Выбрать главу
Мин ул кызны, үз уемча, фәрештә, дим,Дөнья берлә ваклануын һич эстәмим;Аңар күрә үземне бик түбән саныйм,Аның урны фәләкләрдә60, гарештә61, дим.
Минемчә, тик яралган ул сөелергә,Сөяргә һәм куанырга, көенергә;Күргән саен, минем төсле гашыйкларга:«Бу минеке булмас!» – диеп көенергә.
Минемчә, ул үз кадрене сизсен иде,Дөнья берлә галякасен62 киссен иде;Кайгы нигә? шатлык нигә? гомер нигә?–Мондый юк-бар нәрсәләрдән бизсен иде.
Сүз тыңлаган булып итәм йөз тамаша;Дәртем сыймый эчкә, тулып тышка таша;Ак кулыннан тотыйм, тотыйм, җибәр, диеп,Гаклым берлә шул вакытта кул талаша.
Шулай итеп, сәгадәтле сәгать үтә,«Ул» да, торып, үз урнына чыгып китә;Белмәс хәлне, – яшь нәрсә бит, – аңлый алмас,Кычкырсам да: «Кочаклашыйк, тукта! тукта!»
1907

ЛӘЗЗӘТ ВӘ ТӘМ НӘРСӘДӘ?

Нәрсәдә ләззәт икән? Чөнкем ялан дөньяда кәм –Мин ләзиз шәйләр, вәли кайсында ләззәт, кайда тәм?63
Бер матур кызның нәзек билен кысып кочмактамы?Яки пар юрга җигеп, фәйтун белән очмактамы?
Йә сихерле шишәдән әбелхәят64 эчмәктәме?Мәст улып65, аляме дөньядан66 тәмам кичмәктәме?
Яки бер ишә вә йә бер каумә67 баш улмактамы?68Могтәбәр69 бер шаһ улып, әтрафә70 фаш улмактамы?
Бер ишан булмакла аштан ашка сикермәктәме?Май тамак төпкә килеп, бик тәмле кикермәктәме?
Әллә гармунчы булып, һәртөрле көй уйнаудамы?Бер көй уйнап, моңланып, һәртөрле уй уйлаудамы?
Әллә сәүдәгәр булып, табышка шатланмактамы?«Шәп табыш бүген, хатын!» – дип, төнлә мактанмактамы?
Баш улып бер гаскәрә, алтын нишан71 алмактамы?Баш кисеп, каннар түгеп йөрмәктә, җан алмактамы?
Йә кабартма, сумса берлән чәйләп утырмактамы?Бик озак, бөкләп аяк, корсакны тутырмактамы? –
Бәнчә, бу дөньяда һич чын төс тә юктыр, ямь дә юк;Һичберендә бунларың ләззәт тә юктыр, тәм дә юк.
Тик фәкать милләткә хезмәткә мәхәббәт бәндә72 бар, –Бәнчә73, бунда ямь дә бар, ләззәт тә бардыр, тәм дә бар!
1907

ТУГАН ҖИРЕМӘ

Айрылып китсәм дә синнән гомремең таңында мин,И Казан арты! сиңа кайттым сөеп тагын да мин.
Ул таныш кырлар, болыннар тартты әүвәл хиссеми74;Тарта торгач куймады, кайтарды ахыр җисмеми75.
Кысса да синдә фәкыйрьлекләр, ятимлекләр мине,Изсә дә үз ишләремнән хур вә кимлекләр мине, –
Үтте инде ул заманнар, очтылар шул кош кеби;Уйласам, ул көннәрем тик кичтә күргән төш кеби.
Бәрсә дә дулкыннарың, һич алмады, гаркъ итмәде76;Алды дүрт ягымны ялкын, якмады, харкъ итмәде77.
Бу сәбәптән аңладым мин, и туган җирем, синеңҖанга ягымлы икәндер ялкының да дулкының!
Җөмләтән78 изге икән ич: инешең, чишмәң, кырың,Юлларың, авыл, әвен, кибәннәрең дә ындырың;
Һәр фосулы әрбәгъәң79: язың, көзең, җәй, кыш көнең;Барча, барча ак оек, киндер, чабата, ыштырың!
Һәм көтүчең, этләрең, үгез, сыер, сарыкларың;Барчасы яхшы: бүре, җен, шүрәле, сарикъларың80.
1907

ДӨНЬЯДА ТОРЫЙММЫ? – ДИП КИҢӘШЛӘШКӘН ДУСТЫМА

Тормак ярый: бертуктамый ялганласаң,Тугъры сүзле инсаннарга81 ялганмасаң,Вөҗданыңнан шәйтан төсле тыр-тыр качып,Үзең алдап, башкалардан алданмасаң;
Кардәшеңне үз нәфсеңнән алгалмасаң82,Ярлыларны бурлаклар дип сангалмасаң,Тик бер ялгыз корсагыңны зурайтыргаБар гомреңне хезмәт иттерсәң, ялласаң;
Һәрбер байны тәхрирең берлә83 ауласаң,Тәкъриреңдә84 тик майласаң да балласаң,Бу сүз корсак файдасына зарардыр дип,Хәкыйкатьне яшермәктән оялмасаң;
Эчтән динсез булып, тыштан «дин», «дин» дисәң,Ярлыларны дошман күрмәк диндин дисәң,Мин мәсләкле, мин мәзһәбле,85 мин эшлеклеҺәр артыклыкның чишмәсе «мин, мин» дисәң, –
Читен тормыш! – капиталга чукынмасаң,Хәзрәтендә86 тезләр чүгеп укынмасаң;Тор, рәхәтлән, кәп-кәкрене туры дисәң,Истибдадның87 намусына тукынмасаң!
вернуться

61

Гареш – күк, күкнең түре.

вернуться

62

Галякасен – бәйләнешен.

вернуться

63

Нәрсәдә ләззәт? Чөнки азмыни ләззәтле нәрсәләр;

Ләкин аларның кайсында ләззәт тә кайсында тәм?

вернуться

66

Аляме дөньядан – дөнья газапларыннан.

вернуться

69

Могтәбәр – күренекле.

вернуться

79

Фосулы әрбәгъә – елның дүрт вакыты.

вернуться

81

Инсан – кеше.

вернуться

83

Тәхрирең берлә – язган әсәрең белән.

вернуться

87

Истибдад – деспотизм.