– Дәнис, кич җитеп килә, Сутау кирмәненә тукталабызмы әллә?.. Ишкәкчеләр арыдылар…
– Сутау әнә, туктасак туктыйк, буйтур. Фанәгүргә төнлә кайту килешмәс.
– Син хаклы, Дәнис. Бор корабны.
Сутау кирмәнендә аларны Боспор дәүләтенең тарханы каршылады. Боспор дәүләте дә, болгарлар да бер-берләреннән тауар өлеше алмыйлар, шуңа күрә тархан корабка да кереп тормады. Боспорда греклар, көтригурлар, болгарлар, греклашкан һуннар яшиләр. Корабтан ярга басма ташлауга, коллар янә шаулаша башладылар.
– Ни булды тагын?
Өскә Камай йөгереп менде:
– Буйтур, колларның кайберләре Боспорда калырга телиләр.
– Калсыннар.
Өскә күтәрелгән колларга буйтур дүртәр алтын бирде, хәерле юл теләде, үзе уйлады: «Боспор греклар кулында, греклашкан һуннар кулында. Боларның күбесен янә кол итәрләр. Ни ул дүрт алтын? Иреккә чыгу белән, кайберләре эчемлеккә ябышыр, шуннан күп тә үтмәс, тагын кол хәленә калырлар», – дип, буйтур халык арасына кереп югалган ишкәкче колларның аркаларына карап алды.
Буйтур хаклы иде. Боспорда колның исемен көне белән алыштыралар, аларга иң ямьсез исемнәрне тагалар. Төсе-йөзе белән дә, килеш-килбәте белән дә колларны боспорлылардан аерып булмаганда да кол булган кеше һәрчак исеме белән аерылып торыр. Авыр хәлләрдә яшәп коллар бик тиз картаялар, хәтта аналары биргән исемнәрен онытканнары да булгалый. Ахыр чиктә, картаюы җиткәч, колны ияләре ишәк урынына өйдән куып чыгаралар. Кол, шакшы сулар эчеп, чүплекләргә ташланган калдык-постык ризык ашап, тиз арада агулана яисә авырып үлә, яисә ачтан үлә. Үлгән колларны императорның кала караучылары, һәр көн иртән арбаларга төяп, диңгезгә илтеп ташлыйлар. Патшакала, Херсонес, Боспор калалары тирәсендәге яр буйларында көтү-көтү кеше ашаучы акулалар йөри.
Император, кала башлыклары, патшалар, ханнар боларны күрмиләр, алар һәр көн күңел ачалар, җарияләр биетәләр, ипподромда тамаша кылалар. Җырлый яисә бии алмый башлаган уенчыларны император куып җибәрә, һәм алар, император биләгән илләр буенча җырлап-биеп тамаклык акча җыеп, үз көннәрен үзләре көтә башлыйлар. Греклар ипподромнан куылган уенчыларны чегәннәр дип атыйлар. Аларның күбесе табор-табор булып оешалар, үзләреннән юлбашчылар сайлыйлар һәм каладан калага күчеп йөри-йөри көн күрәләр. Чегәннәрнең илдә күбәеп китүләренә базилевс бер дә борчылмый, ул һаман яңадан-яңа мәзәкчеләр китертә.
Төн кунып, Сутаудан киткәндә, кояш чыккан иде инде. Сутаудан кузгалгач та, Симай ата буйтур бүлмәсенә килеп керде һәм юл буена Патшакаладагы яңалыкларны сөйләп барды.
Ахыр карт сөйләп туйды, күрәсең, янә оныгын искә төшерде:
– Оныгым күрер көн дә булыр микән, буйтур? Ул һаман шулай яшь кебек миңа. Чын шагыйрьләр картаймый, диләр бит.
– Күрерсең, күрерсең, Симай ата. Укытучы һаман да яшь әле. Ул миңа: «Җирдәге тереклек белән – вакыт, вакыт белән үлем идарә итә», – дип әйтә торган иде. Барысына да төшенсәм дә, мин аның шул сүзләрен аңламый идем. Кичә булган орыштан соң мин әнә шуны аңладым, Симай ата.
