Выбрать главу

– Минем башым хәзер эшләми, иртәгә сөйләшермез. Иртәгә, – дидем. Өйгә чабып кереп киттем. Ул баскан йирендә катып калды.

Мине моңынча һичбер булмаган яңы бер хис биләде. Мин хурландым. Үз-үземне сарык кебек сатарга теләүләренә хурландым. Җирәндем, үз-үземнең шул былчыраклар арасында булуымнан җирәндем. Мин яндым, көендем, үз-үземнең шул баткаклыкны ташлап китәргә көчем юклыгыннан яндым, шул тирә-юнемне чормалаган былчырак бака күлмәкләреннән арынып китәргә куәтем юкка яндым, көйдем… Бер яктан тутакайның «Кырык меңлек вексель биреңез!» дигән сүзләре колагымда чыңлады. Тәрәзәдә күргән теге сарыпсыз марҗа берлә теге әфисәрнең кылынышлары күз алдымда уйнады. Чын күңеленнән моңланып әйткән Пашаның өметле тавышлары, рәхмәт фәрештәсе суры99 кебек, минем җәрәхәтле бәгыремне сылады, сыйпады, иркәләде. Күземнән актарылып яшь агарга тотынды. Тавышланып, тавышсыз бик озак егладым. Күңелем басылган кебек булып тагы яттым, тагы ямьсез фикерләр мине чолгады, тагы егладым, тагы тордым, тагы яттым, тагы егладым, тагы киенеп чыгып бакчада Пашаны эзләмәкче булдым. «Әйдә китик, әйдә!» дип, аңарга ялынмакчы булдым. Тагы ишек төбенә баргач, бусаганы атларга көчем йитмәде. Тагы чишендем, тагы яттым. Тагы көйдем, тагы яндым, тагы егладым.

Иртә булды. Кояш чыкты. Кошлар сайрарга тотынды, умарта корты безләргә кереште. Минем керфегем керфеккә тимәде. Еглый-еглый кызарып беткән күзләремне күрсәтмәс өчен, үземнең эчемдәге яна торган ялкынсыз утымны яшерер өчен, суык сулар берлә юындым. Күзләремә сөрмәләр тарттым, киендем, ясандым… йөземә көләчлек бирмәкче булдым. Ләкин көзгегә барып карагач та үземнең сары йөземне, уелып, тирәнәеп киткән өметсез күзләремне күрдем дә тагы ихтыярсыз яшькә баттым. Әллә кемгә барып серемне сөйлисем килде, әллә кемнең муенына асылынып кайгымны аңлатасым, хәсрәтемне чишәсем килде. Әллә нинди мине бик аңлый торган бер кешегә бөтен кайгымны түгәсем килде. Күз алдыма үләр алдындагы анам килеп басты. Аның моңлы күзләре миңа таба карый кебек, мине айый кебек булды. Күземнән ятимлек яше тәгәрәде. Әтигә барып сөйләмәкче булдым. Аңарга эшне аңлатмакчы булдым. Ләкин аның берлә арадагы хисапсыз бер якынлык булмавы мине тагы тотып калды.

Ишек шакылдады. Кызгылт кофта кигән, чәчләрен бөдрәләтеп тараган тутакай килеп керде. Аның берлә бергә әллә нинди ислемай, пудра исләре бүлмәне тутырды. Мин аның йөзенә куркынган кеше кебек карадым. Ул миңа шул вакытта зур шәһәрләрдә кызлар тотучы юан симез яһүд хатыны кебек күренде. Җирәнгеч бер хис уятты.

– Әйдә, кунаклар тордылар. Тиз бул! Бөтен халык сине чәйгә көтә! – диде. Минем күлмәгемнең якаларын рәтләгән кебек булды.

«Чык моннан, кит, йөзең кара!» диясем килсә дә әйтә алмадым. Көчсезләндем. Изрәдем.

– Ярый, хәзер, – дидем. Йөзләремне тагы бер мәртәбә одеколон берлә сөртеп, акрын гына аш бүлмәсенә төштем.

Ду килгән кунаклар бар да, аягүрә торып, миңа юл бирделәр. Теге әфисәрем килеп кулымны чуп иттереп үпте. Аның авызыннан кулыма әллә нинди бер былчырак селәгәй ябышып калды кебек булды. Паша калтыраган кулы берлә кулымны кысты. Күземнең эченә карады. Беркем дә бер сүз дә дәшмәенчә берәр чынаяк чәй эчтек, әфисәр миңа әллә ниләр сөйләсә дә тыңламадым. Тутакай әллә нинди көлкеләр берлә миңа мөрәҗәгать итсә дә җавап бирмәдем.

Чәйдән соң мине әти бүлмәсенә алып керделәр. Анда тутакай селкенә торган урындыкка утырган да, тибрәнеп-салланып, әллә ни сөйли иде. Мине күрү берлә, әти, көлеп:

– Нишләп торасың, Гөлсем?! – дип сүз башлады. Үзе әллә ни әйтергә теләсә дә, сүзе чыгып җитмәде.

Аңарга ярдәмгә тутакай җитеште. Көлеп-көлеп сүзгә кереште. Ул да нигәдер тугрыдан-тугры әйтеп бетерә алмаенча, каененесен, теге әфисәрне бик мактады. Сүзен очлап өлгерә алмады, ишек шакылды. Аннан яңы гаскәри киемнәрдә кода берлә теге әфисәр килеп керделәр. Кода, керер-кермәс, русчалап:

– Мине гафу итеңез, менә бу егет кызлар тәрбияле, оялчан, эченнән янса-көйсә дә, үз хисен әйтергә батырлык итә алмый, – диде.

Теге әфисәр дә, команда иткән солдат кебек, бик тиз килде дә минем яныма тезләнде, русчалап:

– Мине бәхетсезлеккә салмагыз, колыңыз булырга рөхсәт итеңез! – диде дә минем кулымны үпте.

Мин аптырадым. Бер сүз әйтә алмадым. Тутакай, мине шул уңайсызлыктан чыгарыр өчен кебек:

– Сез аны оялттыңыз, ул бит яшь кыз әле, әнә, күрәмсез, йөзенә кызыл йөгерде, ул инде разыйлык галәмәте… Алла сезгә мәхәббәт бирсен, – диде.

Мин күземне ачтым, башымны күтәрдем, үземнең сатылганымны тагы ныграк сизендем, дерелдәдем, калтырадым. Каушаган тавыш берлә русчалап:

– Гафу итәсез, мин һичбер вакыт сезнең хатыныңыз булачак түгелмен, һичбер вакыт! – дидем. Күземә яшь тыгылганны хис иттем дә сикереп тордым. Әллә ни оныттым кебек булдым. Тагы борылып кечерәеп киткән әтине, кызарынган-бүртенгән тутакайны, пәжегән шалкан кебек булган коданы, нишләргә белми аптырап калган яшь әфисәрне сөздем дә, кычкырып: – Һичбер вакытта! – дидем дә, ашыгып чыгып, үз бүлмәмә кереп бикләндем.

вернуться

99

Сур – быргы.