Выбрать главу

ШӨҺРӘТ

Яз язу, ләкин кызыкма һичвакыт шөһрәткә син;Бик төренмә, иртәгүк артык булыр чүпрәккә син.
Тапмасам шөһрәт, сизәлмәсләр димә күңлемдәген,Зур тәрәзә бар дип аңла дөньяга күкрәктә син.
1913

ОЛУГЪ ЮБИЛЕЙ МӨНӘСӘБӘТЕ ИЛӘ ХАЛЫК ӨМИДЛӘРЕ

1
Кардан ак, сөттән дә аграк, актан акПадишаһ ачты «Мөнафис» нам556 канат.Җыйла халкы шул канатның астына,Тулды өч йөз ел Романов нәсленә.
2
Һәр күренгәндә шимальдән557 ак болыт,Без көтеп тордык өмидләр, шат булып, –Дип аны: ул падишаһ һәм тәхтедер,Дип: шушында без татарның бәхтедер,Дип: гариб558 башларга энҗүләр төшәр,Мәңге михнәт, мәңге рәнҗүләр кичәр.
3
Рус җирендә без әсәрле, эзле без,Тарихында бер дә тапсыз көзге без.Рус белән тормыш кичердек сайрашып,Тел, лөгать559, гадәт вә әхлак алмашып.Бергә тормыш, бергәлек чиктән ашып,Без шаярыштык, вакытлар алмашып.
4
Һич бетәрме тарихи бу бергәлек? –Без туган бер җепкә бергә теркәлеп.Без сугышта юлбарыстан көчлебез,Без тынычта аттан артык эшлибез.Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк? –Хакъкыбыз уртак ватанда шактый ук!
5
Падишаһ, бу көнге парлак560 бәйрәмеңКотлыйдыр йөзләрчә мильон адәмең.Җыйла халкың ак канатың астына,Ихтирамән561 затыңа, зур нәслеңә, –Төшсен әзрәк, дип, күләнкә безгә дә,Бәлки, кипмәсме бу яшь, дип, күздә дә.Һәрвакыт: «Юкмы мөнафис?» сүзләре,Тилмерә эзләп җиңеллек күзләре.
Бер сүзең – мең канлы коллар гафведер562,Бер ишарәң – мең җинаять мәхведер563.Зур «Мөнафис» берлә җанлансын халык,Бар моңын, барлык зарын өстән салып.
*
Кардан ак, сөттән дә аграк, актан акПадишаһ ачты «Мөнафис» нам канат.Җыйла халкы шул канатның астына,Тулды өч йөз ел Романов нәсленә.
1913

ДАҺИГӘ

Күз карашыңда синең дөнья күренде мәңге төн;Киттең эзләп син, аны яктыртмага, идеал утын.
Гайрәт иттең, армый-талмый йөрдең ушбу юлда син,Чын сөбатлә564 алга бардың, бакмый уңга-сулга син.
Мин әле хәйран һаман да, белмәдем ни булганын;Нәрсәгә артка карыйсың, утка калгач бер адым?
Ялтырау күрдеңме артта? Ут түгел ул – алтын ул;Юк мөкаддәс нур да анда, юк җылылык – салкын ул.
Изге юлны һәрвакыт алдап шулай кыскарта ул,Син сатылмассыңмы дип, фикрең үзенә тарта ул.
Артка бакма, даһием, идеал һаман да алда ул;Алга барганнарга тик табыла табылса – Алла ул!
1913

КЫЙТГА565

Көчләремне мин кара көннәргә саклый алмадым,Көннәремнең һичберен дә чөнки ак ди алмадым.
Булды юлда киртәләр, эттән күбәйде дошманым,Чөнки залимнәрне, өстеннәрне яклый алмадым.
Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч – шул булды эш:Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым.
1913
вернуться

558

Гариб – чит-ят ителгән, ярлы-фәкыйрь.

вернуться

561

Ихтирамән – ихтирам белән.

вернуться

562

Гафведер – кичерүе, гафу итүедер.

вернуться

563

Мәхведер – бетерүедер.

вернуться

565

Кыйтга – өзек, кисәк, өлеш.