Һәм үрә торды, кабарды бар тәненең һәр төге,Үч алу дәртендә гүя һәр төгенең бөртеге!
Барсы да бетте!
Фани дөнья! Нинди эшләр эшлисең син – шак та кат!Шундый шат уйнап, көлеп йөргән песи инде вафат!
Бу хәбәр тизлек белән читкә җәелгәндер хәзер,Һәм идән астында шатлыклар вә бәйрәмдер хәзер.
Ул йөриләрдер күселәр шатланып, җырлап, биеп!«Бәдбәхет, залим песи, син тар кабердә ят!» – диеп.
Мәрсия476
Күчтең инде дөньябыздан ахирәткә, хуш, песи!Байлыгы берлән иманның, изгелектә күч, песи!
Сау чагында күп золым кыйлсаң да тычканнарга син,Бик тыныч бул, ярлыкар Алла гафур477 һәм гафве478 киң.
Дөньяда иттең зарарлы нәрсәләргә сакчылык,Шул сәбәпле дәфтәреңдә, бәлки, күптер яхшылык.
Шунда да бик кызгана, мәрхүм, сине инде күңел,Инде синнән куркъмыйлар кортлар да – тычканнар түгел!
Кайвакыт ялгыз чагымда зур юаныч син идең,Һәм шаярып көлдерә торган куаныч син идең.
Мич башында йоклаган чакта бабай гыр-гыр килеп,Син дә йоклыйдыр идең бер читтәрәк мыр-мыр килеп.
Көн буе уйный идек без; һич тә тик тормый идең,Кулларымны, һич авырттырмый, юри тырный идең.
Кайвакыт урлап ашасаң син бәлешләр, сумсалар,Һәм сине: «Ник урладың?» – дип орсалар йә суксалар, –
Шәфкатемнән мин җылап йөгрә идем тиз әнкәмә,Ялварып: «Әнкәй, песигә сукма һәм, зинһар, тимә!»
Һай, гомерләр үтте китте, кайда китте ул заман?Бу җиһанның дустны дусттан айруы бигрәк яман.
Булсын инде якты кабрең, бирсен Алла яхшы хәл,Һәм кыямәттә мине күрсәң, мыраулап каршы ал!
ӘХЛАКСЫЗЛЫК
Бик югартын күз салырга башладык әхлакка без,Кер күңелдә күплегеннән бармыйбыз ак якка без.
Тик хәзер, йөз сумны урлап килгүче угъры кеби,Күз салабыз чын сүз әйтердән элек як-якка без.
Бер сүз әйтергә саранлансак гакыллы ярлыга,Гөл кеби сүзләр чәчәбез акчалы ахмакка без.
АВЫЛДА АВЫРЫП ЯТУ
Мин әле аурыйм авылда, монда кайттым кыш көне;Ял итә монда агайлар, җәйдә калган эш көне.
Сызганып мин дә агайлар берлә ялкаулык итәм;Туйдым инде хәстәлектән, яз көтәм, саулык көтәм.
Язганым – кышның буранлы һәм караңгы уйлары,Һәм дә хуш исле ипи, майлы бәрәңге уйлары.
И бәрәңге! Син, бәрәңге! Кил, бәрәңге – җан ашым;Син генә тәмләртәсең бар ярлылар, байлар ашын.
Күп җәфа күрдең бу җиргә син килеп Амрикадан,Нишлисең, тәкъдир шулайдыр, халкыбыз шул бик надан.
БӘРӘҢГЕ ВӘ ГЫЙЛЕМ
И бәрәңге! Безгә килдең син ерак Амрикадан479;Мәгърифәт! Син безгә килдең мондарак – Яурупадан.
И бәрәңге! Син күрендең әүвәле күрнешкә чит;Шаулады, күргәч сине, барлык мужик: ул дип «җәдид!»
И бәрәңге, күп әзаларга482 синең сабрың беләм,Ташлады йолкып мужик халкы төбең-тамрың белән.
Ул бәрәңгене ашаучыны ора дип Алласы,Син аталдың ул заман: «кяфер вә шәйтан алмасы!»
И бәрәңге! Инде шатлан, кичте баштан ул чагың;Син, җиңеп, иттең мәкян483 инде мужикның корсагын.
Син кикертсәң, ул хәзер: «Әлхәмделилла!» – дип куя;«Күп шөкер, – ди, – бу җимешне бирде Мәүла484!» – дип куя.
Син, алып үрнәк сабырлы бу бәрәңгедән, гыйлем!Аз гына нурландыра башла мужикларның миен!
МӘХӘББӘТ ШӘРХЕ485
Мин: «Мәхәббәтсез», – дидем, ләкин мәхәббәт төрлечә:Йолдыз ул күктән атылган җиргә, Генрих Гейнечә.
Тугъры килгән урны чүплеккә, тиреслеккә аның:Каплап алган төрле шакшы, төрле пислек486 һәр ягын.
Шунда кыткылдый әтәч, мыркылдый шунда дуңгызы;Шундый хурлыкта, хәкарәттә487 мәхәббәт йолдызы.
Йоклый йолдыз шул түбәнлектә, озын төшләр күреп,Һәр төшенә бакчалар, гөлләр, гүзәл исләр кереп.
МӨНТӘКЫЙД488
(Кыйтга)489
Күп сөйләндем. Яхшы инде, мөнәкъкыйдләр490 сүкмәсә,Берсе барлык язганымны читкә себреп түкмәсә.