Мине, чыпталы чананың өстен каплап, Алты-биш Сапыйның хатыны алдына утырттылар да һичбер яктан сулыш алырга бирмәделәр.
Тик бер-бер авылга чәй эчәргә төшкәч кенә, иркенгә чыгаралар иде.
Мин никадәрле: «Җәяү барсам да, тышта, иркендә барам», – дип гозерләнсәм дә, «Туңарсың, җизнәң туңдырмаска кушты», – дип, мине чыгармыйлар иде.
Җизни бу Алты-биш Сапыйга Казаннан әллә нинди бер яхшы чана алып кайтырга кушкан икән, шул чана безнең артка тагылган, һәм безнең алдан бара торган тагы төрле-төрле йөкләр төягән Җаек кешеләре булганга, без «абуз» йөрүе илә бардык.
Шул сәбәпле, ябык чана зинданында, мең төрле газаплар эчендә, тәмам унсигез көн булды дигәндә, кичкә таба Җаекка барып кердек.
Җаекка иң элек Сапый абзыйның өенә төштек. «Монда чәй эчик тә, җизнәңнәргә кичкә илтермез», – диделәр.
Кичкә таба, икенде-ахшам арасында, Сапый абзыйның җитәгендә җизниләргә киттем.
Юлда яшел чапан бөркәнгән бер яшь кенә хатын очрады, Алты-биш Сапый: «Бу – апаең, күреш», – дигәч, моның илә күрештем.
Җизниләрнең өе бер ун сажин гына булыр ераклыкта икән; капкадан кереп, биек-биек баскычлардан менеп, өйнең икенче катына кердем.
Күрәмсез, дустларым, көз килде тышта;Озак тормас, килер ак тунлы кыш та.
Китә башлады бездән инде кошлар –Алар бездән ерак җирләрдә кышлар.
Мисале зәгъфыран38 саргайды урман,Игенчеләр игеннәрне дә урган. Такыр калды татар башы кеби кыр;Азык эзли – оча тургай да пыр-пыр.
Чыгып баш калкыта сахрада уҗым,Яшел хәтфә шикелле итә җем-җем.
Кояш та яктысын киметте шактый;Тәәссеф39! Басты золмәт40, китте якты. Колакны шаулата инде суык җил;Тулып эчкә, өрә, мисле куык41 җил. Ничәйтсәң дә, күңелсез көз, күңелсез;Чәчәксез көз, үләнсез һәм дә гөлсез.
Мазарыстанга42 охшап калды кырлар;Чирәмсездер тигез җирләр, чокырлар. Үлеп торсам иде мин алты айдай,Эреп бер йокласам мин сары майдай.
Шулай йоклап, бәһар43 җиткәндә торсам,Торып тагы яшел җирдә утырсам, – Бәхетле шул заман, мин бик бәхетле;Булырмын шаһ, бәхетле һәм тәхетле.
*
Качан соң, и фәкыйрь милләт, бәһарең!Качан китәр кичең, килер нәһарең44? Килер мәллә кабергә мин сөрелгәч,Кыямәт көндә мин үлеп терелгәч?
1906
Үлмәде, үлсәң дә, күңлемдә сәнең дәрдең һәнүз;Дустлыгың, инсанлыгың кальбемдә калдырдың һәнүз.
Бел ки, мәүтең, шөбһәсез, мәүтем дорыр, и нурлы йөз;Сурәтең – чәшмемдәдер, өзнемдәдер – саутең һәнүз.
Аһ, насыл! без яр идек: сән бән идең, бән сән идем;Калмады бундан әсәр – калды мәгәр шәүкың һәнүз.
1906
Үлмәде, үлсәң дә, күңлемдә синең дәртең һаман;Дуслыгың, кешелегең күңлемдә калдырдың һаман.
Белче, үлемең, шөбһәсез, минем үлем ул, и нурлы йөз;Сурәтең – күз алдымда, колагымда – тавышың һаман.
Аһ, ничек! без яр идек: син мин идең, мин син идем;Тик хәзер берсе дә юк – калды истәлек кенә.
1906
Җөмлә фикрем кичә-көндез сезгә гаид, милләтем;Сыйххәтеңдер сыйххәтем һәм гыйлләтеңдер гыйлләтем.
Сән мөкаддәс, мөхтәрәм гыйндемдә варлык нәрсәдән;Сатмазым бу кяинатә милләтем, миллиятем.
Бәхтиярым – бәндәңи гәр итсәләр нисбәт сәңа;Гаҗизанә шагыйрең улмакга вардыр ниятем.
Ләфзы «милли» сәвәр кальбем бәнем – билмәм, нәдән?Әйлә «милли», милләтем, бәхшәйлә45 мәмнүниятем. Һәр хыялдан татлыдыр милләт хыялы, ля мөхаль;Бу хыялятдән кәлүр, гәр кәлсә мәҗнүниятем.
Әйлә шагыйрьлекдә сабит та әбәд, Тәңрем, бәни;Бу сәбатә мөнхәсыйр мәфтүн вә мәҗлүбиятем.
И фәләк! ал җаными, лик алма, зинһар, шаными;Бәнчә, үлмәкдин әшәд мәнса вә мәтрүкиятем.
Үлмәсен, үлсәм дә, наме гаҗизем, фәүтитмәсен46;Кәтмәсен буша бәнем җәһдем вә мәшгулиятем. Берзаман яд әйләсә билилтифат милләт бәни, –Иштә будыр максадым, мәэмүл вә мәсгудиятем.
Әйләдем гарзы мәхәббәт бән сәңа, и милләтем;Дуст күрерсең сән бәни дә – вар буңа әмниятем.
1906