ИСЕМДӘ КАЛГАННАР1
Бу «Исемдә калганнар»ны язуыма башлыча сәбәп берничә наширләрнең миннән тәрҗемәи хәлемне язып бирергә үтенүләре булды.
Мин аларга туганымнан алып хәзерге яшемә кадәрге тәрҗемәи хәлемне кыска гына рәвештә язып бирү нияте илә кулыма каләм алган идем, әллә ничек сүз озынга китте.
Минем гомерем (укучылар күрерләр) шактый ямьсез, шактый караңгы, шуның белән бергә кызык гына үткән булганга, яза башлагач, исемдә калганнарның һәммәсен язасым килде.
Шунлыктан Уральскигә килеп җиткәнемә кадәр кичердекем хәлләр илә аннан соң хәзер шушы сәтырларны3 язып утырган вакытыма кадәрге башыма килгәннәрне икесен ике рисалә4 итеп чыгарырга мәгъкуль күрелде5.
Минем атам Мөхәммәтгариф, Кушлавыч карьясендә6 Мөхәммәтгалим исемле мулланың углы булып, 14–15
яшьләрендә Кышкар мәдрәсәсенә китеп, анда хәтме көтеб кыйлырга7 гадәттә ничә сәнә кирәк булган булса, шулкадәр торып, карт атасы тере вакыттук авылымыз Кушлавычка кайтып, мулла булмыштыр.
Мулла булгач та өйләндеке бер җәмәгате илә берничә генә еллар торгач, җәмәгате вафат булып, бер ир вә бер кыз баласы калмыштыр.
Моннан соңра атам, икенче мәртәбә өйләнүе уларак, Өчиле карьясе Зиннәтулла хәзрәтнең Мәмдүдә исемле кызыны (минем анамны) алмыштыр.
Анам илә бер ел ярым кадәр торгач, беренче бала уларак, мин дөньяга килгәнмен.
Минем туганыма 5 ай заман үткәч, атам аз гына вакыт авырып, тәрке дөнья итмештер8.
Тол калган анам янында мин берничә вакыт торгач, анам мине авылымыздагы Шәрифә исемле бер фәкыйрә карчыкка вакытча асрарга биреп калдырып, үзе Сасна нам9 карьянең имамына кияүгә чыкмыштыр.
Бу вакыт атамның ата-анасы (бабай вә әби) күптән вафат булып, авылда башка туганнарым булмаганлыктан, мин бу карчык ханәсендә кадерсез, артык бер бала булганлыктан, ул мине, әлбәттә, тәрбияләмәгән; тәрбияләү түгел, яшь балаларның иң мохтаҗ булдыклары ачык йөзне дә күрсәтмәгән.
Мин үзем ул карчыкта үткән заманның ничеклеген белмим. Ул вакыт мин ике-ике ярым яшендә генә булганмын дип уйлыйм.
Хәзер авылда минем вакъты сабавәтемне10 күргән карчык вә хатыннар мөрәббия11 карчыгымның минем илә бик начар мөгамәләдә булганлыгын үземә хикәят итәләр.
Җөмләдән берсе:
Мин кыш көннәрендә төнлә яланаяк, күлмәкчән көенчә тышка чыгам икән дә бераздан, өйгә кермәкче булып, ишеккә киләм икән. Кыш көне авыл ызбаларының ишекләрен ачмак, балага түгел, шактый үсмер кешеләргә дә мәшәкать вә көч булганлыктан, табигый, мин ишекне ача алмыйм вә ишек төбендә аякларым бозга ябышып катканча көтеп торам икән.
Карчык исә үзенең «Кадалмас әле, килмешәк!» дигән «шәфкатьле» фикере илә мине үзе теләгән вакытта орыша-орыша кертә икән.
Ул карчык үлгән инде; Аллаһ аңар рәхмәт итсен.
Мин бу карчыкта торган мөддәттә12 анам да теге муллага үзләшеп җиткән булырга кирәк: ул бервакыт мине үзе янына Саснага алдырырга атлар җибәрткән.
Мине бу атлар, әлбәттә, Саснага алып киткәннәр.
Хәер, алып киткәннәр генә түгел, шул атка утырып киткән дәкыйкаләрдән13 миндә, бала булсам да, бер нәүгы шөгур хасил булганмы14, нидәндер, мин хәзердә дә атта утырып Саснага барганымны, үземне бер киң вә рәхәт галәмдә хис иткәнемне, юлда барганда күз алдымда әллә нинди нурлар уйнаганын онытмаган шикелле булам.
Саснага барып җиткәнмен. Ничек, ни рәвеш бардым, мине кемнәр каршылады – анысын белмим; ләкин үги әтиемнең мине сөюе, миңа чәй янында кәрәзле балны ак күмәчкә ягып бирүе, минем шунда куанганнарым биш минутлык төш шикелле генә әле дә булса хәтеремдә.
Ләкин бу рәхәт бик озакка бармаган. Минем анам бу муллада бер ел кадәреме, күпмедер торгач, белмим, нинди авырудандыр вафат булган.
«Булган», «булганмын», «мине шулай иткәннәр» дип язуымны, билгеле, ул яшьтәге сабыйларның хәтерләрендә бик мөәссир15 булмаса, сирәк дәкыйкаләр генә калганлыгыннан гынадыр дип уйлыйм.
Шуның өчен мин монда әнкәмнең җеназасын күтәреп алып киткәннәрен сизгәч, яланаяк, яланбаш хәлемдә, капка астыннан үкереп җылый-җылый җөгереп чыгып: «Әнкәйне кайтарыгыз, әнкәйне биреңез!» – дип, шактый гына җир мәет күтәрүчеләрдән калмый барганымны хәзер дә тәхаттыр иткәнемне16 язамын.