Зөләйха. Без – яңа мөселман, алар – иске мөселман.
Мич башыннан Гыймади (авыр гына сөйли. Сүз арасында ыңгыраша). Юк, юк, без дә иске мөселман. Балаларның башын бутамаңыз. Минем әтием, бабам мөселман булган, бабамның бабасы мөселман булган. Без Мамайдан бирле мөселман!
Кызлар аптырап торалар.
Карчык. Кара йөзләр безгә килеп алдап тамга алганнар да «урыс булды» дигәннәр. Без – чын мөселман.
Зөләйха. Сез андый кызлар белән уйнамаңыз. Алай дигән кызлар белән дуст та булмаңыз!
Кызлар. Бар да шулай ди. Бар да, керәшен кызлары, ди.
Карчык. Дисә, гөнаһысы үзләренә булыр. (Җеп җегерләргә тотына.)
Кызлар тагы курчак уйнарга башлыйлар.
Гыймади (ыңгыраша). Әле бусы җитмәгән кебек, тирә-күршең тагы җәрәхәтли!
Тик торалар.
Зөләйха. Бик озакка калдылар. Әллә кайтмадымы икән? Кичә суга барганда, урман астына чиркәү салабыз диеп килгәннәр, диеп сөйләделәр. Бу поп бик усал, диләр. Минем күңелем бик курка.
Гыймади (ыңгырашып кына). Күңелең таза булса, бернәрсә дә булмас… Безне йөртмәгән җире калмады. Һәр бәйрәмендә чиркәүгә алып китте. Һәр зур көндә әллә кая монастырена озатты. Монахы әллә нинди тәреләре белән имләп бетерде. Алла язмаган эш булмады. Алар тик мине «Василий» диеп язып йөртсеннәр, мин мөселманлыктан кайтмадым. (Ул тагы ыңгыраша.) Мин күргәннәрне эт күрсә, ул да үләр иде. Теге, Әхмәди абзыйлар эше белән моннан Казанга кадәр богаулап алып бардылар. Юл буе кыйный-кыйный киемемезне генә түгел, тәнемезне тишкәләп бетерделәр. Мескен Мирсәяф чыдый алмады, үлде. Поп алдында «Алла» диеп, иман китереп үлде. Теләсә кайда күмсеннәр, кыямәт көнне Аллаһе Тәгалә мөэминнәр гөруһыннан107 аермасын. Ул казаматтагы кылынышларны әйтмә дә инде! Карчык судка килгәч танымады.
Карчык. Танымадым. Алдындагы дүрт теше бердән төшкән. Бите-йөзе тирән-тирән сызыклар белән тулган. Чәче-сакалының яртысы агарган.
Гыймади (балаларга). Менә, кызым, без нинди мөселман! Без – ут аша, су аша чыккан мөселман. Аллаһе Тәгалә үлгәндә газиз иманымыздан аермасын!
Карчык.
Зөләйха. Амин!
Кызлар. Амин!
Зөләйха. Мин, әллә шул кичә бик куркып яткангамы, бик ямьсез төшләр күреп, куркып беттем.
Карчык. Хәерлегә булсын, сәдака бирерләр!
Зөләйха (тегүеннән туктап). Менә төшемдә әллә нинди көн, биниһая караңгы, карабогдай суга торган көннән дә караңгы, күзгә төртсәң күренми… Менә шунда мин зур бер урманның эчендә ялгыз. Урманда төрле урман пәриләре туй итеп йөриләр, имеш… Аюлар акыра, мәчебашлы ябалак бала кебек еглый… Шуларның барысы да мине эзли, мине ашарга, мине тетмә-тетмә тетәргә тели, имеш… Мин зур бер агачның төбендә торам – белгән догаларымны укыйм. Телем бәйләнә дә онытам, догаларымны бутыйм. Менә кояш чыга. Көн булды, бердән тавыш бетте, мин курыкмый башладым. Мин көн булды дияргә генә өлгермәдем, бөтен урманны ут алды; урман утта кайнарга тотынды. Тагы теге хайваннарның тавышы, аю бакыруы, бүре кычкыруы белән тулды. Ут, зур дулкын кебек, акырып-бакырып, өстемә таба килә башлады. Бөтен тирә-ягым ут диңгезендә калды. Куркуымнан телем бәйләнде. Укырга, кычкырырга сүзем бетте. Чабарга, качарга аягым кыймылдамады. Менә минем янымда утырган агачны ут суырган кебек, аны йотарга теләгән кебек булды. Аңарга да ут кабынды. Куркуымның иге-чиге бетте; шул куркуга да «Алла!» дип җибәрдем, үзем дә уянып киттем.
Карчык. Хәерлегә булсын, хәерлегә!
Гыймади. «Алла» дигән сүзне онытмагансың. Бик яхшы булыр.
Кызлар (курчакны туктатып, әниләре янына килеп). Әни, мин куркам! Әни, мин куркам! (Әниләренә ышкыналар.)
Гыймади. Нинди вакытта да «Алла» дигән сүзне онытмаска кирәк. Һәр эшне Алла үз юлына куяр.
Зөләйха (кызларының башларыннан сыйпап). Нәрсә куркасыз? Көндез куркалармыни?
Карчык. «Әгузе бисмилла» әйтсәң, шайтан да алмый, пәри дә алмый; ут та яндырмый, суга да батмыйсың. «Әгузе бисмилла» әйтеңез!
Кызлар эчләреннән «Әгузе бисмилла» әйтәләр.
Гыймади (ыңгыраша, ыңгырашкан тавыш белә). Явым-салым булыр, ахры. Бөтен сөякләрем сызлый. Алла, Алла!
Карчык. Әллә мунча ягып сылыйкмы?
Гыймади. Яшең сиксәнгә җиткәч, инде сылап-сыйпап кына булмас. Аллаһе Тәгалә газиз иманны юлдаш итсен!
Урамда ирләр тавышы ишетелә.
Кызлар. Әнә киләләр, киләләр!
Зөләйха, торып, ике арадагы чаршауны төшерә. Әби яулыгын рәтләп бәйли. Мич башыннан бабай башын күтәрә. Үзе ыңгыраша. Кызлар, курчакларын җыеп, чаршау артына чыгалар. Ишек ачыла. Ир уртасы Әхмәтҗан, Тимерҗан, Мостафа; алардан яшьрәк Сибгатулла, Фәхретдин, Сәлимҗан керәләр. Кергән берсе «Әссәламегаләйкем», «әссәламегаләйкем» диеп сәлам бирәләр. Мич башындагы бабай, ыңгырашып: «Вәгаләйкемәссәлам, вәгаләйкемәссәлам!» – ди.