Кызлар җылыйлар.
Әхмәтҗан (сикереп торып, бабайга барып). Чү, чү! Ни булды?
Гыймади дәдә мичкә таба ава. Аның авызыннан күбекләр чыга. Балалар тагын кычкырып җылый. Зөләйха чаршау артыннан чыга. Бөтен өй асты өсткә килә. Ирләр, торып, Гыймади бабайны күтәреп сәкегә салалар.
Мәхбүбә (янына утырып, кулы белән тотып). Ут кебек яна.
Әхмәтҗан. Башына суык сулы тастымал куеңыз! Береңез хәзрәткә барыңыз! Карт кешенең бары бергә. Алла сакласын!
Сибгатулла чыгып китә.
Сәлимҗан. Тиз йөр!
Әхмәтҗан. Мостафа, син хәзрәт килгәнче белгәнеңне укый тору кирәк иде.
Мостафа. Безнең белгән инде, Аллаһе Тәгалә үзе кабул итсен.
Карчык (балаларга карап). Үз эчеңездән «колһуалла» укыңыз! Әнә бабаңыз ничек авырайды.
Үзе авызын селкетә. Мостафага ишарә кылып, утырырга күрсәтә. Ул, утырып, авыз эченнән Коръән укырга тотына.
Бөтен өйне курку баса. Авыр тынлык белә өй тула. Пауза. Чалмадан, чапаннан хәзрәт, аның артыннан Сибгатулла керә.
Хәзрәт. Әссәламегаләйкем!
Халык. Вәгаләйкемәссәлам!
Сәлимҗан. Хәзрәт, бабай авырып китте.
Әхмәтҗан. Исәнмесез, хәзрәт?
Башкалар да. Исәнмесез, хәзрәт?
Хәзрәт. Аллага шөкер, исәнме, Мәхбүбә абыстай?
Мәхбүбә. Биргәненә шөкер, хәзрәт, биргәненә шөкер. Гөнаһ җыеп торабыз әле, хәзрәтем!
Хәзрәт (бабайның башын тотып). Машалла! Машалла! Яна. (Бисмилла әйтеп, йөзенә өферә.)
Бабай күзләрен ача. Башкалар тик торалар.
Бабай (һәммәсенә дә карап). Уф Алла!
Хәзрәт. Гыймади агай, бала-чаганы куркыткансың!
Гыймади (ыңгырашып). Вакыт, хәзрәт, вакыт! Ризык бетмәгәнгә әле дә тордым. Күптән вакыт. Уф Алла! (Ыңгыраша.) Әллә ни, хәзрәт, суда йөзгән кебек булып киттем. Шуннан ни булганын белмим.
Мәхбүбә. Бөтен йөзеңә тир чыкты.
Гыймади (ыңгыраша). Бөтен тәнем яна, телем кибә, су биреңез! (Зөләйха суга чыга. Гыймади тагын селкенә башлый. Авыр гына.) Тунымны салдырыңыз!
Ирләр тунын салдыралар. Зөләйха су кертә. Мәхбүбә юрган белән өстен яба. Хәзрәт башын тотып тора.
Гыймади. Менә, хәзрәт, Әхмәтҗан шатлыклы хәбәр белән кайтсын да, тынычлап үлим диеп өмет итеп тора идем. Рәхмәт, бик күп йөргән. Теге, хәзрәт, безгә ул көнне күрергә Алла язмагандыр, ахры, ул шатлыкны күрергә безгә насыйп булмагандыр, ахры. Картайгач, хәзрәт, күңел нечкәрә икән! Актык туемның үз йортымда, дустым-ишем арасында, имам, мөәззиннең хозурында булуыны күрәсем килгән иде, угырланмаенча, качмаенча (үзе җылый), «Алла» диеп үләсем, «Алла» диеп җан бирәсем килгән иде. Кеше кебек, хәзрәт, минем җеназам да мәсҗед алдында, олуг-кечек хозурында укылып, бабайлар каберенә күмеләсем килгән иде. (Туктап торып, җылаган тавыш белән.) Мин, хәзрәт, Василий түгел, мин, хәзрәт, Гыймаддин!
Бөтен кешеләр бер-берсенә карашалар.
Хәзрәт. Әлхәмдүлиллаһ, әлхәмдүлиллаһ, Гыймаддин ага!
Гыймади. Әлхәмдүлиллаһ, мин – мөселман!
Хәзрәт. Бик беләм, Гыймаддин ага, бик беләм. Дин өчен әллә никадәр мәшәкать, зәхмәт чиктең, әллә никадәр мыскыл күрдең. Сиңа, Алла теләсә, Аллаһе Тәгалә дин юлында сугышкан сәхабәләр савабыны язар. Китап әйткән: дин юлында зәхмәт чиккәннәр газилар111 белән бергә кубарлар, хәзрәти Хәмзә разый Аллаһе ганһенең112 ливасы113 астында булырлар, дигән.
Һәммәсе баш селкәләр.
Гыймади (ыңгырашканнан соң). Ишеттеңезме, угланнар?
Һәммәсе. Ишеттек, Гыймади дәдә, ишеттек!
Гыймади. Ишетсәңез, шул юлдан аерылмаңыз! Нинди көчләсәләр дә, газиз динеңездән, бабаларыңызның диненнән аерылмаңыз. Дөнья дәүләтенә, дөнья ләззәтенә алданмаңыз! Ир гомере – бер көн. Үтә дә китә. Ахирәт – мәңгелек. Ахирәтне югалтмаңыз!
Зөләйха еглый. Аның артыннан балалар еглый.
Хәзрәт. Әлхәмдүлиллаһ, Гыймади агай, һәммәсе ихласында, һәммәсе шәригать юлында. Нинди авырлыкларны да күзгә алмыйча мәсҗедтән калмыйлар, балаларны мәдрәсәдән чыгармыйлар. Мостафа угылы, Сибгатулла энесе, Гыймади агай, иң тырыш шәкертләрем.