.