Ул кавемнән491 булмыйдыр тәхрирчедән492 һичкем тыныч,Берсе бар, дустым минем, һәрбер сүзе үткен кылыч:
Җил тегермәнен күрә дә: «Аһ, суы юк!» – дип куя.Су тегермәнен күрә дә: «Пар, буы юк!» – дип куя.
Ул тота ат койрыгын да: «Бу – озын сач!» – дип куя.«Тик нигә башта түгел, тәнкыйтькә мохтаҗ!» – дип куя.
Ул сукачыны күрә дә: «Җир боза бит!» – дип куя,«Шундый зур эшкә каләм әһле493 түзә бит!» – дип куя.
Ул күрә куй койрыгын да: «Нинди шешкән!» – дип куя,«Рус табибкә бу татарлар нинди дошман!» – дип куя.
САГЫНЫР ВАКЫТЛАР
Туйса Иблис тормышыннан, яд итә494 оҗмахларын, –Яд итәм, бизсәм үземнән, мин сабыйлык чакларын.
И күңелнең шаулап аккан чишмәдән сафрак чагы!И гомернең нурланып үскән яшел яфрак чагы!
Юк гамең бернәрсәдән дә, барча эшләр ал да гөл;Күк тә күк төсле зөбәрҗәт495 һәм дә баскан җир – ләгыль496.
Очрамый юлда җиһанның кайгы-хәсрәт, аһына,Тик бирәсең ул вакыт бәйгать497 табигать шаһына.
Һәр чәчәк – сеңлең, апаң; абзаң – үсеп торган агач;Син сабыйдай нечкә аваз берлә сайрый сандугач.
Чәчмәгән җир күк – күңелнең һәр гүзәлгә бушлыгы,Тик кояшны һәм табигатьне сөюдән хушлыгы!
Бар күңел хәдсез498, хисапсыз мәрхәмәт, шәфкать тулы,Санки499 күңлең – җиргә күктән ингүче рәхмәт юлы.
Бер теләнче керсә йортка, син бирәлсәң бер телем, –Әй була җанга хозур! Шатлыктан әйләнми телең.
Кич белән кайчак укыйлар, тыңлыйсың төрле китап,Кайсысы көйсез була һәм кайсысы көйле китап.
Бер кызык көйле китапның моңлы таушы тирбәтеп,Күз йомылгач, ихтыярсыз йоклыйсың шундук ятып.
Йоклыйсың рәхәт кенә; төнлә уянсаң берзаман,Як-ягың тып-тын – әле юк яктылык, таң атмаган.
Шулвакыт яшьләр күзеңдә: җан ачып, җан сызланыпЕгълыйсың, Җан-Зөһрә берлән Җан-Таһирне кызганып.
КИЧКЕ ТЕЛӘК
Мин язам, шунда күрәм: лампам эчендә май кими;Алда кәгазьгә ташыйлар – күңлемә уйлар сыймый.
Якты беткәнчә языйм дип, сызгалыйм тиз-тиз генә,Кәгазь өстендә кала тик кәкре-бөкре эз генә.
Нокталар да төртмимен, керсә ярар, дип, киртәгә –Мин үзем сызганны бик яхшы таныйм, дип, иртәгә.
Күп тә үтмәстән, утым ялт-йолт итә һәм селкенә,«Гөлт!» итеп актык нурын бер күрсәтә, аннан сүнә.
Нишлисең? Һәр якта золмәт. Ихтыярсыздан ятам;Мин, ятып, яткан җиремдә төрле уйларга батам.
Мин, караңгылык эчендә уйланып яткан көйгә,Нечкәреп күңлем, җылыйм да бер сүз әйтәм лампага:
«Ни бәхет! – дим, – иртәгә кич син тагын да янмасаң,Бу ятыштан мин дә мәхшәр җитмичә кузгалмасам!»
ВАКСЫНМЫЙМ
Син үзеңчә изге эш эшлим дигәндә халкыңа,Әллә нинди былчырак баулар салалар гакълыңа:
– Бу заман шундый заман, – дип, – бу вакыт мондый вакыт,Син үзеңне дөньяда безнеңчә йөрт, безнеңчә тот.
Мин сыялмыйм андый шартлар, фани дөнья вакътына,Башны бөксәм – зур җинаятьтер олугъ җан хакъкына.
Ашкынамын мин әбәд500 бетмәс урынга, мәңгегә,Мәңгелеккә – мәңге рухлы, мәңге нурлы ямьлегә!
Анда мин мәңге көләч һәм мәңге яшь булмак телим;Бу кояш сүнсен, җиренә мин кояш булмак телим.
Вакътыны йөртер кешеләр ул заман миннән күреп,Файдалансын шунда миннән сәгатен һәркем борып.
ТАТАР ЯШЬЛӘРЕ
Дикъкатә лаек501 хәзерге көн татарның яшьләре:Аңламак, белмәк, тәрәкъкый502, мәгърифәт, хикмәт белән
Әйләнеп һәм нурланып тормакта һәрдәм503 башлары.Мондый күрнеш сөйнеченнән инде мин алдан беләм:
Тик болар безгә кирәк диңгез төбе гауваслары504.Өсттә бу ямьсез болыт баштан китәр, яңгыр явар,
Җиргә рәхмәт күк төшәр яшьләрнең изге касдлары505.Шаулап аккан су булыр тау башлары, тау астлары.
Күк булып күкрәр һавада хөр яшәү даулашлары,Ялтырар изге көрәшнең хәнҗәре, алмаслары.
Йөрмәсен бәгъре өзек милләт киеп кашсыз йөзек, –Без аның бик зур фәхерле506, чын брилиант кашлары!