Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем;Саулыгың – минем саулык, авыруың – минем авыруым.
Син каршымда бар нәрсәдән дә изге һәм хөрмәтле;Дөнья бирсәләр дә сатмам милләт, миллиятемне47.
Синеке дип исәпләсәләр – бәхетле мин;Игелекле шагыйрең булырга ниятлимен.
Күңелем «милли» дигән сүзне сөя – белмим, нидән?Милләтем, мине «милли» ит – миңа шатлык бүләк ит.
Һичшиксез, һәр хыялдан татлыдыр милләт хыялы;Шаша калсам, тик шул хыялдан гына булыр.
Мине шагыйрьлектә мәңге тугры ит, Тәңрем;Шунда гына күңелемнең бөтен теләк-омтылышы.
И күк! ал җанымны, тик, зинһар, алма шөһрәтемне;Минемчә, онытылу, тибәрелү үлемнән яманрак.
Үзем үлсәм дә, гаҗиз исмем үлмәсен, югалмасын;Минем тырышлыгым һәм эшләрем бушка китмәсен.
Әгәр милләт мине, илтифат итеп, искә алса, –Шул минем максатым, теләгем һәм бәхетем.
Мин сиңа яратуымны сөйләдем, и милләтем;Мин ышанам ки, син дә мине дус күрерсең.
ХУР КЫЗЫНА
Әгәр җәннәтдә күрсәм бән йөзеңни,Күрермен ай йөзеңдә үз йөземни.
Беләм инде: бәни мәфтүн итәрсең,Сихерләрсең, бәни әфсүн итәрсең.
Сәнең хөснең, табигыйдер, сәмави,Вә һәр гозве ләтыйфеңдер сәнави.
Сөярмен мин сәне дә, бик сөярмен,Яратырмын, янармын да көярмен.
Калыр мәнсә бәнем әрзый сорурым,Кәлер җәннәткә махсус бер горурым.
Сәнең һәрбер сүзеңдер җанга рахәт,Идәр дил һәр сүзеңдән истирахәт.
Сәнең җисмең яратылмыш сәма чөн,Лисаның зикре-тәсбих чөн, сәна чөн.
Сәсиң әгъля бәлябилең сәсиндән,Фиракъ эстәрме һичбер кимсә сәндән?
Вөҗүдең һәп мөкаддәс, мөхтәрәмдер, –Вә ләмсе без гөнаһкярә әрәмдер.
Гүзәлсең син, матурсың син, матурсың,Матурларның матурындан матурсың.
Гүзәлсең сән, зөбәрҗәдсең, ләгыльсең,Вәли сән җир кызы төсле дәгелсең.
Сәнең хөснең, дөрест, һәр мәдхи йөкли,Вәләкин җир кызы сәндән сөекле.
ХУР КЫЗЫНА
Хәзерге әдәби телдә
Әгәр җәннәттә күрсәм мин йөзеңне,Күрермен ай йөзеңдә үз йөземне.
Беләм инде: мине әсир итәрсең,Сихерләрсең, мине әфсүн итәрсең48.
Табигый, синең күркәмлегең күкнекеҺәм һәрбер әгъзаң нәфис, мактаулы.
Сөярмен мин сине дә, бик сөярмен,Яратырмын, янармын да көярмен.
Онытылыр җир йөзендәге шатлыгым,Килер җәннәткә хас горурым.
Синең һәрбер сүзең җанга рәхәт,Синең һәрбер сүзеңнән күңел ял итә.
Синең гәүдәң яратылган күк өчен,Телең зикер-тәсбих өчен, мактау өчен.
Тавышың сандугач тавышыннан матуррак,Кем теләр соң синнән аерылырга?
Син үзең һәрвакыт изге, хөрмәтле, –Без гөнаһлыларга кагылырга да әрәм.
Гүзәлсең син, матурсың син, матурсың,Матурларның матурыннан матурсың.
Гүзәлсең син, зөбәрҗәтсең, асыл ташсың,Ләкин җир кызы төсле түгелсең.
Күркәмлегең, дөрес, һәртөрле мактауга лаек,Шулай да җир кызы синнән сөеклерәк.
ПУШКИНӘ
Нәзыйрсыз шагыйрь улдың (афәрин!), Пушкин Александр!Бәнем дә дәрде шәүкым һәм сәнең дәрдеңлә якьсандыр.
Сәнең әшгареңә, бәнчә, агач, даш билә рәкъсандыр;Агач рәкъс итмәмәк шагыйрь улан инсанә ноксандыр.
Нә чөн рәкъс итмәсен, шигърең мисале шәмсе рәхшандыр;Нә шагыйрьдер у кем әшгар аңа Мәүлядан ихсандыр.
Касавәт кәлмәйер кальбә: сәнең шигърең мөнафиһа, –Нәчек кем шәмсә каршы парлайыр дөнья вә мафиһа.
Кыйраәт әйләдем, әзбәрләдем бән җөмлә асарың;Кереп гөлзарыңа, бән дә тәнавел иттем әсмарың.
Сәнең бакчаңда гиздем, йөредем һәм әйләдем тайран;Күрүбән гандәлибаны, тамаша әйләдем сәйран.
Кәлер рәүнәкъ колүбә сүзләреңдән, җанә сайкаллар;Дикелмәз бөйлә улмадыкча һичбер намә һәйкәлләр.
Мәрамем-матлабым анчак сәнең мәнзум вә мәнсүрең;Бәнем шәэнемме тәфтиш мәзһәбеңне, дине мәнсүбең?
Әвәт, дәрдем дорыр якьсан, вәликин бәндә юк дәрман,Бирер дәрмани дә, шаять, җәнабе мән ләһелфәрман.
ПУШКИНГА
Хәзерге әдәби телдә
Тиңдәшсез шагыйрь булдың (афәрин!), Пушкин Александр!Минем дә дәртем-теләгем нәкъ синең дәртең белән бер.
Синең шигырең көенә агач, таш бии, минемчә;Биемәслек итеп язу кимчелек шагыйрь кешегә.