Выбрать главу

Мәхбүбә. Чибәр юл.

Әхмәтҗан. Ни эшлисең, Мәхбүбә абыстай, башлагач, ярты юлда калдырырга ярамый.

Кешеләр. Ие, ие.

Әхмәтҗан. Киттем, доверенностьны күрсәттем. Мин бу эшне эшләрмен, ди. Сезне көчли алмас, эшләрне миңа биреңез, үзем йөртеп чыгарам, ди. Җан башына биш тәнкә бирерсез, ди. Моны санатка бирергә, санатны күреп сөйләшергә кирәк, ди. Сөйли торгач, өч тәнкәгә килеште. Менә хәзер шуңарга «урман аст»лары разый булалар. Сез нишлисез?

Гыймади. Хәерле эш булсын! Алла ярдәмчеңез булсын!

Мостафа. Соң инде үзе шулай булырга охшыймы? Эчеп-сасып беткән түгелме?

Әхмәтҗан. Алай бит бер-ике күргәндә кайдан беләсең? Кайтканда тирә-күрше мөселман авылларына кердем, мактыйлар.

Сәлимҗан. Ул бит һаман дин дошманы, алдап кына куймасын димен.

Әхмәтҗан. Юк, үзе боларның «старовер» дигән нәрсәләре икән.

Сибгатулла. «Урысның атасын үтер дә акча бир», – диләр. Анысыннан куркырга ярамый. Булдыра алырмы гына?

Карчык. Болай да бит күрәсез, угланнар, дерелдәп кенә торабыз. Үләргә вакытымыз җиткән. Тынычлап үлә дә алмыйбыз бит. Ни булса да бер эш эшләңез инде.

Гыймади. Теге Галәветдиннең әйткәне дөрест. Бу йөзе караның кабыргаларын санасаң, сабак булыр иде. Картаеп киттем, мин аны өйрәтер идем… (Ыңгыраша.)

Әхмәтҗан. Кеше табылыр иде дә, Гыймади дәдә, беләсең бит, әле зарар итмик диеп куркабыз.

Сибгатулла. Юк, дәдә, закун белән йөрергә кирәк. Прашения бирергә кирәк: губернаторына бирергә кирәк, падишаһына бирергә кирәк.

Мостафа. Шулай итеп йоклаган дошманны гына уятмыйк дим. Шулай торган көенчә торыйк димен.

Мәхбүбә (балаларны күрсәтеп). Бу балаларны нишлик? Шуның сүзе белән чиркәүгә илтикмени? Аларны сасы суга манчыйкмыни? Бүген яшер, иртәгә яшер, беркөнне күрер бит.

Гыймади дәдә ыңгыраша.

Балалар. Әни, куркабыз, әни, куркабыз. (Чаршау артына качалар.)

Фәхретдин. Соң, падишаһка прашения бирик. Менә безне көчлиләр, динебезне бозалар, балаларыбызны чукындыралар, диик. Карасын түрәләрне, ул динне кысмаска унике падишаһ алдында ант иткән.

Әхмәтҗан. Анларга барып җитәргә юл юк шул. Шуны эзлибез әле. Әнә теге Бәләбәй урысы үзенең браты аркылы генералга сүз кичереп булыр, генерал прашенияне алыр да, туры падишаһка китәр дә, манифест алыр димез.

Тимерҗан. Поп бит, сезгә урыс диненә чыгарга манифест булган, унике генерал, унике әлхирей110 алдында падишаһ кул куйган, ди.

Мәхбүбә. Карга карганың күзен чукымый, бар да бер кара йөрәк инде. Бар да бер дошман инде, Алла гына ярдәмчебез булсын!

Фәхретдин. Алай булса, хәлифә падишаһка хәбәр бирик. Монда мөселманнарны көчләп чукындыралар, кызларны көчләп урыска бирәләр, шәһри Болгарга чиркәү салалар, диик.

Әхмәтҗан. Аны да ничек бирик? Ничек прашениябезне хәлифә падишаһ кулына җиткерик? Ул да җиңел түгел. Аннары, ярый ла ул безнең сүзне тотса, аннан да файда килмәсә, болары тагын каныгыр бит.

Фәхретдин. Казанда хаҗга баручы юк түгелдер. Үзебезнең хәзрәттән бәйнә-бәйнә бәян кылдырып, Әхмәди абзыйларны Себергә җибәрүләрене, Миннисаны урыска сатуларыны, Садри абзыйны төрмәдә утыртуларыны, Куян авылы хәзрәтен үлек күмгән өчен Себергә җибәрүләрене – барсыны да языйк. Аңарга да ышанмасмы? Вәзирләр мәҗлесен корсын да тыйсын моны! Биләргә чиркәү салганда ник бик тиз, хәлифә падишаһ кырык мең гаскәр куйгач, песи булдылар?

Сәлимҗан. Шулай да итик. Хәлифәсенә дә, падишаһына да прашения бирик. Берсе булмаса, берсе булыр.

Әхмәтҗан. Һәммәсенә бит акча кирәк. Менә бит өч атна йөрдем, минем дә бит, җәмәгать, йортым-җирем, бала-чагам бар. Казанына да бар, Уфасына да бар. Теге Петербургка барса, санатына да бүләксез булмас.

Гыймади. Булсын! Бөтен йортны сатармын да бирермен. Алла исәнлек бирсә, угланнар, мал табылыр, актык атларыңызны сатыңыз, балаларыңызны сөтсез калдырып, актык сыерларыңызны сатыңыз, юлы булса, шуны булдырыңыз! Менә, угланнар! Әле сез яшь кеше, белмисез. Менә мин көне-төне үлем көтәм. (Ыңгыраша.) Әллә кайчан үләргә вакыт йиткәнне беләм. (Җылаган тавыш белә.) Урыс каберенә күмелмәс өчен, Алладан, Газраилгә сабырлык бир, диеп ялбарам. Яшем сиксәнгә йитте, Аллага шөкер, Аллага шөкер, мөселманлыктан аерылмадым, Аллага шөкер, нинди вакытта да – көчләп чиркәүгә алып барганда да, көчләп сасы суга чумырганда да «Алла» сүзен онытмадым. Шуның өчен кыйнадылар, таладылар, бөтен йорт-йирне бөлдерделәр – мин чыдадым. Шуларны әнә үзем өчен генә түгел, угланнар, барыңыз өчен дә кылдым. Инде үлем көненә килдем, кабер якасына бастым. Бер – Алладан, икенче, сездән [сорыйм], мине урыс мазарлыгына күмдермәңез! Миңа үләр алдыннан мөселман каберенә күмелеп, газиз баш көннәрне Коръән тыңлап, рәхәтләнеп ятарлык ясаңыз! Угланнар, сиксән ел яшәдем. Бала-чага үстердем; юл кунагыны борып җибәрмәдем; кеше малына җинаять итмәдем; үлем түшәгендә тынычланырга, Газраил белән юлыкканда мөселманча юылып, мөселманча җеназам укылып, мөселман каберенә күмелергә ышанасым килә шул. Җаным тәнемдә вакыт кертә алмаган чиркәвенә минем җансыз-нисез тәнемне өстерәп илтеп тыгар диеп куркам шул. Алла! Алла! (Ыңгыраша.)

вернуться

110

Әлхирей – архиерей.