Әни дә үлгәч, мин бөтенләй ятим булып җиткәнгә, мин бу Сасна мулласы өенә дә сыймаганга, ул мулла мине Өчиле карьясендәге анамның атасы булган бабайга кайтарып биргән.
Минем анамның анасы булган үз әбием әни кыз чактук үлгән булганга, бабай кайсы мулладандыр тол калган бер хатынны аңар ияреп килгән алты баласы илә алган булган.
Өчиле карьясе (исеменнән дә мәгълүм) бик кечкенә вә ярлы бер карья булганга, шуның өстенә мин ятим калган елларда ул тарафларда каты ачлык булганга, бабайның көн күрмеше гаять начар булган.
Менә шул фәкыйрь вә шуның өстенә әллә ничә авызлы булган семья эченә мин ятим бала булып килеп кергәнмен.
Үги әбинең алты күгәрченнәре эчендә мин бер чәүкә булганга, мине җыласам – юатучы, иркәләним дисәм – сөюче, ашыйсым-эчәсем килсә, кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр.
Бу семья эчендә фәкыйрьлек шул дәрәҗәгә җиткән булырга кирәк ки, мин хәзер дә булса бабайның күрше баерак авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтканын исемдә тотамын.
Шул рәвешчә көннәр үткән, мин монда торганда чәчәк белән дә авырганмын, башка әллә нинди хәстәлекләр дә күргәнмен, тәмам зәгыйфьләнгәнмен.
Бу гаиләдә һәммәсе (бер җитеп килә торган Саҗидә исемле кыздан башкасы) минем авыруыма: «Ичмасам, чәнчелсә, бер тамак кимер иде», – дип кенә караганнар.
Мин әле хәзер истисна итдекем17 Саҗидә апайның үги әбидән яшереп кенә, мине җуатканын вә сөйгәнен, әби килә башлагач та, минем белән эше юк кеше шикелле, үзенә икенче кыяфәт биргәнен һаман хәтеремдә саклыйм.
Менә шул вакыттан бирле ул апа минем күңелемә фәрештә булып утырган да калган. Күңелем аны уйлый башлады исә, хәзер күземә ап-ак саф бер фәрештә күренә.
Ни күрсәм дә күргәнмен, ни булса да булган – һәрничек мин бу семьяга сыймаганмын. Беркөнне бабай, үги әбинең киңәше илә булырга кирәк, авылымыздан Казанга бара торган бер ямщиккә мине утыртып, Казанга озаткан.
Ямщик Казанга килеп җиткәч (безнең авыл Казаннан 60 кына чакрым), Печән базарында «Асрарга бала бирәм, кем ала?!» дип кычкырып йөргәндә, халык арасыннан бер кеше, чыгып, мине ямщиктән алган. Ул мине мөддәтсез18 бер асрау бала итеп өенә алып кайткан.
Мин монда торганымны ярты йомык күз белән генә күргән шикелле булам.
Мәсәлән, бервакыт, әллә нинди авырудан күзем авырган вакытта, мине бер карчыкка алып барганнарын, ул минем күзгә шикәр салганын, үземнең салдыртмаска азапланганымны, тартышканымны беләм.
Бу яңа ата-анамның хәлендән бераз язып китим әле.
Миңа әти булганы Мөхәммәтвәли исемле булып, әни булганы Газизә исемле иде. Торулары Яңа Бистәдә иде.
Әти талчукта сату итә идеме, әллә тирече идеме шунда – анысын яхшы белмим. Әни, бер дә армый-талмый, байларга кәләпүш эшләп чыгара иде.
Әни, Печән базарына кәләпүш чыгарганда яки бер хезмәт илә байларның өенә барганда, кайвакыт мине дә ияртеп баргалый иде.
Мин, байлар йорт эченең матурлыгыны, идәннән түшәмгә кадәр торган зур көзгеләрен, чиркәү кеби суга торган сәгатьләрен вә сандык кадәр зур орга`ннарын күреп, боларны оҗмахта торалар кеби уйлый идем.
Бервакыт шулай, байларга барганда, ишегалдында әллә нинди зиннәтле вә алтынлы койрыгын кояшка каршы ялтыратып йөргән тависны күреп, бигрәк тә сокландым.
Бу ата-анам икесе дә эш кешеләре булдыкларыннан, монда миңа ач торырга тугры килми иде.
Кайчакта әни белән Ташаяк базарына барып, андагы уенчык базарларына кызыгып вә самокатларда шатланып-шатланып агач атларга атланган малайларны карап, көнләшеп тора идем.
Мин дә атланыр идем, акчам юк. Әнидән сорарга куркам, ул үзе белеп бирми иде.
Шулай итеп, мин кеше рәхәтенә генә кызыгып кайта идем.
Аннан соң җәй көне ике бистә арасындагы яшел үлән өстендә малайлар илә каз җоннары куып йөргәнемне, арыгач, Хан мәсҗеденә юнәлеп ятып, чирәмдә ял иткәнемне бер дә онытмыйм.
Мин бу ата-анамда ике елмы, күпмедер торгач, әти дә, әни дә икесе берьюлы авырый башлаганнар.
Алар, үзләренең үләчәкләреннән куркып: «Без үлсәк, бу бала кем кулына кала, ичмасам, авылына кайтарыйк…» – дип, теге мине Казанга китергән ямщикне табып, мине янәдән аңар утыртып, Өчиле карьясенә җибәргәннәр.
Инде миннән мәңгелеккә котылдык дип уйлаган бу семьянең19 мине ничек каршы алганлыкларын уйлап белергә мөмкин.
Мин кайтып бераз торгач та, әби белән бабай, инде мине шәһәргә җибәрүдән өмид кисеп, кайда булса да бер чит авылга асрарга бирергә уйлашканнар.