– Болгар белән хазар – икесе ике халык, Симай ата. Без— Дулу, алар – Ашина ыруыннан.
– Әнә шулай диде бугай шул Феофан. Ике ыру тыныша алмый, диде. Хәер, барысы да Алла кулында, буйтур. Ул ни кыла, шул булыр, без адәм балалары, Алла коллары гына.
Византия императоры Ираклий җибәргән көзгедә чын йөзен күреп, Кубрат хан куркып китте. Улмы, Кубрат ханмы бу?! Чәче чаларган, сакалы тимер төсенә кереп бара. Юк, бу көзгедән башка берәү күренәдер. Кубрат хан түгелдер. Кая китте кодрәте белән әйләнә-тирәдәге илләрне бик тиз таныткан Кубрат хан?.. Әллә соң Тәңре теләге белән бөтен булган көче-куәте балаларына күчә барамы?..
Кичә кич белән Кубрат хан өлкән угланы Батбайны сарайга чакыртты. Коралларын тагып, төз басып тәхеткә таба килүче угланын күрде дә, йөрәге кысылып куйды ханның. Яшь Кубрат диярсең! Аерма шунда: гәүдәгә бераз базыграк та, йөзе җәйпәгрәк, юкса гел үзе. Тәңре кодрәте белән Батбай угланы да, Кодрак та, Аспарух та, Балкыр да янындалар. Ә менә Аслан угланының йөзе күз алдыннан җуелып бара инде. Кайтарасы иде үзен, туйганчы сорашасы иде үзеннән. Үскәндер, күп нәрсәләр беләдер. Әйдә, кайтыр әле, өйрәнсен белемгә. Кайткач, болгар балаларын укытыр, белекле сәүдәгәрләр артыр. Сәүдәсе барның белеге дә булырга тиеш.
Кичәгенәк Кубрат ханга җансакчылары бер сарацинны тотып китерделәр, болгарларга акча өләшә-өләшә, үз динен таратып йөри икән. Кубрат хан аңа янамады, иртәгә сәүдәгәрләр сараена килерсең, дип җибәрде. Сарацин килер, килми хәле юк, ул болгар алыпларыннан качып китә алмас, аның каладагы һәр адымын Кубрат ханның кешеләре күзәтеп тора.
Кубрат хан уйланды. Сәүдәгәрләр сараенда янә бәхәс кубар: иң көчле, иң куәтле кайсы дин пәйгамбәре? Тәңреме, Христосмы, Буддамы, Мөхәммәд галәйһиссәламме? Мөхәммәд галәйһиссәламне, үлгәндә, мин – Алла илчесе, дип әйтеп киткән, диләр. Сәере шул иде: кем ил юлбашчысы була, шул Алла илчесенә әверелә. Каган кул астыннан чыккач, Кубрат хан да үзен Тәңре илчесе итә ала иде. Юк, алай итмәде, үзенә төптәңре сайлады – Ирсанны. Төптәңре Ирсан бу исемне алуга, чит илләрдән килгән сәүдәгәрләр аны ил алласы дип йөри башладылар. Кубрат хан моңа чик куйдырды. Төптәңре – олуг хан кешесе. Тәңре күктә баш, без – җирдә.
Кубрат хан сарай бүлмәсенә күз йөртеп чыкты, һичкем юк. Әмма аның һәр боерыгын үтәргә уннарча, йөзләрчә, меңнәрчә кеше әзер тора. Олуг ханның кодрәте дә ким түгел.
Юк, алай диясе килмәде Кубрат ханның. Үз боерыгын үтәмәгән кешеләрне дә күп күрде ул. Андыйларның бер ишен ат койрыгына тактырды, бер ишен җәллад балтасы астына бирде. Кубрат ханга ышану, аңа иярү аның илдә кол сатуны тыюыннан башланды. Хәзер әнә коллар белән Йулыш каган сату итә…
Коллар сатудан баш тартып Кубрат хан дөрес эшләдеме?
Дөрес эшләде.
Батбай угланына аланнар илен биреп дөрес эшләдеме?
Дөрес эшләде.
Кодрак угланына Итил буендагы Өске Кирмән җәйләүләрен биреп дөрес эшләдеме?
Дөрес эшләде.