Коры гына күрешеп, атларга утырдылар. Юлның аерылган почмагыннан ике арба ике якка киттеләр. Ихтыярсыз ике арбадагы да күзләр берсен берсе сөзеште. Ике арбадагы күзләр дә берсенә берсе әйтелеп бетмәгән соңгы сүзләрне әйтеште. Озак кына тик барганның соңында Нәфисә Хәлилнең йөзенә карады, күзенә карады.
– Шулмыни беренче мәхәббәтең? – диде…
Хәлил:
– Әйе! – дип башын иде. Бераз паузадан соң: – Әллә син көнләдеңме? – диде…
Нәфисәнең күзе ялтырады, йөзе кызарды, әллә нинди бер авырткан йиренә тигән кебек, сыкраган тавыш берлә:
– Әстәгъфирулла, әстәгъфирулла, моннанмы? Шул мескеннәнме? – диде… Тавыш туктады. Бераздан шул фикерен дәвам иттергән кебек, Нәфисә Гөлсемгә каршы сузып кына: – Тиле! – диде… Шул сүзен авыррак таптымы… Кешенең бәхетсезлегеннән көлү кебек булып киттеме, – мескен… – диде…
Икесе дә Гөлсемнәрнең арбалары китеп барган юлга күзләрен тектеләр. Анда көзге җил өермә куптарган иде. Шайтан туе, сары яфраклар, сары саламнар, иске тузаннарны җыеп, Гөлсемнәрне куа иде, аларны җитәм-җитәм дип ашыга иде. Менә тагы җил, тагы бер өермә, әнә аларның өстендә сары яфраклар, көзге сары яфраклар оча… Әнә арбаның дугасы гына күренә, әнә ул да югалды, әнә ул да юк… Менә көзге вак ягъмур акрын гына сибәли башлады. Менә ул, тирә-юньне томалап, һаваны басты. Нәфисә аркасыннан әллә нинди юеш бер суык йөгергәнне хис итте. Ул тыгызрак итеп иренә таба сыенды. Хәлил таза кулы берлә аны кысты… Күзләре күзгә очрашты, елмаешты, көлеште. Оршышканнан соң килешкәндәй була торган кебек бер йылы икесен дә биләде. Тәмле иттереп, татлы иттереп биләде. Хәлил кучерга:
– Тизрәк тот, ягъмур җиткәнчә кайтыйк! – диде.
Кучер чыбыркыны шартлатты. Атлар алдырып киттеләр. Кыңгыраулар, берсенә берсе җитә алмаенча, өйгә таба, йылы вә ягъмурсыз, җилсез өйгә таба ашыга башладылар.
Сәхнә әсәрләре
Зөләйха
Зөләйха.
Гыймади карт.
Мәхбүбә карчык.
Кыз балалар.
Әхмәтҗан.
Сәлимҗан.
Мостафа.
Тимерҗан.
Сибгатулла.
Фәхретдин.
Хәзрәт.
Поп.
Малай.
Татарлар, урыслар һәм казаклар.
Вакыйга алтмышынчы елларда.
Беренче пәрдә
Зур бер өй. Диварга каршы тәрәзәләр. Сул яктагы тәрәзәләр урамга карый. Уң якта зур ишек. Почмакта тәре куяр өчен өчпочмаклы киштә-шүрлек. Урам ягында дивар буйлап озын сәке. Ишекнең арт ягында зур мич. Өйне бүлмәгә, түргә бүлгән чаршау җыелып тора. Түр сәкедә бик карт карчык җеп җегерли. Урам тәрәзәсенең янына утырган кара башлы, тукызлы-унлы ике кыз курчак уйный. Бүлмә сәкесенә утырган Зөләйха аягы белән сикертмәгә элгән бишекне тирбәтә. Үзе җөй тегә. Өйдә тын. Пәрдә ачылганда, авыр-авыр сулаган мич башындагы бер картның гына «Алла, Алла!» дип көчләнеп сулавы, әбинең орчык җегерләве, бишек сикертмәсенең моңланып чыгырдавы ишетелә.
Кызлар (курчак уйный-уйный). Исәнмесез, диеп әйтте, ди. Кунак килде, ди. Аллага шөкер, кодача, утырыңыз, кодача, тукта, аш бирик дип әйтте, ди.
Тәрәзәдән көзге кояш керә.
Карчык (орчыгыны кулына алып, кызларга карап). Кайтмадылармы?
Кызларның берсе. Юк, әби, юк. (Курчагын уйнап.) Хушыңыз, кодача, хушыңыз, шул күчтәнәчләрне алып китеңез, гаеп итмәңез, кодача, диеп әйтте, ди.
Карчык (туктап тора, балаларга карап). Әй балалар! Курчактан бүтәнне белмиләр. Боларга шул әле ике кашык – бер тиен. (Зөләйхага таба.) Озакка калдылар. Бүген теге кара йөз дә килмәсен әле.
Кызлар. Әби! Озын чәч киләмени? (Бер-берсенә: «Тиз, тиз!» Курчакларны яшерәләр.)
Зөләйха. Килер шул.
Карчык. Менә, балалар, сезгә курчактан битәр сабакка ябышырга кирәк. Әнә теге кара йөз нинди бозарга маташа, кечкенә вакыттан сеңеп калган күңелдән чыкмый! Сез бернәрсә дә белмисез!
Балалар. Беләбез, беләбез!
Карчык. Җә, алай булса, кич ятканда нәрсә укып ятарга кирәк?
Бер кыз. Элгәре «Әгузе бисмилла» әйтергә кирәк. Аннан соң «Аллаһөммә зид»не укырга кирәк.
Икенче кыз. Юк, юк, әби. «Бисмиллаһи әлләзи» укырга кирәк.
Карчык. Шулай кирәк. «Әгузе бисмилла»дан шайтан кача. Аллаһе Тәгалә дошманнарның күңелен сындыра.
Бер кыз. Әби! Ул поп нигә безгә килә дә, Мәрфугаларга килми?
Зөләйха. Безнең язмыш шулай!
Карчык. Гөнаһ шомлыгыбыз өчен, гөнаһ шомлыгыбыз өчен!
Бер кыз. Әби! Ник безне керәшен диләр? Без мөселман түгелмени?..
Зөләйха. Мөселман, мөселман! Алай дигән кешеләр үзләре мөселман түгел. Без – чын мөселман!
Карчык. Мөселман, бәбкәм, мөселман. Алар белми сөйлиләр.
Бер кыз. Әнә көтүдә кызлар мине: «Сине урыс авылына алып китәләр, сине чиркәү суына коендыралар», – диеп үртиләр. Ник Мәрфугага алай димиләр?