Выбрать главу

– Олуг хан, болгарларны Тәңре кануннары белән хөкем итүне мин якламыйм. Тәңре кануны языгы аз гына булган кешенең дә башын кисәргә хөкем итә, ә христианнар языклы кешене чиркәүгә кертеп үкендертәләр дә аклап чыгарып җибәрәләр, яһүдләр белән исламлылар, яуда чакта үлгән кешенең җаны җәннәттә була, дип баралар. Кая монда гаделлек?.. Тәңре йоласының мәрхәмәтсезлеген күреп, болгарлар ят йолага табына башларлар.

– Төптәңре Ирсан, Тәңре сиңа баш биргән, уйла, уйла-уйла да миңа кил. Аксакалларны җыярбыз, киңәшербез, хәл итәрбез.

Кубрат хан сүзе бетүен аңлатып кул селтәде, бу аның чыгып китә аласыз дигән шартлы хәрәкәте иде.

Барысы да чыгып киттеләр, олуг хан янында философ кына калды. Кубрат хан дин әһелләренә сүз әйткәндә, ул бер якка да кысылмады, бер йола кануннарын да якламады.

Философ Иоанн Фасиан дин әһелләре белән булган очрашудан шуны аңлады: олуг хан әлеге бер йолада да өстенлек күрми.

– Олуг хан, синең кулыңда зур дәүләт, дистәләрчә җәйләүләр, калалар. Болгарны чын мәгънәсендә бөекитәсең килә икән, яңа дин кабул ит. Яшәү ул – көрәш, олуг хан, кеше күңелен биләүгә киткән көч, сәләт, акыл. Күк-кояш һәммә йолага табынучы кеше өчен дә бердер. Миңа шунысы билгеле: гарәпләрнең һәр кабиләсе үзенә бер аллага табынган. Шуннан Мөхәммәд килгән. Килгән дә, башка барлык аллаларны юкка чыгарып, кешеләрне табынырга өнди башлаган. Ул шагыйрь дә, оста оратор да, үз йоласына кайнар өндәүче дә булган, олуг хан. Мөхәммәд үзе вафаттыр, йоласы калды әнә.

Кубрат хан философны сабыр гына тыңлады, әмма теге якка да, бу якка да сүз әйтмәде. Ул йолалар турында бөтенләй уйламады. Аның көткәне Патшакалага киткән Илбарыс буйтур иде.

Иртән бик иртә уянды Кубрат хан, ул хәзер күп вакытта диңгез буендагы Кызсарайда йоклый. Биредә җанга тынычрак. Иртән торып, иге-чиге булмаган зәңгәрсу-кара диңгезгә карап утырырга була, аннары шул яктан илчеләре кайтырга тиешләр. Кубрат хан тарафыннан куелган вакыт күптән үтеп китте, борчылмаслык та түгел иде шул.

Кубрат хан әкрен генә урыныннан кузгалды, шулай ук салмак кына адымнар белән баскычтан түбәнгә төште. Соңгы баскычка җиткәч тукталды, янә көнбатыш тарафка күз ташлады. Анда дулкыннар йөгерешә, бер генә көймә дә, кораб та күренми иде. Таң күптән атты, инде кояш чыгып килә. Кубрат хан соңгы баскычка утырды, чапанына төренә төште. Баскыч кырына дулкыннар йөгерешеп килә, берсе артыннан берсе куышып киләләр дә кире тәгәриләр. Дулкын… Кем аны кузгатып җибәргән? Тәңре. «Тәңре!»– диде Кубрат хан һәм ирексездән таң ягына – кояшка карады, кулларын күккә күтәреп, көнне каршы алды.

Шулвакыт капка ачылганы ишетелде, берәү ашыгып йортка керде, каравыл алыптан ханның кайдалыгын сорады.

Кубрат хан аягүрә басты, чапанына төренә-төренә, йортка юнәлде.

– Сөенче, сөенче, олуг хан!

Кавхан аңа тамгалы төргәк бирде. Кубрат хан тиз генә төргәкне сүтте, кыенлык белән булса да язуны укыды. Аннары:

– Йа Тәңрем! – диде. – Кавхан, император Ираклий Болгарга кораблар белән корал җибәргән. Каршы ал, сәяхәтчеләрне сыйла!

– Баш өсте, олуг хан.

– Тагын ни?

– Олуг хан, әйтергә кыям, Йулыш каган кызыгыз Чәчкәгә яучылар җибәргән. Дала як капкага килеп туктадылар. Бүләккә бик күп мал, җилем-җиһаз алып килгәннәр.

– Кавхан, боерам, яучыларны калага керткән хәлдә дә аларны кабул итүдән баш тартам.

– Ул кадәр мал-туарны кире алып китсеннәрме, олуг хан?

– Базарга чыгарсыннар.

– Олуг хан, кыеп әйтергә кыенсынсам да, әйтми булдыра алмыйм: каганның уе изгедә, яучы җибәрү – төрки дөньясында бабалардан калган гореф-гадәт.

– Олуг кавхан, – дип тавышын күтәрә төште хан. – Олуг кавхан, беләсеңдер кебек: Кубрат хан кызы Чәчкә император Ираклий угланы Юстинианга ярәшкән. Бер кызны ике тапкыр кияүгә бирмиләр кебек иде төрки дөньясында.

– Беләм, аңлыйм, олуг хан, хазарлар каганы Йулыш төрки Тәңрегә табына, базилевс угланы Юстиниан…

– Син картайдың, ахрысы, олуг кавхан. Иртәгедән Балкыр илхан җәйләвенә китәрсең, үз урыныңа яшь кавханың калдыр. Мин әйттем!

– Халык синнән канәгать булмас, олуг хан. Туган өйгә ут салмыйлар. Мин башка бер сүз дә әйтмим, олуг хан…

Кавхан борылды да капкага юнәлде. Кубрат ханның йөрәге кысылып куйды. Олуг кавхан Савир белән Кубрат хан бик күп илләргә яу чапты. Савир кавхан һәрвакыт сул кулында булды, якын киңәшчесе иде.

«Юкка рәнҗеттем кавханны, – дип үкенү тойды Кубрат хан, кавханы капкадан чыгып барганда. – Бир, Тәңрем, сабырлык кешеңә…»

Кубрат хан үкенү тойды, әмма капка ябылганчы олуг кавханның аркасына карап калды, дәшмәде, туктатмады. Әйтеләсе әйтелгән иде инде, иртәгә үк кавхан Балкыр илханга китәр, Балкыр илхан аны уң кулы итәр.