Әхмәтҗан (бабайга). Исәнме, Гыймади дәдә? Сәламәт торамсың? (Кулын суза.)
Гыймади (ыңгырашып кына). Аллага шөкер, Әхмәтҗан, Аллага шөкер. Чыкмаган җан тәндә әле. (Кулын суза.)
Сәлимҗан. Утырыңыз, утырышыңыз!
Барысы да утырышалар.
Әхмәтҗан. Йә, Гыймади дәдә, дога кылыйк!
Карт кул күтәрә, аның артыннан башкалары да күтәрәләр.
Гыймади (йөзен сыйпап). Аллаһе Тәгалә һәммәбезгә иманымызны юлдаш итсен! Хәзрәте Рәсүлне шәфәгатьче итсен! Мөселман каберенә күмелеп, мөселман гөруһыннан кубарылырга насыйп итсен! (Үзе ыңгыраша.)
Барысы да. Амин!
Карчык (чаршау артыннан чыгып). Исәнме, саумы, Әхмәтҗан? Йөргән җирләрең исән калдылармы?
Әхмәтҗан. Биргәненә шөкер, Мәхүб абыстай. Үзең сәламәтме?
Карчык. Илтеп күмгәнгә кадәр торабыз әле. (Башкаларга.) Сез исәннәрме, угланнар? Бала-чагалар саумы?
Сибгатулла.
Карчык. Исән булсыннар!
Гыймади (ыңгыраша. Бераздан башын суза төшеп). Җә, Әхмәтҗан, сөйлә безгә: нинди шатлыклы хәбәр алып кайттың?
Карчык, тыңларга диеп, яулыгыннан колагын чыгара. Чаршау кырыеннан Зөләйха күренә.
Әхмәтҗан. Урман астыннан Тубылгы тавына бардым. Анда шулай Шәмси абзый дигән кеше бар икән. Бик һәйбәт тора, тегермән тота икән. Угылы, кызы йиткән, үзе дә унсигез елдан бирле шул эш артыннан йөри икән. Эшне бәйнә-бәйнә сөйләп бирдем. Попымыз бик усал, урман астына чиркәү салырга тели, балаларны көчләп урыс монастырена җибәртә, кызларны көчләп урыска бирә, шуны нишлик, санатка прашения108 бирергә телибез, дидем. Шулай, бик һәйбәт, чәйне үзе хәзерләде, әйдә, энем, түргә чык, диеп, түргә утыртты.
Шунда ул үзенең хәлен аңгартты. Аларның поплары юаш икән. «Аңарга, – ди, – бәйрәмнәрендә ашлык җыеп илтсәң, башкада эше юк, – ди. – Без, алай-болай ачуын китермәс өчен, йомыркасыннан йомыркасыны, ашлыгыннан ашлыгыны – һәммәсене илтеп торамыз, теге безгә килергә юл чыкмасын димез, – ди. – Дошманны, килә-нитә калса, балаларга-фәләнгә күзе төшмәсен димез», – ди. Үзләре шулай яхшы гына торалар икән. Үзләренә аерым мәсҗедләре булмаса да, бер байлары бар, җомгага шуларның өйләренә җыелалар икән. Гаеткә күрше авылга баралар икән. Зур үлеккә күрше авыл мулласын китерәләр икән. «Сез дә шулай итә алмыйсызмы?» – диде. «Юк, абзыкаем, юк. Бик кире бу дин дошманы», – дидем. Аннан уйлап торды да: «Менә Идел буенда зур бер авыл бар, бөтен халкы безнең кебек. Шул эш артыннан йөргәндә шул авылның Галәветдин исемле бер кешесене күргән идем. Үзе солдат булган кеше, сөйләгәндә, авызыннан ут чыга, әрхиреендә дә булган, губернаторын да күргән, таш астыннан чыккан кеше, менә син инде, энем, шунда бар!» – диде. Юлны сорашып чыгып киттем. Ул якын якынын да – дүрт йөз чакрым икән. Ак Идел буенда. Шулай беркөнне иртә берлән барып җиттем. Зур авыл, мәсҗедләре булмаса да, очраган-күргән кеше бар да мөселман кыяфәтендә. Бер картка сәлам биреп: «Галәветдин абзый кайда тора?» – дидем. «Син кайдагы, кем?» – диеп сорады. Шуннан юлны күрсәтеп бирде. Капка төбенә туктадым. Бер җегет чыкты. Сәлам биреп сораштым. «Монда», – диде. Ул ара да булмады, аппак сакаллы, таза гына бер карт чыкты. «Кереңез», – диде. Кердек. Аш вакыты икән. Ашка утырдык. Аштан соң: «Ни йомыш, кунак?» – диде. Мин тагы сөйләдем. Карт кызды, күкрәгенә сугып: «Мин ул канальяларны шулай итәрмен, болай итәрмен, килгәч үтергәнчә кыйнаңыз. Сары май булыр. Менә күрәсең безнең авылны. Авылның буеннан-буена хәерче төсле ашлык җыеп йөри. Бала-чаганың сабак укыганнарын ишетсә, чакыртып кыйната иде. Беркөнне Сабан туе иде. Беләсең, яшьләр сырасын-балын яратучан була. Бу килгән, су сибә, ашлык җыя. Хатыннардан йомырка ала. Менә бер картыбыз бар иде. Колагы ишетми иде. Намазчан-ниязчан иде. Шул чалма белән урамга чыкмасынмы!.. Попымыз тилерде, сикерде, бакырды, тегене кыйнамакчы булды. Карт, аны аңлап, тугры килгән йортка чабып керде. Ул йорт чын мөселман йорты иде, поп килеп кенә кергән иде, кунакка җыелган җегетләр чыктылар да: «Син безне көчләп урыс ясаргамы!» – дип тотындылар… тегене, кай җире кычыта… Аның артыннан казагы кергән иде, ансын да кыйнадылар, кыйнадылар, эштән чыгардылар. Попның кул-аягы сынды, казагының кабыргалары ватылды. Шуннан соң арбаларына төяп озаттылар. Суд китте, суд китте, алтмыш ике картыбызны Себер җибәрделәр. Егерме ике кешене казаматка яптырдылар. Мин дә өч ел яттым. Халык судлаша-судлаша бөлеп бетте. Шуннан, син күр дә мин күр, попның эзе югалды», – диде. Мин: «Без булдыра алмыйбыз, безнең халык берсүзле түгел», – дигәч, ул: «Мин шуннан башканы белмим», – диде. Сөйләшә торгач, бая мин юл сораган кеше килеп керде. Ул муллалары икән. Үз араларыннан, ди. Шул менә. (Һәммәсе тын да алмыйча тыңлап торалар.) «Бәләбәй шәһәрендә бик оста язучы бар, шуңарга бар, бик оста вәли109, сүзе бик үтә, агасы Петербургта, бик зур бер генералда аш, чәй биреп кенә тора, ди; син инде шунда бар», – диде.