Г. Исхакый үзенең 1917 елгы февраль революциясеннән соң булган сәяси карашларын болай аңлата: «1905 елгы революциядә без сыйнфый байрак астында бардык: хәзер исә милли байрак астына басарга тиешбез. Ләкин бу безнең демократиягә хыянәт итеп, буржуазиягә сатылуыбыз дип каралырга тиеш түгел. Чөнки хәл үзгәрде. Безне буып тора торган самодержавие җимерелде. Һәм безнең бурыч – хәзер шул хәрабәнең урынын чүпләрдән арчып, аның урынына милли мәдәният иҗат итү, милли рәфаһийәт12 торгызудыр. Шул иҗади эшнең фундаменты салынып өлгереп, сыйнфый көрәшкә тотыну вакыты җиткәч, без үземез кайсы сыйныф тарафыннан торырга тиешлекне белермез» (Әмирхан Ф. Гаяз әфәнде шәрәфенә // Кояш. – 1917. – 13 апрель).
Публицистикага бирелеп, бер ачылып, бер ябылып торган гәзитәләрдә ялкынлы мәкаләләр язып тору белән бергә, ул әдәби әсәрләр дә иҗат итә, «Теләнче кызы»ның өченче кисәген (1914), «Мөгаллимә» драмасын (1914) һәм берничә повесть бастырып чыгара.
«Мөгаллимә» пьесасы кулъязма килеш Петербургта укып тикшерелә. «Сәйяр» труппасы аны Мәкәрҗәдә 1914 елның 16 августында сәхнәгә куя. Г. Исхакый бу спектакльне 1915 елның 30 июлендә Уфада укучы яшьләр уйнавында карый. Бу чордагы матбугатка күз салсаң, иң күп мәкалә-рецензияләрнең Г. Исхакыйның «Мөгаллимә»сенә язылуын күрәсең, аларның саны унбиштән артып китә. Җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп иткән төп нәрсә – пьесаның Г. Исхакыйның моңа кадәр язган әсәрләренә охшамавы, яңалыгы. Биредә элекке әсәрләрендәге кебек иске тормыш белән яңа тормышның тартышуы да, иске фикер белән яңа фикер каршылыгы да юк. Әсәрдәге мөгаллимә Фатыйма образы ул – әдипнең татарның киләчәге турындагы бөек хыялы җимеше. Әлбәттә, үткән тормыштан яисә бүгенге тормыштан алып язылган, хәтта кайчагында геройларның прототиплары да билгеле булган әсәрләре белән танылган Исхакыйның Фатыймасын тәнкыйтьчеләр төрлечә кабул итә. Рецензияләр белән чыгучылар арасында аеруча ике авторның бәяләмәләре күзгә ташлана. Аларның берсе – әсәрдә чын «хакыйкый» мөгаллимә язмышына бәйле бер ишарә дә юк, әсәр реаль тормышны чагылдырмый, дип, пьесаны тәнкыйть итеп чыккан Г. Ибраһимов. Автор хәтта бу әсәрне мәйданга кую «авыр тормышлы мөгаллимнәр сыйныфына каршы җинаять» дип тә, «…әдәби вә иҗтимагый кыйммәте (хәятнең көзгесе була алмаганга) нольгә якын» дип тә әйтеп куя (Ибраһимов Г. «Мөгаллимә»нең Уфада уйналуы мөнәсәбәте белән // Тормыш. – 1915. – 26, 27 февраль).
Тәнкыйтьчеләрнең икенчесе – «Мөгаллимә»нең тууын хуплап, аңа һәм әдәби, һәм фәлсәфи анализ ясаган Җ. Вәлиди. Ул: «Тормыш әдәбияты тормыш белән бергә һәм тормышның артында калганнарын себереп алып барырга гына тиешлеме, әллә тормышның алдыннан җырып, аңа юл билгеләп барырга, тиздән булачагы, булырга тиешлеге күренеп торганнарны булды иттереп күрсәтергә дә хакы бармы?» – дип сораулар куя да, үзе үк болай җавап бирә: «Әдәбият хәзерге хәлдә бер яктан тәнкыйди булса, икенче яктан тәрбияви булырга тиеш… Әдәбият азмы-күпме тормышның алдына чыгарга, аның «иртәгәсен» тасвир итәргә тиеш», – ди (Вәлиди Җ. Мөгаллимә // Вакыт. – 1915. – гыйнвар).
Г. Исхакыйның бу чор повесть һәм хикәяләре дә элеккеләре белән чагыштырганда яңача, шәхеснең эчке дөньясын тагын да тирәнрәк итеп ачарга омтылып язылган булулары белән аерылып торалар. Бу яктан «Остазбикә» повесте татар әдәбиятының үзенчә бер югары казанышын тәшкил итә. Балалары булмау сәбәпле, яраткан иренә хатынлыкка үз укучысын димләве, моны үтә авыр кичерүе, үзе сайлаган язмыш фаҗигасен күтәрергә көч таба алуы өчен, Сәгыйдәне илаһи образ буларак кабул итмәү мөмкин түгел.
Кемгә өйләнергә? Ике милләт вәкиле бәхетле гаилә кора аламы? Г. Исхакыйның «Ул икеләнә иде» (1914), «Ул әле өйләнмәгән иде» (1916) хикәяләрендә бу сорау кабыргасы белән куела. Хикәяләрнең икесендә дә укымышлы татар егетләренең, татар мохитендә үзләренә тиң булырлык кызларны таба алмыйча, үзләре кебек үк укымышлы рус хатын-кызлары белән аралашулары беренче карашка табигый сыман булып тоелырга мөмкин. Әйтик, «Ул әле өйләнмәгән иде» повестенда язучы Анна образын идеаллаштырып бирә. Автор татар кызларына: «Сез дә шулай Анна кебек сөя белегез, сез дә шулай Аннадагы гүзәл сыйфатларга ия булырга тырышыгыз, юкса әйбәт татар егетләреннән мәхрүм калырсыз», – дип әйтә сыман.