– Оныгым хаклы, вакыт үтүчән, үлем котылгысыз, буйтур. Менә сиңа җавап. Аллалар гына үлми. Христос әйткән: «Бәндәм, башта син миңа ышан, шуннан соң гына мин сиңа яшәү һәм вакыт серләрен ачармын», – дигән. Кеше кайчан үләсен белми, белсә, яман булыр иде, кеше һәрчак өмет белән яши. Каравылбашың Камай миңа сине Кубрат хан кызын ярата дип әйтте. Шуннан миңа синең өчен курку килде, буйтур. Әйе, кеше коткыдан азат түгел шул, кешенең беренче аты исеме булса, икенче аты коткы булыр. Кеше үтерү – язык, дибез. Чиркәү дә, яһүдләр дә, сарациннар да шулай дип баралар, болгарлар да, хазарлар да, дөнья читендәге табгачлар да, буйтур. Бер куллары белән орышны хуплый аллалар, икенче куллары белән кавемне кавемгә котырталар. Синең Тәңрең исә, кеше үлми, теге дөньяга гына китә, ахырзаман җиткәч, кире әйләнеп кайта, дип бара. Юк, буйтур, кеше дөньяда бары тик бер тапкыр гына яши, бары тик бер тапкыр. Ул беркайчан да якты дөньяга әйләнеп кайта алмаячак. Моны борынгы грек галимнәре әйткән, буйтур…
Симай карт терсәгенә таянды да уйга калды.
Буйтур да уйланды. Чынлап та, греклар, кылган языкларын юк итү өчен, чиркәүгә киләләр, һәм поп аларны языкларыннан арындыра. Болгарлар исә, Тәңре алдында үзләрен аклау өчен, иярләрен каплыйлар, яшь тай, сарык яисә балык корбан итәләр, корбан канын, үз каннарына кушып, иреннәренә тигезәләр дә кылган языкларыннан арыналар. Симай атаны аңлавы кыен иде. Менә икенче көн инде буйтур үзен начар хис итә. Хазарлар белән булган орыш, Ямат бәкнең янавы, хан кызы Чәчкәне Йулыш каганга димләргә маташуы – барысы да аның кәефен кыруга көйләнгән иде.
– Варварларга ярдәмем тисә, чиркәү дине мине кичерсә дә, Зевс кичермәс, буйтур. Зевсның талканы коры. Христос— ярлылар алласы, йомшак күңелле, Христос белән эш итүе җиңелрәк. Бөек Зевс ут рухы алласы Прометейны, кешеләргә ут биргән өчен, бик тә яман үлемгә дучар итә: ул аны һөнәрчеләр алласы Герместан таш кыяга чылбырлар белән богаулата һәм шул кыяларда яшәүче бөркеткә һәр көнне Прометейның бавырын чукырга боера. Мондый яман җәзаны моңа кадәр бер генә алланың да уйлап тапканы булмаган. Ә Прометей – ут рухы алласы, үзенә калса, кешеләргә игелек эшли бит. Илгә кайтсам, император да нәкъ шулай эшләр, илгә хыянәт иткән өчен, миңа иң яман үлем җәзасы уйлап табар. Син борчылма, буйтур. Мин үлемнән курыкмыйм. Менә монда ул грек утының сере. – Симай ата күкрәгенә төйде. – Менә монда. Мин бирермен ул серне болгарларга, бирермен, күпләп ясармын. Хазарлар әнә, каганнары бик ялгыша башласа, аны ефәк бау белән буып карыйлар. Ничә ел каганлык итәсең тагын, дип сорыйлар икән. Әйтә икән тагын бер ел дип, бер елдан үтерәләр, әйтә икән ике ел дип, ике елдан үтерәләр. Моны кем уйлап тапкан, буйтур? Дәшмисең? Тәңре. Тәңре уйлап тапкан, Тәңрегә табынган төптәңреләр… Кубрат хан йолаларга ирек биргән икән, Фанәгүргә чиркәү салдырган. Йола белән йола сугышкан вакытта чиркәү салдыра. Сарациннар ни өчен империянең кала артыннан каласын алалар? Яңа йола уйлап тапканнар, яңа йола. Феофан шул Алладан курка. Сарациннарның аллалары кодрәтлерәк, христиан дөньясын йоммагае, ди. Ил белән ил сугышмый хәзер, йола белән йола сугыша, буйтур. Сарацин белән христиан тыныша алмый. Әйдә, сугышсыннар, чөнки икесе ике йола, ә менә нигә бер телдә, бер Аллага – Тәңрегә табынучы кардәш халыклар сугыша? Менә шуны аңламый йөдим мин, буйтур. Бертуган халыклар ни бүләләр?