Мин кайсы гына өйгә керсәм дә, минем ятим калган мулла баласы икәнемә игътибарән, миңа, башка малайларга биргән кеби, кәнфит, бер-ике перәннек кенә бирмичә, һәр йорт иясе дә буяган күкәй бирәләр иде.
Шунлыктан минем капчыгым буяган күкәйләр илә бик тиз тулып, өйгә дә кайтып кердем. Башка малайлар һаман йөреп калдылар шикелле.
Әти белән әни дә минем капчыкның болай тиз тулуына гаҗәпләнделәр дә, шатландылар да.
Ул көнне чәй эчтемме, юкмы – анысын белмим; капчыкны әнигә бирдем дә, үзем, кулыма берничә күкәй тотып, урамга чыгып чаптым.
Мин урамга чыкканда, кояш күтәрелгән, бөтен авыл нурланган, авыл җегетләре, авыл кызлары, ак оекларын мөмкин кадәр шомартып киеп, чабата киндерәләрен дә бик тырышып, матурлап бәйләп, урамга чыкканнар иде.
Бер яккан Сабан туе башлыгы да, кулына бер таяк башына чүпрәк таккан әләм тотып, өй саен яулык, ситсы кеби нәрсә җыеп йөри иде. Без, яланаяклы малайлар исә, аның артыннан бер дә калмыйча җөгерә идек.
Чүпрәкләр, яулыклар җыелып тәмам булгач, бөтен авыл халкы, хатыны-кызы, баласы-чагасы болынлыкка төштеләр. Көрәшләр, узышулар башланды.
Болынлыкта җөк-җөк белән торган чикләвек, көнбагыш вә кызыл билле ак перәннекләр хисапсыз иде.
Болар арасында җегетләр тарафыннан кызларга бирелергә иң муафигы, әлбәттә, кызыл билле ак перәннек инде. Чөнки ул перәннек хакында бер авыл җыруы да бар. Болай:
Атлар да чабышты, малайлар да җөгереште, яулыклар да алынды; шулай итеп, Сабан туе да бетте.
Исемдә юк инде, бу Сабан туе ничә көн булгандыр, мин бер көнен генә яздым. Бәлки, ул 3–4 көн булса да, миңа бер генә көн кеби тоелгандыр.
Шуны да әйтергә кирәк: мин бу җәйне үткән җәй кеби җөгереп, уйнап үткәрә алмадым. Чөнки шушы язга чыгар алдыннан гына Сәгъди абзыйның бер ир баласы дөньяга килгәнгә, мин, әни эштә чагында, һәрвакыт шул баланы җуатып, тирбәтеп утыра идем.
Менә тагы урак вакыты да җитте; үткән җәй, бөтен авыл халкы эштә булганда, урам буе чабып йөргән мин бер малайны бу ел Садрины (ул бала Садретдин исемле иде) тартып йөрергә уракка да алып чыктылар. Шунлыктан бу җәем уйныйсы килгән балалар өчен зур газап булган нәрсә – эш белән үтте.
Бу бала тугач, әтинең мине сөюе әүвәлгечә бөтен калса да, әни миңа, эш кушарга кирәк булмаса, сүз дә дәшмәс булды, шөйлә ки31 мин үз өлешемә төшкән аз гына мәхәббәттән дә коры калдым.
Җитмәсә тагы, теге аксак кыз да: «Үз энем! Җан энем!» – дип, Садрины, җүри мине кәефсезләндерер өчен, сөйгән була иде.
Көз җитте. Гадәттәге бәрәңге хезмәтемне иткәч, мине бу юлы (кызлар белән бергә абыстайга түгел) мәдрәсәгә бирделәр.
Мин мәдрәсәдә, «Һәфтияк» иҗеген вә сүрәсен бик тиз белгәч, «Бәдәвам», «Кисекбаш»ларга кердем. Үземнең сабагымны тиз белеп, миңа күп вакыт тик торырга тугры килгәнгә, миңа өйрәтергә үземнән наданрак балаларны да бирә башладылар.
Шул балалар арасында авылымызның бер бай баласы да булып, ул мине хәлфәсе кебек итеп, чәйгә вә эченә борай ярмасы салган бәлеш ашарга чакыргалый иде.
Бер яктан, мин сабагымны яхшы белсәм, икенче яктан, аз булса да, йорт хезмәтләренә дә ярый башладым.
Мәсәлән, иртә белән менеп морҗа ачу, аннан соң морҗа ябу, мичкә ягар өчен, салам көлтәләр бәйләү, сыерны көтүгә чыгару, кич каршы алу кеби эшләр һәммәсе минем кулдан киләләр иде.
Кайвакыт җәй көне әти белән Әтнә базарына бара идек. Ул үзенең хезмәтләре илә базар арасында йөргәндә, мин атны тотып тора идем.
Авылымызның мулласы Фәтхерахман хәзрәт, белмим, берзаман әтинең шәриге32 йә дусты булганмы, нидәндер миңа атна саен 5 тиен акча бирә иде. Мин бу акчага Әтнә базарында ак күмәч сатып алып, өйгә кайтканда, юл буе ашап кайта идем.
Әти мәрхүм, арбаның артында күмәч ашап утырганда, миңа кисәктән әйләнеп карап: «Күмәчеңне әниеңә дә калдыр!» – дип куя иде. Мин дә, әлбәттә, «ярар» дия торган идем. Ләкин ул күмәч авылга кайтып җиткәнче, вак-вак кына капкаласам да, әнигә кала идеме, юкмы – анысын хәтерләмим.
Бу Кырлай авылы минем дөньяга иң элек күзем ачылган урыным булганга, андагы хатирәләрдә озаграк туктарга тугры килде.
Шуның өчен хәзер андагы үзгәреш вә тәхаттырларны33 берничә җөмлә белән генә язам да Кырлайдан чыгып китәм.
Саҗидә апай, чахотка белән бик озак авырып, хәтта мунчага-фәләнгә барганда, аны әти үзенең аркасына күтәреп йөри торгач, ниһаять, үлде. Әтине дә, кич белән әллә кайсы авылдан кайтып ат туарган чакта, кисәктән килгән бер авыру эләктерде. Аның шундук аңсыздан бер аягы аксады. Бу авыру хакында «ат җене сукты», «йолдыз атты»-фәлән кеби төрле хөкемнәр йөрттеләр.