Бер егет. Шулай! Шулай! Рәхмәт, туган!
Балчы. Яле, эчеп йибәреңез!
Бар да эчәләр.
Икенче егет. Әйдә, Габдери, уйна!
Габдери уйный.
Җырчы егет.
Кызлар арасында пыш-пыш кына сүзләр ишетелә.
Кызлар арасында зур хәрәкәт. Алар бер-берсенә карашалар. Егетләр арасында да хәрәкәт.
Беренче егет. Икенче көй, икенче көй! Туй, егетләр, бу – туй! Туй, туй!
Икенче егет. Туйда эчмәсәң, кайчан эчәрмез, сал, егет! (Эчәләр.)
Габдери озын бер көй уйный. Тагы теге егет йырлый:
Мәдрәсәдә мин булдым – китап Коръән мин күрдем.
Кайный түгел, яна йөрәк (кызларга карап) – синең өчен хур булдым.
Беренче егет. Бию көе, бию көе, егетләр, бию көе!
Бер егет чыгып, кесәдән яулыгын чыгарып, биергә хәзерләнә. Скрипкә бию көенә көйләнә; икенче егеткә:
Бу кем?
Икенче егет. Шакирҗан. Ул, малай, саташырга йиткән, ике ел инде Закир кызыннан өметен өзә алмый.
Биюче егет. Алар безнең халыктан түгелмени?
Егет. Түгел шул. Кыз да бик борынын күтәргән. (Скрипкә уйный башлый. Егет бии. Кызларның янына килеп төрле миналар115 ясый; бераздан соң ул бер кызның янына барып.) Әйдә, кодача!
Кыз тартына.
Егетләр. Йә Мәрфуга, йә Мәрфуга!
Мәрфуга. Юк, мин бии белмим.
Егетләр. Йә Мәрфуга, бие!
Берсе, торып, Мәрфуганың кулыннан тартып чыгара. Ул чыкмаска тели. Кызлар төртәләр: «Чык, чык!» – дип әйтәләр; егет берлә кара-каршы биергә тотына.
Беренче егет. Уздыра Мәрфуга! Кызы да бит! Бер кашык суда йотарсың!
Биеп туктыйлар. Мәрфуга, битләрен сөртеп, кызлар янына барып баса.
Беренче егет (торып, бер савыт бал алып, Мәрфугага әйтеп бирмәкче була. Мәрфуга алмый). Эч, эч!
Кызлар да. Эч!
Мәрфуга аз гына эчә.
Беренче егет. Уздырды түбән очлардан, шулай, Мәрфуга!
Икенче биюче. Мин кодача берлә биим, яле, кодача! Әйдә инде, кодача!
Кодача. Мин белмим, мин белмим.
Егет. Йә инде, Мәсрүрә, безнең Куян авылын оятка калдырма!
Кодача. Белмим, белмим.
Балалар да сикереп биергә хәзер торалар. Тагы бии башлыйлар. Шул арада Сәлимҗан вә башка – беренче пәрдәдәге кешеләр килеп керәләр.
Биючеләр бии. Яңа килгәннәргә бал бирәләр.
Икенче биюче (кодачаны кулыннан тотып чыгара). Белгән кадәре йитәр. (Бии башлыйлар.)
Икенче егет. Шулай, шулай, ай кодача, әллә икенчегә алыйммы үзеңне, карасана буйларына!
Кызлар көләләр. Бию бетә. Алар туктагач та, балалар һаман биеп маташа.
Беренче егет (чыгып). Йә Сәлимҗан абзый, берне әйттереп җибәр әле. Баядан бирле сине көтәмез.
Сәлимҗан. Минем бит, егетләр, вакыт үткән. Аннан, беләмсез, безнең кайгылы көннәр…
Беренче егет. Юк, юк, Сәлимҗан абзый, бу туй бит, бу – туй! Гыймади бабай яхшы кеше иде, Алла үлгәч тә урынын җәннәттә кылсын! Туйны онытырга ярамый; йә Сәлимҗан абзый, йә!..
Өй хуҗасы. Сәлимҗан, Сәлимҗан, дисез. Тамакны азрак майлаңыз әле, майсыз кашык авызны ерта, диләр. (Бал бирә.)
Сәлимҗан (эчеп). Мин бит, егетләр, картайган инде, башта да ул түгел.
Икенче егет. Минем башта да… Сәлимҗан абзый… Инде туй бу! (Бераз исергән.) Янган йөрәкне салкын бал берлә сүндерәбез монда… Йә Сәлимҗан абзый, йә…
Сәлимҗан. Алай булса, «Тәфкилеф»не уйна әле. Акрын гына уйна.
Габдери уйный башлый. Сәлимҗан җырлый.
Беренче егет. Ай абзыкаем, өзде үзәгемне! Габдери! Бию көе! Бию көе!
Габдери бию көенә күчә.
Бер егет (чыгып, кызлар янына барып, бер кызның кулыннан тотып). Әйдә, Зәйнәп, әйдә…
Зәйнәп. Юк, юк, мин бии белмим.
Кызлар. Бар, бар!
Егетләр. Әйдә, Зәйнәп, әйдә. Йә Зәйнәп, безне ары яклар алдында кимсетмә, әйдә! Йә Зәйнәп!
Зәйнәп. Юк, юк, мин белмим. (Чыкмый.)
Габдери (бию көе уйнаган көенчә). Белмисеңмени?
Зәйнәп. Юк! (Егет башын иеп утыра башлый.)
Башка егетләр. Бии, бии!
Егетне төртеп чыгаралар. Кызлар арасыннан бер кыз үзе килеп чыга. Икәү биергә тотыналар. Бик кызу биеп торганда азан әйтә, музыка да, биючеләр дә туктый. Биюче балалар гына әйләнеп маташалар.
Азан тавышы ишетелә. Дога кылалар да, тагы бию башлана…