Выбрать главу

Болар Өчилегә килгән һәрбер чит авыл кешесенә үзләрендә асрарга бирергә бер ятим бала барлыгын сөйләгәннәр.

Шулай мәшәкатьләнә торгач, Кырлай исемле, бездән җиде генә чакрым авылдан Сәгъди исемле бер ир баласыз кеше, килеп, мине үзенә алып киткән.

Бу урыннан игътибарән20 тәрҗемәи хәлемне үземнән хикәя итүне күңелем хаклы тапканга, «булган»ны – «булды»га, «йөргәнмен»не «йөрдем»гә илх21… алмаштырам.

II

Бабайлар өеннән чыгып, Сәгъди абзыйның арбасына утырдым. Бабай белән әби (Сәгъди абзыйдан яхшысынмый гына булырга кирәк) мине озатырга чыктылар. Тагы да минем китүемне кызык күргән яланаяклы малайлар да арба тирәсендә җөгергәләп йөриләр иде.

Арба кузгалды. Сәгъди абзый белән без янәшә утырып киттек. Ул юлда миңа: «Менә хәзер Кырлайга кайтып җитәбез, анда әниең каршы чыгып көтеп тора торгандыр. Алла боерса, бездә катык, сөт, ипи күп, теләгәнчә ашарсың», – дип, миңа барып җитәргә ике-өч кенә чакрым калган бәхетләр илә мине җуатып бара иде.

Мин дә, ачык йөзләрне бик күптән күрмәгәнгә күрә, эчемнән бик шатлана идем.

Бу вакыт җәйнең матур чаклары булганга, әтрафтагы22 яшел чирәмнәр вә урманнар, артык эссе булмыйча, үзенең нурлары белән сөеп кенә торган кояш икенче яктан тагы рәхәтләндерәләр иде.

Ниһаять, Кырлайга барып кердек. Сәгъди абзыйның йорты, басу капкасыннан кергәч, күп ерак түгел икән; аз гына баргач, коймасы читәннән булган тәбәнәк кенә салам түбәле бер өйгә туктадык.

Юлда Сәгъди абзый әйткәнчә, вакыйган23, минем әни каршы чыккан икән, ул капканы ачты; мине ачык йөз илә каршы алып, арбадан күтәреп төшереп, өйгә дә алып керде.

Тыштагы эшләрен караштыргалагач, атын туаргач, әти дә өйгә керде. Кергәч тә, әнигә хитабән24: «Хатын! Бар, балага катык белән ипи китереп бир», – дип әмер итте.

Әни дә, дәрхаль25 баздан катык алып менеп, миңа зур гына икмәк телеменең яртысын тоттырды.

Мин исә, Казаннан кайтканнан бирле җүнләп аш йөзен күрмәгәнгә күрә, бик шәп бер иштиһа илә26 икмәк белән катыкны ялт иттердем.

Тамак туйгач, әнинең рөхсәте илә урамга чыктым. Мин, анда чыгып, адашудан куркып, артыма карый-карый гына барадыр идем, менә берзаман тирә-ягымны әллә кайдан килеп чыккан авыл малайлары сарып алдылар.

Алар һәр көн авылның бер башыннан бер башына җөгереп йөреп тә, бу көнгә кадәр мине күрмәгәнгә, аннан соң минем өстемдә Казаннан киеп кайткан каюлы ситсы күлмәк, башымда да мине Өчилегә кире җибәрер алдыннан әнинең миңа, сагынмалык булсын дип, төрле төсле хәтфәләрдән корамалап ясаган кәләпүше булганга, бу Кырлай малайлары миңа бик гаҗәпләнеп карыйлар иде.

Малайлар карап тордылар-тордылар да таралдылар; мин бүген аларга катыша алмадым, өйгә кереп киттем.

Өйгә кайтып керсәм, анда (бая катык ашаганда күрмәдекем) ике җиткән кыз күрдем.

Боларның берсе таза гына гәүдәле, кызыл йөзле, күк күзле, икенчесе арык кына, сары йөзле генә, култыгында агач таяклары бар аксак бер кыз иде.

Әни миңа: «Менә болар апайларың: берсе Саҗидә апаең, берсе Сабира апаең, күреш», – дигәч, мин әкрен генә барып кулымны суздым. Болар Сәгъди абзыйның кызлары булып, аксагы Саҗидә атлы икән.

Шулай итеп, мин монда яхшы гына тора башладым. Авыл малайлары белән дә таныштым.

Сәгъди абзыйның юлда әйткәненчә, вакыйган, монда катык, сөт күп, шулай ук бәрәңгегә дә ихтыяҗ юк иде.

Мин барып бер аймы, күпмедер торгач, урак вакыты җитте. Әти, әни вә ике апай уракка китә башладылар.

Мин исә уракка бармый идем. Иптәш малайлар илә авыл буенда җөгерә вә болынлыкларда көн буе ауный идем. Әгәр көндез кайвакыт уен арасында карыным ачса, тиз генә өйгә кайтып җан тәрәзәдән генә өйгә кереп, әнинең минем өлешкә калдырган бер җамаяк27 бәрәңгесе илә бер телем икмәген ашый идем.

Алар, әбәттән (көндезге аштан) соң ишекне бикләсәләр дә, минем ашарга кайтасымны белеп, җан тәрәзәне эчтән бикләми китәләр иде.

Урак вакытында бөтен халык һәммәсе эшкә китеп, авылда эшкә ярамаган карчыклардан башка һич кеше дә калмаганлыктан, без бакчалардагы яшел суганнар башына бер дә кәҗәдән ким бәла булмыйдыр идек. Әгәр өй саклаучы карчыклар күрсә, без дәрхаль киртәдән сикереп качадыр идек. Карчык мискинәнең орышып, тешен кысып калудан башка кулыннан бер эш дә килмидер иде.

Әгәр уйный торгач тирләсәк, хәзер үземезнең ындыр артындагы кечкенә генә инешкә төшеп, шуннан әллә ничәшәр сәгать чыкмыйча коенып, күлмәк-ыштаннар илә вак балыклар сөзеп ята идек. Күңелле чаклар!

Бервакыт шулай уйнап йөргәннән соңра, кич белән өйгә кайтсам, өй эчендә һәммә кешене күңелсез вә кәефсез күрдем. «Бу нидән икән?» – дип уйлап торгач, Сабира апайның идәннән сәкегә котырган шикелле җөгерүен вә кая барып бәрелгәнен дә белмәвен һәм күзләре әллә нинди коточкыч булып акайганын күргәч, аның урактан «җенләнеп» – авырып кайтканын белдем.

вернуться

20

Игътибарән – башлап.

вернуться

21

Илх (ила ахириһи) – һәм башкалар.

вернуться

22

Әтраф – тирә-як.

вернуться

23

Вакыйган – чыннан да.

вернуться

24

Хитабән – эндәшеп.

вернуться

25

Дәрхаль – шунда ук.