Выбрать главу

1нче ысул. Качышлы уенын оектан ясалган “сукыр тычкан” белән уйнарга мөмкин. Оекка күзләр тегәбез яисә ябыштырабыз һәм кулга киябез.

2нче ысул. Мендәр-юрганнан ясалган “оя”га бала үзе “сукыр тычкан” булып керә.

3нче ысул. Бармак уены.

Сукыр тычкан, йоклама! “Сукыр тычкан”ны чакырган сыман, кулны болгыйбыз.

Әйдә, качышлы уйна!

Тычкан ояга качкан. Күзләрне йомып (“качабыз”), учлар белән каплыйбыз, аннан ачабыз.

Аны эзләргә барам. Бармаклар белән идән буйлап “йөрибез” яки бүлмәдә атлыйбыз.

Тычкан җирдә утыра? Бармак белән идәнгә күрсәтәбез.

Табып булмый беркайдан. Иңнәрне өскә-аска йөртәбез, аңламаган сыман, кулларны як-якка аерабыз.

Ярты сәгать эзләдем, Уңга-сулга карыйбыз.

Беркайда да күрмәдем.

Кайда тычкан? Чык бирегә! Куллардан тавыш көчәйткече ясап, “сукыр тычкан”ны чакырабыз.

Утырма качып җирдә!

Тычкан оядан дәште: Бармаклардан боҗра ясап, аңа кычкырабыз.

«Кысылдым мин, ая-яй-яй! Ике куллап башка тотынабыз һәм башны чайкыйбыз.

Оядан чыгып булмый!

Ярдәмгә кил син миңа,

Рәхмәт әйтәм мин сиңа!» Башны аска, өскә селкетәбез.

***

КОМПОТ

Әлеге уен ярдәмендә бала вак моториканы үстерә, шулай ук җиләк-җимешләрнең атамалары белән таныша.

1нче ысул. Бармак уены.

2нче ысул. Баланы юри уйнарга өйрәтеп була: курчак савытларда “компот пешерергә” һәм курчак-кунакларны авыз иттерергә.

Әни белән без бергә компот кайнатабыз. Йодырык, кашыкны тоткан сыман, кысылган.

Җимешләрне базардан бергә без алабыз. Кулны түгәрәк буйлап,

“компоотны болгата-болгата” хәрәкәтләндерәбез.

Аларны су астында әйбәтләп юабыз. Юган сыман, кулларны уабыз.

Армут, чия, җир җиләге, Чиратлаштырып бармакларны бөгәбез һәм җиләк-җимешләрне саныйбыз.

Балан, сырганак, кура,

Карлыган белән крыжовник,

Һәм ярты кило алма.

Әзер! Стаканга салдык! Баш бармакны башка бармаклар белән тоташтырабыз, “чокыр” ясыйбыз.

Дәрес күңелле узсын!

Эчеп кара син компот!

Оялма! Тәмле булсын! “Чокыр”ны авызга китерәбез һәм “эчәбез.”

***

ҺАВА ШАРЫ

Уен кәефне күтәрә һәм вак моториканы үстерә.

Кечкенә шарым бар иде, Йодырыкны күрсәтәбез, як-якка әйләндерәбез.

Бик зур түгел иде ул.

«Җир кадәр буласым килә», – Кулларны мөмкин кадәр киң җәябез.

дип, Миңа серен ачты ул.

Шарым дә үсте, үсте, Әкренләп, шарның зураюын күрсәтеп, кулларны күбрәк аерабыз

Үсте, үсте

Әмма кинәт шартлады, Учларны тоташтырабыз һәм кулларны чабабыз.

Каты тавыш чыгарды.

Минем кулымда менә Имән бармактан кала, бер кулның бармаклары

йодырыкка җыелган.

Имән бармак, койрык сыман, хәрәкәтләнә.

Бары койрыгы калды.

***

ДӘҮ ӘНИ БЕЛӘН

Уенда баланың ритмны тою һәм ике кулның да хәрәкәт координациясе үсә.

1нче ысул. Аш бүлмәсендә чын коймаклар пешереп уйнарга мөмкин.

Аш бүлмәсендә икәү – Җитез итеп учларны чабабыз: әле уң кул, әле сул кул өстә кала.

Дәү әнием һәм үзем

Коймаклар пешерәбез,

“Әй, тәмле соң!” – диябез.

“Бер-ике, өч-дүрт”

Дип санап, тәлинкәгә тезәбез.

Әйдә, кушыл син безгә, Ике кул белән каршыдагы өслекне сыйпыйбыз.

Коймак майлыйбыз бергә!

2нче ысул. Балага тозлы камырдан ничек сыннар әвәлисен күрсәтегез: бергә шар ясагыз, соңыннан, аны бер учка салып, икенчесе белән өстән суккалагыз һәм коймак ясагыз.

***

НӘНИ КОШЛАР

Шигырьне бала белән урамда кошларны ашатканда укыгыз. Алдан, җимне әзерләгәндә, балага кайсы ярманы яки орлыкларны алуыгызны әйтегез.

Кошларны салкын ел фасылында ашату нигә мөһим икәнен аңлатыгыз. Шулай итеп сез аның әйләнә-тирә якны күзаллавын киңәйтерсез, ягымлы булырга, табигатьне кайгыртырга өйрәтерсез һәм көшларның төрләре белән таныштырырсыз.

Дуслар белән ашатабыз Кулларны як-якка сузабыз һәм “канатларны” талпындырабыз.

Нәни кошларыбызны.

Күгәрченнәр, чыпчыклар, Имән бармак белән каршыдагы кошларны санаган кебек итәбез.

Сиртмә койрык, каргалар,

Безгә кунакка килегез! Кулларны, кошларны чакыргандай, хәрәкәт итәбез.

Сезгә без җим бирербез. Бер кулның бармакларын, кошларны ашаткан сыман, бергә җыябыз.

полную версию книги