Выбрать главу

Шулай дип уйланды Кубрат хан, мәгәр шундук үз-үзенә шаккатты: ул һаман хазарлардан яу көтә икән бит. Элек үзе яу чаба иде, хәзер әнә яу көтә. Теге вакытта каган кулы астыннан бик күп җирләрне яулап алды Кубрат хан. Көнчыгышта яшәүче ашиналылар аңа ачулы, җай гына көтәләр иде. Күп кенә ашиналылар, хак анысы, Фанәгүргә күчеп килделәр, илханнар җәйләүләренә таралдылар. Кызкуыш туйларында катнашып өйләнештеләр, утрак тормыш итә башладылар. Йулыш каган бу турыда да хәбәрдар, ул ырудашларын кичермәс, килә икән, үч алыр. Әмма үч алуга ук барып җитәрме эш? Грек уты кулына төшсә, каганның ыруын җир йөзеннән себереп ташлаячак Кубрат хан.

Түр тәрәзәдән диңгез яклап кояш нуры төшә, сарай эче мөлдерәп кояш белән тулган. Яктырып китте сарай эче, шушы яктылык Кубрат ханның да күңелен күтәрә төште. Кичә аңа аланнар тарханы килеп китте. Хазарларның яуга хәзерләнүләрен борчылып сөйләде. Кубрат хан аңа бер төмән алай биреп җибәрде. Хазарлар әүвәл Балкыр илханга ташланырлар, шулайрак ишетелә, дигән булды тархан.

Сарайга философ килеп керде. Иоанн Фасиан хәзер олуг хан янына кайчан тели, шунда килеп керә иде. Якын итә шул кешене Кубрат хан, аз гына уңай сөйләшә башласаң да, патрикий Симеон кебек муеныңа кош тәпие тагарга тотынмый, философ күбрәк дөнья хәлләре турында әңгәмә тотарга ярата иде. Беркөнне патрикий Симеон Кубрат ханга сарай мәктәбендә укытучы Константин өстеннән дәгъва белән килгән. Хан аны хәтта тыңларга да теләмәде, җансакчыларына куып чыгарып җибәрергә кушты. Әйе, башта ул куып чыгарырга кушты дин әһелен, аннары күңелендә ниндидер үкенү кебек бер хис уянуын тойды. Империя ни белән куәтле – дин белән, әнә шул христиан дине белән, Кубрат хан – Тәңре белән, гарәп сәүдәгәрләре— ислам дине белән, диләр әнә…

Философ сүз катмады, ул ханның холкын белә иде, тәсбихын чыгарды, акрын гына тәсбих тарта башлады. Кубрат хан кырын күзе белән генә философ кулындагы тәсбихка карап алды. Нинди тынычлану китерә микән бу тәсбих тарту, ә менә Кубрат хан ничә тапкыр тартып карады, тынычлану тапмады. Әйдә, тарта бирсен, миңа синең тәсбихың кирәкми, миңа синең акыллы киңәшең кирәк. Төптәңре Ирсан аңа бер тапкыр, бик ачуы чыккач, ярсу белән әйтеп ташлаган иде: «Тәңрегә хилафлык кылсаң, сине аяз көнне яшен сугар». Ни өчен сугарга тиеш аны яшен, җитмәсә, аяз көндә?.. Кубрат хан шул сүзе өчен төптәңрене сарайдан куып чыгарттырган иде. Соңыннан кичерде тагын үзен. Төптәнрәк уйлаганда, Ирсан сүзләрендә азмы-күпме хаклык бар иде шул.

Көн яп-якты иде, кисәктән диңгез ягыннан болытлар купты, зәңгәр күк йөзен кара болыт томалады. Кубрат ханның күңелен дә көннән-көн болытлар томалый бара сыман.

Бүген кич якта Кубрат ханга христиан, яһүд, сарацин сәүдәгәрләре килергә тиеш, Кубрат хан аларны түземсезлек белән көтте. Хикмәт шунда иде ки, хыянәт кылган төрле йолага табынучыларны бары тик үзләренең дин кануннары белән генә җәзага тартырга ярый иде. Фанәгүрдәге дин ирке әнә шундый мәсьәләләр китереп куйды Кубрат хан алдына, һәм ул моны бүген хәл итәргә тиеш иде. Философның килүе бик әйбәт булды. Ул аңардан кайбер нәрсәләрне сораштырыр. Ә аның белмәгән нәрсәсе юк.

Кубрат хан урындык терәгенә куелган кулын күтәрде, әмма сүз катарга да өлгермәде, ишекләр киң ачылды, һәм сөрәнче:

– Христиан дине әһеле патрикий Симеон, яһүд дине әһеле Хасдай, ислам дине әһеле Габдулла, төптәңре Ирсан, – дип, ишектән кергән һәр кешенең исемен кычкырып торды.

Кергән берсе Кубрат ханга баш иделәр, як-яктагы түмәрләргә утыра бардылар.

– Бүгенге көннән башлап, – дип сүзен башлады олуг хан, барысы да утырышып беткәч, – һәр җинаять кылган кешене— нинди йолага гына инанмасын – шул дин хакимнәре хөкем итәр. Хөкемдарларга айга ике тапкыр хан казнасыннан акча түләнәчәк. Мин әйттем!

Олуг хан дин әһелләренең һәрберсенә тукталып карап чыкты. Патрикий Симеон өстендә кара чикмән иде, яһүд Хасдай яшел чапан кигән, төптәңре Ирсан кызыл атлас чапан өстеннән киң каеш буган, каеш аелына кояш сурәте чүкеп ясалган иде. Аел саф алтыннан, шуңамы ялтырап тора.

– Олуг хан! – дип, Кубрат хан алдына килеп тезләнде яһүд Хасдай. – Олуг хан, кыеп әйтергә телим: яһүдләрдә ике канун— Моисей һәм Яңа васыять кануннары. Кайсысы белән хөкем итик?

Олуг хан торып басты, һәммәсен сөзеп карап чыкты. Моңа кадәр яһүдләрне Фанәгүрдән куганга үкенгән иде, хәзер дә шул хисне тойды, үкенү тойса да, кичерергә әзер иде, кичерде дә ул аларны, мәгәр Хасдайның беренче булып атылып чыгуын яңадан ошатмады.

– Утыр, Хасдай, урыныңа!

Олуг хан алдына төптәңре Ирсан килеп баш орды: