Кешеләр. Хәзрәт, үзеңә рәхмәт инде. Олуг башыңны кече итеп, балалар өчен тырышасың, авырлыкларыннан курыкмыйча, безне башкалардан аерып йөртмисең.
Хәзрәт. Миңа, җәмәгать, һәммәңез дә бер. Әхмәтҗан белән Мөхәммәтҗан арасында, Сибгатулла белән Төхфәтулла арасында аерма юк. Китап әйткән, «Мән калә ля иляһе илля Аллаһе фәһүә мөслимү»114, дигән. Кайсымызның Аллага якын икәнлегебез Аллаһе Тәгаләнең бер үзенә генә мәгълүм. Миңа урядник, аларга мәҗлескә барсаң, Коръән укысаң, указыңны алырмын, ди. Мин ничек мөселман кешенең үтенечене кайтарыйм?
Гыймади. Рәхмәт, хәзрәт!
Мәхбүбә. Рәхмәт, хәзрәт, рәхмәт!
Гыймади (ыңгыраша. Юрганын өстеннән ташлап). Хәзрәтем! Бик зур йомышым бар!
Хәзрәт. Кулдан килгәнне, Алла теләсә, эшләрбез.
Гыймади. Хәзрәтем! Дөньяда бик күп гөнаһ эшләгәнмен. Аллаһе Тәгалә кичерсен! Актык бер теләгем бар, хәзрәтем! (Ыңгыраша. Теле тотлыга башлый.) Менә, хәзрәтем! (Җылый. Балалар җылый. Ирләр дә кайсылары күзләрен сөртә.) Өемнән җеназамны алып чыгып, мәсҗед капкасы төбендә җеназамны укып, мөселман каберенә күмсәнә!
Мәхбүбә (тезләнеп, җылаган тавыш белә). Хәзрәткәем!
Балалар да кычкырып җылый.
Хәзрәт (аптырап калып). Ул бит, Гыймади агай, мөселман берлә кяферне Аллаһе Тәгалә үзе аера. Кяфер каберенә мөселман күмелсә, фәрештәләр мөселман каберенә күчерә, дигән.
Гыймади (җылап). Алланың рәхмәте киң, хәзрәтем! Әле, хәзрәтем, бу поп урыс авылына иттереп күмдерә икән, диләр. Ай хәзрәтем! Күңел бик рәнҗи шул. (Зөләйха кычкырып җылый.)
Мостафа. Гыймади дәдә! Хәзрәткә дә авыр шул. Ул да бит ил кешесе.
Гыймади. Юк, хәзрәтем! Сиңа авырлык булуны теләмим. Ләкин, хәзрәт, күңел шул баш кичләрдә, атнакичләрдә минем дә җаным шунда булсын иде, минем дә җаным шундагы бала-чаганың Коръәнен тыңлап шатлансын иде, дим… Ай хәзрәтем!
Мәхбүбә. Ай хәзрәтем!
Хәзрәт күңеленнән әллә ни уйлаган кебек тора.
Сибгатулла. Хәзрәтнең дә дусттан дошманы күп, указын алдырырлар.
Хәзрәт. Бик күп мәшәкать чиктең. Мәсҗед карты булып гомер үткәрдең, Гыймади ага, ярый, синең җеназаңны васыятеңчә кылып, мөселман каберенә күмдерермен.
Гыймади. Рәхмәт, хәзрәтем! Рәхмәт, хәзрәтем! Аллаһе Тәгалә сигез оҗмахның ишекләрен ачык кылсын!
Мәхбүбә. Рәхмәт, хәзрәт, рәхмәт, рәхмәт! Без моңлыларны сөендергән өчен Аллаһе Тәгалә сиңа ахирәт шатлыкларын бирсен! (Хәзрәтнең кулын алып үпмәкче була. Хәзрәт бирми.)
Һәммәсе (аякка торып, кул баглап). Рәхмәт, хәзрәт!
Гыймади. Бу шатлыкны күрермен диеп уйламаган идем. Мин хәзер, угланнар, атасының куенында йоклый торган бала кебек, көлә-көлә үләм. Мин хәзер, угланнар, барыңызны да хәзрәткә тапшырып, сезнең өчен дә тынычлап җан бирәм. Хәзрәтем! Боларның аталары бул, дәдәләре бул! Боларга тугры юлны күрсәт! Әүвәл Алла, аннан соң син, хәзрәт!
Хәзрәт. Дин юлыны күрсәтү безнең вазыйфабыз, Гыймаддин ага. Әлхәмдүлиллаһ, Аллаһе Тәгалә безгә шундый зур бер вазыйфа муеныбызга салды. Кимчелекләребезне үзе кичерсен!
Карт тагы тына. Кешеләр тик торалар.
Хәзрәт (Сәлимҗанга). Андый-мондый эш булып китсә, бер кешедән дә сорамыйча барыңыз да кабер казыңыз! Башкасы – минем эшем.
Кешеләр. Рәхмәт, хәзрәт, рәхмәт!
Мәхбүбә. Хәзрәтем! Угылым Әхмәт бик авырып тора ласак. Әле әнисе, бик җөдәткәч, бишеккә салды. Берәр генә төкереп йибәрмәссеңме икән? Зөләйха, ал әле!
Хәзрәт. Юк, Мәхбүбә абыстай, йокысыннан уятмаңыз! Өстенә генә төкерим! Бу соң әле минем Галинең яшьтәшеме?
Мәхбүбә. Белмим, хәзрәт! Казлар суйганда дүрт яшь тула.
Сәлимҗан бишекне хәзрәткә китерә.
Хәзрәт. Шул-шул! (Бишеккә карап.) Сиңа шәкерт булырга вакыт җиткән, син авырып ятасың.
Өшкерә. Халык тик тора. Өшкереп бетергәч, дога кыла да Зөләйха, сандыкны ачып, Мәхбүбә әбигә сөлге бирә. Мәхбүбә әби хәзрәткә бирә.
Рәхмәт, Мәхбүбә абыстай, рәхмәт!
Гыймади агай карап тора. Ыңгыраша.
Гыймади (хәзрәт өшкереп бетергәч). Хәзрәт, мине дә өшкерсәң!
Хәзрәт. Ярый, Гыймади ага, ярый. (Хәзрәт өшкерергә тотына.)
Менә шул арада бер җегет килеп кереп: «Поп килә, поп килә!» – диеп кычкыра. Балалар еглашырга тотыналар. Кешеләр куркып китәләр. Зөләйха, су өстенә каплаган тәре тактасын алып, почмакка куя, ирләрнең Сәлимҗаннан башкасы кәләпүшләрен мич башына ыргытып, яланбаш калалар. Мостафа ыштан кесәсеннән крестен ала. Хәзрәт һаман укуында дәвам итә. Поп, алды-артлы өч казак килеп керәләр. Алар артыннан берничә татар киемендә яланбаш кешеләр килеп керәләр.
Поп (ул исе китеп, аннары ачуланган тавыш белә.) Бу ни бу? (Ул кызу-кызу Гыймади дәдәнең янына килеп, аны чукындырмакчы була.)
Ике кулыны җәеп, Мәхбүбә әби, аның янында Зөләйха попның юлын кисәләр. Кызлар акырырга тотына. Шул арада, хәзрәт өшкереп бетереп, догага кулын күтәрә.
114
Мән калә ля иляһе илля Аллаһе фәһүә мөслимү – «Алладан башка илаһи юк» дигән кеше мөселман була.