Выбрать главу

Сәлимҗан нишләде?

Габдулла. Сәлимҗан казаматта! Син соң бер дә белмисеңмени?

Зөләйха. Кайдан белим соң, абзыкаем, алып киткәч тә, өч-дүрт көн бербуйдан аттан атка күчереп чаптылар. Чаптылар да монастырьга илтеп тыктылар. Анда тугыз ай тоттылар. Кылмаганнарын калдырмадылар. Ач та тоттылар, кыйнадылар да, үгетләделәр дә. Иртә чиркәү, кич чиркәү, әле дә ничек гакылдан язмадың, диең… Тел белмим, сөйли алмыйм, кая киттем, ни булдым. Берсен дә белмим. Шуннан соң менә шунарга бирделәр.

Габдулла башын селкеп тора.

Тора торган җирем кай җир, безнең авыл кай җакта – һичберсен белмим. Былтыр бер кырыктартмачы килгән иде. Шунда гына әнинең исәнлеген белдем. Аның белән сөйләтмәделәр. Кайдан белим? Зинһар, сөйлә, мин киткәч ни булды? (Самавырны хәзерләп.) Сөйлә!

Габдулла (Пётрга күрсәтеп). Мин монардан шикләнәм.

Зөләйха. Юк, юк, ул дүнгән. Сөйлә, зинһар, ни булды?

Габдулла. Теге сугыштан өченче көнендә үк кырык казак белән исправник килеп авылны басты.

Зөләйха. Аны беләм. Шул көнне бит мине ындырдан, салам астыннан табып алып озаттылар.

Габдулла. Менә шуннан сорау башланды. Өйгә алып керәләр дә өсте-башы тетелгәнчә камчы белән яралар. Иң әүвәл Гыймади дәдәне чакырдылар. Аннан Әхмәтҗанны. Мин [үз] күзем белән күрдем, чыгарып каравылга биргәндә, Әхмәтҗанның теле юк иде, диделәр. Казаматка озатканда юлда үлде. Мескен, Алланың рәхмәтендә булсын, бик күп зәхмәт чикте. Аннары әллә кайдан тотып, Фәхретдинне китерделәр. Аны камчы белән кыйный-кыйный битләре чиләнеп беткәч, – беләсең сезнең авылның Мифтах солдатны, – ярый, шул кереп исправникка бик каты бәйләнде: «Син монда кеше үтерергә килгәнмени? Падишаһның «Һәркем үз динендә торсын» дигән указы бар, мин санатка язам!» – дип, бик гайрәтләнде. Теле телгә йокмый. Теге дин дошманнарының күңелләренә Аллаһе Тәгалә курку салды. Шуннан соң берәм-берәм Сәлимҗанны, Мостафаны, Сибгатулланы чакырдылар. Аларны да кыйнадылар кыйнавын да, ул чикле түгел, ди. Менә һәммәсен каравылга биреп (Зөләйха җылый-җылый тыңлый.) бетергәч, исправник: «Мулланы китереңез! Мулланы!» – диде. Ул вакытта мин дә анда идем. Халык җыелып йитте. Шул арада хәзрәт өстеннән, шул ук авылның бер затсызы бар икән – исемен белмим, шул кереп, Гыймади агайны мөселман каберенә күмде, дип, исправникка сөйләгән икән. Халык шуның кирәген бирмәсенме! Урыслар һаман хәзрәтне чакыралар. Хәзрәт килми. Менә ил картлары китте. «Хәзрәт! Булмый инде, әйдә кил!» – диделәр. Хәзрәт килде. Мескен мәрхүмә абыстай да калмады.

Зөләйха. Абыстай үлдемени?

Габдулла. Үлде, кайгысыннан үлде. Менә хәзрәтне эчкә чакыралар, халык бирми: «Менә монда чык та соравыңны ал!» – диләр. Ахырда чыкты. Бер якта урыслар, бер якта халык. Хәзрәт әле дә күз алдымда басып тора, аппак чалмадан, чапаннан. Теге якта казаклар, казаклар… Исправник килеп чыкты: «Синме мулла? Ник халыкны котыртасың?» – ди. Хәзрәт каушамаенча: «Әлхәмдүлиллаһ, мин мулла, әлхәмдүлиллаһ, ислам дине өйрәтәм», – ди. Мифтах солдат тылмачлык итә. Түрә тагы: «Ник бунт чыгарасың, ник котыртасың?» – ди. Хәзрәт тагы: «Мин котыртмыйм, мин дин өйрәтәм, әмере мәгъруф117 һәрбер мөселманга фарыз», – ди. Түрә тагы: «Ник христиан Василийны өенә килеп котырттың, ник христиан өендә Коръән укыдың?» – ди. Хәзрәт тагы: «Мин Василийны белмим. Мин Гыймади агайга бардым, ул минем мәсҗед картым, ул мөселман, безнең шәригатьтә мөселман үлгәндә Коръән уку – сөннәт118, иман әлка кылу – фарыз»119, – ди. Түрә тагы: «Ник син христиан Захар, христиан Василий, христиан Пётр, христиан Дмитрийләрне котыртып ислам диненә керттең?» – ди. Хәзрәт: «Алар христиан түгел, мөселман. Шәригать әйтә: мән калә ля иляһе илля Аллаһе фәһүә мөслимү, ди. Аңладыңмы?» – диде. Түрә аптырап калды. Шуннан хәзрәтне каравылга бирергә теләде. Халык: «Бирмибез, ул ат урлаганмыни?» – диеп кычкыра башлады. Шуннан судебный үзенә барырга кушты. Хәзрәт: «Закун сезнеке, барырмын», – диде. Шуннан тегеләрне алып киттеләр. Иртәгесен хәзрәт китте. Ләкин керү белән хәзрәтне тотып япканнар. Кыйнау-кыйнамауларын белмим, ләкин өч айдан соң хәзрәт үлде. Сезнең бөтен халык сөйли, хәзрәтнең яткан зинданының өстендә нур балкып тора икән, ди.

Зөләйха. Мескен!

Габдулла. Кайгысыннан абызтай да үлде. Хәзер мәхдүмне мулла итәргә телиләр. Ләкин теге түрәләр атасына охшар диеп каршы киләләр, ди. Аннан берәмләп-берәмләп сезнең ишенең барсын да алып бетерделәр. Хатыннар качып бетте. Әхмәтҗанның бер кызын монастырьга җибәргәннәр, диләр. Сине алып киткәннең икенче көнне урысларны күреп, куркуыннан Сибгатулланың хатыны суга төшеп үлде. Судның әле һаман да очы чыкканы юк. Теге поп дүрт ай хастаханәдә яткан, диләр. Ул хәзер әллә кая күчеп киткән инде.

вернуться

117

Әмере мәгъруф – шәригать кушуы.

вернуться

119

Иман әлка кылу фарыз – иманны искә төшерү тиеш.