Түбәндә тавыш купты. Анда чаптылар, монда чаптылар, әллә ниләр сөйләделәр, кычкырдылар, бакырдылар, минем ишекне килеп кактылар. Берсенә дә җавап бирмәдем. Яттым, егладым-егладым да яттым. Башым янды. Тәнемне суык алды. Калтырандым, өшедем, кайнарландым, тирләдем, пештем. Калкынган кебек булдым, йоклаган кебек булдым, ишекне тагы шакыдылар – ачмадым. Тагы шакыдылар – урынымнан кыймылданмадым… Менә колагыма кыңгырау тавышлары керде. Әллә нинди таныш тавыш ишеткән кебек күземне ачтым. Тәрәзәгә бардым. Бер начар гына чуваш аты җиккән авыл трантасына Паша менеп килә иде. Минем йөрәгем шу итте. Китә дип, актык өметем югала дип котым очты. Өстемә шәлне салдым. «Китмә, китмә, кал», – дип чыгып асылыначак булдым. Ишекне ачтым. Ләкин тагы бусаганы үтә алмадым. Аягым калтырады, йөрәгем типте. Тәрәзәгә килеп, ичмасам, «Хуш!» диясем килде. Авызымнан сүз чыкмады. Паша минем тәрәзәмә борылып карады да, чуваш аты кузгалды. Мин хәлсезләнеп егылдым. Тагы шакыдылар. Тагы кыңгырау тавышлары ишетелде. Мин өн берлә төн арасында саташыр-саташмас бикләнеп калдым.
Икенче көнне мин юынып чәйгә төшкәндә, бездә бер кунак та калмаган иде. Тутакай картайган, изрәгән, ләпшердәгән иде. Әти төссезләнгән, күңелсезләнгән иде. Без бер сүз сөйләмәенчә көнне үткәрдек, кичкә таба әти:
– Мин Петербургка барам, иртәгә хәзерләңез, – диде.
Мин дә, тутакай берлә каласым килмәгәнгә:
– Әти, мин дә синнән калмыйм, – дидем.
– Алай булгач, мин ник калыйм, буе җиткән кызны ялгыз җибәрергә ярыймыни, әле ниләр булганны күрмәдеңмени? – дип, тутакай катышты.
Мин бер сүз дәшмәенчә тыңладым да, тордым да чыктым. Икенче көнне вакыт килмәгән булса да, без барымыз җыенып, тирә-күрше боярлар берлә күрешмәенчә дә, Петербургка киттек. Киткән чакта гына бер хезмәтче кыз:
– Туташ, теге чарлакта торган егет сезгә бирергә дип бер хат биргән иде. Тутакай кулымнан тартып алды, – диде.
Мин:
– Шул көнне ни булды соң? – дип сорадым.
– Сөйләмә инде, мондый мәсхәрәне мин гомеремдә күргәнем юк иде, – дип сөйләргә тотынган иде, тутакай килеп тагы сүзне бүлдерде.
Мин Петербургта Пашадан хат булмый булмас дип көтә башладым. Бер атна көттем, ике атна көттем, ай көттем, һичбер хәбәр булмады. Көз килеп уку башлангач, аны сораштым. Петербургтан күчеп киткән, диделәр. «Кая соң?» диюемә кайсылары Мәскәүгә, кайсылары Киевка диделәр. Шулай итеп, Паша югалды. Аның берлә бергә минем өметем дә югалды. Менә моң гына кыш үтеп килгәндә, әти читтә юлда чакта бер иртә берлә телеграм килеп төшмәсенме! Ни күзем берлә күрим: телеграмны әллә нинди бер стансадан станса начальнигы бирә. «Әтиеңез поездда үлгән табылды. Тиз килеңез, фәлән поездда» дигән бу хәбәр миңа шулкадәр авыр тәэсир итте, мин һушымны югалттым.
Мин күземне ачканда, әти инде өйгә китерелеп салынган. Аның баш очында мулла Коръән укып тора иде. Мин җансыз шәүлә кебек бүлмәдән бүлмәгә йөрдем. Һичбер нәрсә аңламаенча, һичбер нәрсәгә күңел куя алмаенча, вакытны үткәрә алмаенча йөдәдем, йончыдым. Әллә кемнәр килде, әллә ниләр сөйләде, берсен дә тыңламадым да. Менә төн үтте. Озын авыр караңгы төн үтте.
Гәзитә китерделәр. Минем берлә тутакай исеменнән әтинең үлүе җеназасы хакында бирелгән матәм игъланы янында зур хәрефләр берлә «Надежда Ивановна кадерле ире, балалары Коля, Лиля кадерле әтиләре үлүен игълан итәләр, фәлән мәсҗед йортында җеназа укылачагын белдерәләр» дип, икенче игълан басылган иде. Бу хәбәр мине кайнарлатты, өшетте, суытты, еглатты, газаплатты, мыскыл итте. Җеназа вакытында, чынлап та, җеназа артына кара кием кигән юан гына, карт кына бер марҗа ике бала берлә безнең янда урын тотты. Әллә нинди без танымаган руслар, марҗалар аңарга килеп тәгъзия100 итте, ул еглаган тавыш берлә әллә нинди җаваплар бирде.
Ул булмады, мирас хакында суд китте. Мин әтинең бер генә баласы булганга, бөтен дәүләт миңа калырга тиеш иде. Теге хатын мәхкәмәгә бирде, мине судка чакырдылар. Ике балалы хатын, мәхкәмәдә әллә нинди тәмсез сүзләр сөйләп, әтинең исемен былчыратты. Мин хурландым, еглап җибәрдем. Шуны күреп, теге марҗаның ике баласы да еглады. Шул күз яшь арасында, чынлап та, болар минем сеңелләрем, энеләрем түгелме икән дигән сөаль башыма килеп басты. Мәхкәмә минем файдама хөкем итте. Ләкин эчемнән мин шул эштә хаклыгыма ышанып җитә алмаганга, эчем пошып калды. Теге марҗа бик тәмсез телле пычрак марҗа булганга, үзе бик алдакчы булганга, аның берлә сөйләшеп, мин хакыйкатьне аңлый алмадым.