Аспарухка көнбатыштагы җәйләүләрен биреп дөрес эшләдеме?
Дөрес эшләде.
Балкыр угланга Итилнең түбән ягындагы җәйләүләрең биреп дөрес эшләдеме?
Дөрес эшләде.
Аслан оланын базилевска тәрбиягә биреп дөрес эшләдеме?
Дөрес эшләде. Болгарларга да белекле кешеләр кирәк.
Чәчкә кызын император Ираклий угланы Юстинианга ярәшеп дөрес эшләдеме?
Дөрес эшләде.
Әйе, барысын да дөрес эшләде кебек, әмма күңелдә әллә ниткән борчу бар. Ул борчу Патшакалага киткән Илбарыс буйтурның кайтып җитмәвеннән иде.
Кубрат хан зиһенен җыя алмый интекте.
Ни өчен Йулыш каган аңа яу чабарга тиеш соң әле?.. Бу хәбәрне китергән сәүдәгәрләрне кат-кат чакыртып сорашты Кубрат хан. Әмма рәтле җавап ала алмады. Тегеләр һаман бер сүзне тукыдылар: каган алай җыя. Кем аны җыймый, Кубрат ханмы, император Ираклиймы?..
Ашина ыруы гаять усал булды, Дулу ыруын һәрчак буйсындырып яшәргә омтылды. Төрки дөньясы – бер халык, аны икегә аерып, икегә бүлеп, һәрчак ике ыру башлары ызгышты. Дулуларны кара халык дип йөртәләр иде, әмма төс-йөзләренә карап түгел. Төс-йөзгә дулулар ак чырайлылар, ә хазарлар аларны кара диләр. Табгачлардан бу тамганы алган дулулар һәрчак кара болгарлар дип йөртелделәр, кара, ягъни буйсынган, табгач императорына йөз тоткан, ашиналыларга буйсынган, буйсынырга тиеш булган төркиләр. Ханнар исемлегенә караганда, төрки башында һәрчак дулулар торган. Шөгер баба да, аннан килеп Атей баба да, Атилла да Дулу ыруыннан була. Иллә төркиләрне көнчыгыштан табгачлар кысрыклый, көнбатышта— румлылар. Ике яктан да бу ике ыруны бер-берсенә котырталар. Ике туган халык башлыклары шул заманнан бирле үзара ызгышып яшиләр. Әнә шулай төрки халкына тамга сугыла, көнчыгышларга – Ашина, көнбатышларга – Дулу. Сәере шул: Ашина тарафдашлары үзләрен һәрчак дулулардан өстен саныйлар. Мәгәр төрки ыруы башында гел дулулар була. Ашиналыларның төрки дөньясына баш булмауларын Илтабар титулын йөрткән Болгар баба оныгы Кубрат хан исбат итте. Ашина ыруына йөз тоткан төркиләрнең күбесен буйсындырды, бер ишесен Харәзем шаһы биләмәләренә күчеп китәргә мәҗбүр итте. Әнә шуннан, Харәзем дәүләтеннән көч алып, Табгач императорыннан коралланып, Йулыш илхан төрки дөньясының өстенә менеп утырмакчы. Шактый алай белән Биләмҗиргә күчеп килгән, каган дәрәҗәсенә ирешеп, шул төбәктәге ыстанны башкаласы иткән.
Базилевска рәхмәт, Кубрат ханга тугрылык саклый, корал-
ларҗибәреп тора. Олуг хан сарай алаен тагын меңгәҗиткерде.
Кубрат хан тәхет терәгенә кулларын куйды, эчке бер талгынлык белән оеп утыра бирде. Тәхет урындыгы биек терәкле, алтынга өртелгән, затлы ташлар белән бизәлгән иде. Баштагы елларда җәйләү ыстаннарында йөргәндә, Кубрат хан иң биек терәкле, иң югары урынга иярен куеп утыра торган иде. Хәзер әнә императорга охшарга тырыша, тәхет урындыгы ясатты.
Кубрат хан кузгалырга итте, әмма оеп киткән әгъзаларын селкетәсе килмәде. Кайчандыр аттан төшмичә атналар, айлар буе яу чапкан Кубрат түгел иде инде ул. Әллә соң аны да бабалары чакырамы?.. Дулу ыруы ханнарын диңгез буендагы калкулыкка күмгәннәр. Әллә бабалары шунда чакырамы Кубратны? Картаюы җиттеме?
Картаюы җиткәндер. Кайсы улын, кайсы илханны, ак киезгә салып, олуг хан итеп кавханнардан күтәртергә?.. Тәңре дәшми иде. Димәк, үзе утыра әле. Килер ул үлем Кубратка да. Кубрат үлгәч, грек остасы, ташта уеп, «Болгар углы Кубрат хан йир-суы» дип язып куяр. Атей бабаның гадәтен боза буламы Кубрат? Тагын күңел түренә кызы Чәчкә килде. Олуг хан тураебрак утырды. Күңеленә Чәчкә кызы килүгә, күз алдына Илбарыс буйтур килеп басты.
Менә кем кирәк аңа бүген, менә нигә аның эче поша. Кубратхан исәбе белән Илбарыс буйтур Фанәгүрдә булырга тиеш иде инде, ә ул юк та юк. Кубрат хан буйтурга зур өметләр баглый иде. Буйтур грек утының серен алып кайтса, хан ул коралны шундук ясата башлаячак. Диңгез буена зур-зур алачыклар салдырды, әле булса эш кайный. Бу төзелешне күргән философ башта аптырабрак калган иде, нигә, имеш, мондый зур алачыклар. Ахыр эшнең асылына төшенде бугай, дәшмәс булды. Сарай янындагы диңгез буенда салынып бетеп килгән алачыкка киткән акчаны Кубрат хан үзе генә белә. Грек осталары бер дә бушка эшләмиләр. Башта аларга уч тутырып алтын бир, шуннан соң гына эшкә керешәләр. Хәер, Кубрат хан беркайчан да хаҗәт төзелешкә алтын кызганмады. Төн илләреннән килгән тиреләр бик тиз алтынга әверелә бара иде. Йорт байлыгы – акчада, ил байлыгы – бакчада, диләр греклар. Әмма Кубрат хан аларга ышанып җитми. Дәүләткә акча да, бакча да кирәк. Өске Кирмәнне тагы да ныгытырга иде – кул җитми. Сарациннар әнә дивар астыннан казып керергә һәвәсләр, ди. Шул хикмәтле сүзләрне ишеткәч, Кубрат хан, кала диварларын дүрт терсәк озынлыгы казытып, өстәмә нигез салдырды. Сарациннар казып керсәләр, греклар дивар шартлатырга осталар. Хазарлар да кимен куймаслар.