Выбрать главу

Василий авырганда, батюшканы благославить итүдән син тыйдыңмы?!

Сәлимҗан. Мин түгел, үзе тыйды. Мин, диде, мөселман, мөселман булып үләм, диде.

Поп. Әһә! Ул крестить ителгәнме? Син ителгәнме?

Сәлимҗан. Юк! Ул да, мин дә мөселман!

Становой (попка карап). Моның белән сөйләп торырга да тиеш түгел, анда полициядә сорарлар! (Стражникларга.) Ал шуны!

Ике стражник Сәлимҗанны тотып алалар.

Сәлимҗан. Мине ни дип тотасыз? Мин закунга каршы килгәнмени?

Становой. Менә күрсәтермен мин сиңа закунны!

Урядниклар. Тик тор! (Камчылары белә бутыйлар.)

Әллә никадәр кеше килеп керә.

Староста. Менә килделәр.

Становой. Марфа кайда?

Староста. Зөләйха, Зөләйха!

Зөләйха (кереп). Ни бар?

Становой. Син кем?

Зөләйха. Минме? Минем сиңа бик кирәгем бармыни?

Становой. Сораганга җавап бир!

Зөләйха. Зөләйха.

Становой. Зөләйха, син татармы?

Зөләйха. Әлхәмдүлиллаһ, дин исламда!

Поп. Моны монастырьга җибәрергә кирәк, мин архирей белән сөйләштем. Алыңыз.

Зөләйханы тотып алмакчы булалар. Зөләйха кача башлый. Стражниклар тотып китерәләр.

Становой. Максим, Фёдор, Захар – бары да мондамы?

Берничә кеше (башларын салып). Бары да монда.

Становой. Менә сезне барыңызны да исправник чакырган, сөйләшәсе бар, ди. Аңладыңызмы?!

Сибгатулла. Ни өчен соң, господин пристав? Без, Аллага шөкер, налогын түлибез, ил хезмәтен итәбез, күрше-күләнгә зарар китермибез, менә старостадан сораңыз.

Становой. Анда баргач белерсез. (Стражникларга.) Алыңыз!

Тегеләр тота башлыйлар.

Бер кеше (чыгып). Господин пристав! Бу бит закунсыз җир түгел. Син боларны ник аласың? Алуыңнан купия бир.

Становой. Тик тор, синең эшең юк!

Теге кеше. Юк! Минем эшем! (Кесәсеннән бер медаль чыгарып кия.) Мин падишаһка тугрылык белән егерме биш ел хезмәт иттем! (Аяк тибеп кычкыра.) Син не смей мине мыскыл итәргә! (Өстенә килә.)

Становой. Кит моннан! (Стражникларга.) Алыңыз шуны!

Аның артыннан тагы берничә кеше керә.

Берничә татар (килеп). Тукта, сабыр ит!

Теге кеше. Сабыр ит – бу закунсыз йирмени?

Моны үз кешеләре алып чыгып китәләр. Поп бер кәгазь чыгарып становойга бирә.

Становой (старостага). Мулла кая?

Староста. Мулла намазда. Минем хәзер падишаһка дога кыла торган вакытым, башка вакытта килермен, дигән.

Становой. Хәзер алып кил! Бер минут тотма. Максим, бар староста белән мулланы алырга!

Китәләр.

(Кәгазьгә карап.) Захар!

Бер мөселманча киенгән кеше. Мин.

Становой. Синең ике угылың бар икән, берсе – Пётр, берсе – Фёдор. Шуларны быел батюшкага укырга итәргә хәзерлә.

Теге кеше. Минем байлыгым юк, йорт-йир карарга кирәк.

Поп. Муллага укытырга бар.

Халык тавышларга тотына.

(Бер кешегә.) Пётр, синең Мария исемле бер кызың илә Василий исемле бер угылың бар икән. Шуларны батюшкага укытырга китер.

Теге кеше. Минем андый укырга барырга балаларым юк. Алар үзем күк мужик булырлар, аларга уку кирәкми.

Становой. Күп сөйләмә, хәзер китер!

Балалар арасында тавыш чыга. Капкадан әллә ничә кеше килеп керә. Шулар арасында табагачка таянган Мәхбүбә әби дә бар.

Максимов!

Бер кеше дә дәшми.

Максимов!

Читтәге кешеләр әллә нәрсә сөйлиләр.

Әхмәтҗан (становой алдына басып). Господин пристав, господин пристав!

Становой. Ни бар?

Әхмәтҗан. Болар барысы да батюшканың кляузы116 гына, аның сүзенә ышанып йөрмәңез. Безнең падишаһка биргән прашениямез бар.

Становой. Мин аны белмим. Мин ни кушсалар, шуны эшлим. Менә монда унсигез бала бар икән, аннары ике җиткән кыз – ул балаларны школага озатыңыз. Озатмасаңыз, мин барыңызны да арестовать итәм. Ике кызны монастырьга җибәреңез. Берсе – Марфа, берсе – Федосья.

Әхмәтҗан. Мәйлең, без аны эшли алмыймыз!

Сәлимҗан (стражниклар кулыннан котылып). Ул кыз түгел, хатын! Минем хатыным!

Зөләйха. Мин кыз түгел, хатын, минем балаларым да бар.

Становойның янына килеп басалар.

Поп. Кыз, кыз! Минем метрикада никяхы язылмаган.

Сәлимҗан. Господин пристав, ул – минем хатын. Ун елдан бирле минем хатын.

Поп. Юк, юк! Ул – кыз, менә мин бик матур жених таптым. Элгәре монастырьда тәүбә кылсын, аннары кияүгә бирербез.

Сәлимҗан (Зөләйханы кулыннан тотып). Мин бирмим! Мин бирмим! Үтерәсең булса үтер. (Становойга.) Закуның булса үтер!

Капкадан яшь кенә кеше чабып килеп керә дә становойның алдына басып.

Кеше. Ни эшләгән Федосья?

Становой. Син кем?

Кеше. Мин – мөселман!

Становой. Синнән русча сорыйлар. Син кем? Ни кычкырасың? Әй стражник!

Стражниклар килеп тота башлыйлар.

Теге кеше (карышып). Мин – Федосьяның ире. Син минем хатынымны алмакчы буласың, хәләл хатынымны алмакчы буласың! (Стражникларның кулларыннан ычкынып, өстәлгә куллары берлә сугып.) Мин авызыңны җимереп бетерермен!

вернуться

116

Кляуза – әләк, яла.